16+

БДИда 300 балл: могҗиза түгел, зур хезмәт

Татар кызы БДИда иң югары нәтиҗәләре белән сөендерде.

БДИда 300 балл: могҗиза түгел, зур хезмәт

Татар кызы БДИда иң югары нәтиҗәләре белән сөендерде.

Бердәм дәүләт имтиханнарында 300 балл җыю күпләр өчен ирешелмәслек максат булып тоела. Әмма КФУ IT-лицееның чыгарылыш сыйныф укучысы Ләйсән Шакирова моның мөмкин булуын үз үрнәгендә раслады. Ул рус теле, профиль математикасы һәм химиядән максималь – 100әр балл җыеп, республикадагы иң югары нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте.

Шулай да Ләйсән үзе бу уңышны могҗиза дип түгел, ә еллар буе башкарылган хезмәт нәтиҗәсе буларак бәяли.

– Бу нәтиҗә зур тырышлык һәм көч куеп яуланды. Мин һәрвакыт яхшы укырга тырыштым, материалны вакытында үзләштердем. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныфында бөтен программаны яңадан өйрәнергә түгел, ә аерым темаларны кабатларга һәм белемнәрдәге бушлыкларны тулыландырырга гына кирәк булды, – ди ул.

Ләйсәннең укуга омтылышы кечкенәдән үк сизелә. Беренче сыйныфтан ук гел “5ле”гә генә укыган кыз җиденче сыйныфтан IT-лицейда белем ала башлый. 9нчы сыйныфта, бер көтмәгәндә, ул химиягә гашыйк була. 

– Балачактан ук мин төрле тәҗрибәләр үткәрергә ярата идем: шампуньнар, слаймнар ясый, төрле матдәләрне кушып уйный идем. Әмма химия предметы керә башлагач, ул миңа артык кызыклы тоелмады. Беренче вакытта үзләштерелгән программа күңелсезрәк булгандыр, күрәсең.  Элементлар химиясен өйрәнә башлагач кына, бу предметның никадәр киң һәм үзенчәлекле икәнен аңладым. Ул үз эченә физиканы да, биологияне дә, геологияне дә ала. Бер үк вакытта ул фәнни дә, иҗади да. Шуңа күрә химия минем өчен иң яраткан фәнгә әйләнде, – ди Ләйсән.

БДИга әзерлекне исә ул унынчы сыйныфта башлый. Төп белемне лицейда ала, әмма соңгы елда өч предметтан өстәмә онлайн курслар да сатып алып, өстәмә шөгыльләнә. Шулай да кыз үз уңышында укытучыларының өлешен аеруча зур дип саный.

– Безнең лицейда уку өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: көчле укытучылар, интерактив җиһазлар, тирәнтен программа, үз-үзеңне камилләштерү юнәлешендә эшләргә этәрүче мохит. Бу бик зур ярдәм булды, – ди ул.

100 балл яулаган өч предмет арасыннан Ләйсән өчен иң катлаулысы математика була. Ел башында ул 100 балл турында хәтта хыялланмый да. 85тән югарырак нәтиҗәгә генә өмет итә. 

– Кайбер катлаулы бүлекләрне мин имтиханга берничә ай кала гына җитди өйрәнә башладым. Шуңа күрә нәтиҗәне күргәч, үзем дә шаккаттым, – дип елмая ул.

Әзерлек чорында арыганлык хисе дә булмый калмаган. Бигрәк тә кыш ахыры һәм яз башы эмоциональ яктан ялыктыргыч узган. Финиш сызыгына якынлашкан саен киеренкелек арта барган. Шул чакта ул әзерлек темпын бераз киметергә карар кыла, җиңелрәк биремнәрне үтәүгә күчә. Бу аңа имтихан алдыннан тынычланырга һәм көч җыярга мөмкинлек бирә. 

Стрессны җиңү өчен ул музыка тыңлый. Китап уку да мәшәкатьләрдән вакытлыча читләшергә мөмкинлек биргән. Тәүге имтиханны ул бик тә көтеп ала.

– Ике ел дәвамында бөтен сөйләшүләр БДИ тирәсендә әйләнгәч, беренче имтиханны тапшыру үзе үк зур җиңеллек бирде, – ди ул.
Химиядән нәтиҗәләр килгән төнне Ләйсән зур дулкынлану кичерүен әйтә. Төнге сәгать өчтә аны сыйныфташы уятып, балларның инде билгеле булуын хәбәр итә. Йокымсыраган халәттә булганга күрә ул нәтиҗәнең масштабын тулысынча аңлап та җиткерми.  Әмма бик тә шатлана. Шуннан соң тагын 100 балл һәм тагын берәү...

Барлык казанышларына карамастан, Ләйсән гадилеге белән аерылып тора. Ул туганнары һәм дуслары белән вакыт үткәрергә, сәяхәт итәргә, сериаллар карарга, артистлар һәм җырчылар тормышын күзәтергә ярата. Ә иң зур терәге дип якыннарын һәм лицей коллективын саный. Алар аны  яхшырак нәтиҗәләргә ирешүгә, зуррак үрләр яулауга хуплап тора, кыен чакта үз-үзен кулга алырга ярдәм итә.  

Үзенең киләчәген Ләйсән химия юнәлеше белән бәйләргә тели. Үзе өчен ул өч вузны сайлап куйган. Әмма иң өстенлеклесе – Казан федераль университетының Химия институты, ди ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading