Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакыты якынлаша барган саен чыгарылыш сыйныф укучылары да, аларның ата-аналары да дулкынлану хисенә ныграк бирешә.
Хафаланырга сәбәп юк, дип тынычландыра Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Бу – тормышта иң зур сынау түгел, имтихан бирәсе дип, тормыш ямен югалтырга ярамый.
Инде 23 майдан унберенчеләр өчен имтиханнарның төп дулкыны башлана. Быелгы БДИ узган елгысыннан әллә ни аерылмый. Кискен үзгәрешләр дә, яңалыклар да юк диярлек. Элеккечә үк имтиханга кертелү өчен унберенче сыйныф укучылары йомгаклау сочинениесеннән зачет алырга һәм барлык предметлардан еллык билге уңай булырга тиеш. 1 февральгә кадәр укучылар, тапшырасы сынауларын тәгаенләп, гариза бирүе дә төп таләпләрнең берсе иде.
Мәгълүм булганча, чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлы булу өчен математика һәм рус теленнән имтихан тоту җитә. Ә менә югары уку йортына кергәндә, кимендә, өч имтихан бирү сорала. Шул ук вакытта Илсур Һадиуллин ассызыклап киткәнчә, база дәрәҗәсендәге математика укырга керү сынаулары рәтенә керми.
Аттестатлы булу һәм вузга керү өчен кирәкле баллар да берникадәр аерыла – рус теленнән БДИда 24 балл һәм профиль дәрәҗәсендәге математикадан 27 балл алу аттестат алып чыгу өчен җитәрлек, әмма дәүләт вузына документлар тапшыру өчен рус теленнән дә, профильле математикадан да кимендә 40 балл булырга тиеш.
Узган елда кертелгән яңалык – имтиханнарның берсен яңадан тапшыру мөмкинлеге быел да гамәлдә. Билгесеннән канәгать булмаганнар үз нәтиҗәләрен 3 һәм 4 июль көнне яхшыртып карый ала. Әмма шуны истә тотарга кирәк: кимрәк балл алган очракта, кирегә кайту юк – нәтиҗәнең соңгысы исәпкә алыначак.
Быел БДИ тапшыруга 16 533 кеше теркәлгән, шуларның 15 373е – агымдагы уку елында мәктәпне тәмамлаучылар. Сайланган имтиханнардан күренгәнчә, укучылар арасында төгәл һәм табигый фәннәргә өстенлек бирүчеләр арткан. Профильле математика, химия, физика, биологияне тапшыручыларның күбәюен яшь буынның, ниһаять, ихтыяҗлы техник белгечлекләргә йөз белән борылуы буларак кабул итәргә кирәктер.
Татарстан мәгариф һәм фән министры билгеләп узганча, быел рус теленнән БДИны 15,1 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Профильле математикага 8,6 меңнән артык (гомуми күләмнең 57 проценты), база дәрәҗәсендәге математикага 6,5 меңнән артык (43 процент) укучы теркәлгән. Физика буенча БДИны 2,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган, бу 491 кешегә күбрәк. Биология буенча 2,7 меңнән артык укучы имтихан тотачак – сыналучылар саны 219 кешегә арткан. Химияне – 2,2 мең (274кә күбрәк), информатика буенча – 3,5 мең (418гә күбрәк), инглиз теленнән 2 мең (114 кә күбрәк) укучы бирергә исәп тота. Тарих буенча БДИны якынча 1,5 мең, рус әдәбияты буенча – 704, география буенча – 251 унберенче сыйныф укучысы тапшырачак. Татар теленнән бердәм республика имтиханын сайлаучылар да шактыйга артуы сөендерә. Былтыр алар нибары 8 кеше булса, быел – 34. Татар әдәбиятын 1 укучы тапшырырга исәп тота.
Укучыларның төгәл һәм табигый фәннәрне күбрәк сайлавы вузга кабул ителү кагыйдәләрендә үзгәрешләр булу белән дә бәйле, дип ассызыклады министр. Элек инженерлык белгечлекләренә укырга кергәндә кайчак җәмгыять белеме имтиханы нәтиҗәләре дә ярап торса, хәзер мәҗбүри рәвештә профильле предмет балларына карап кына кабул итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар