16+

Чыгарылыш кичәләре: әти-әниләр елый – күңеле тулып һәм акчаларын кызганып....

22 мая 2025, 11:02
1043
0
0
Уку өчен 8 минут

Улым Гадел быел мәктәпне тәмамлый. «Соңгы кыңгырау», чыгарылыш кичәсе якынлаша барган саен сыйныф төркемендәге фикерләшүләр дә куера. Көнозынга күчте болар берзаман.

Чыгарылыш кичәләре: әти-әниләр елый – күңеле тулып һәм акчаларын кызганып....

Улым Гадел быел мәктәпне тәмамлый. «Соңгы кыңгырау», чыгарылыш кичәсе якынлаша барган саен сыйныф төркемендәге фикерләшүләр дә куера. Көнозынга күчте болар берзаман.

Бала белән бергә мәшәкате дә  үсә

Ул «саубуллашу»ларның инде күпмесен күргән: башта бакчадан чыгарылалар, аннары башлангычтан, аннары тугызны тәмамлагач... Хәзер инде менә унберенче сыйныфка нокта куярга вакыт җитте. Чыдасын гына әти-әни кесәсе.

Кечерәк вакыттагы «чыгарылыш»ларда әле ярый – акчаңны бирәсең дә, шуның белән котыласың. Күп нәрсәне ата-аналар комитеты кайгырта. Анда ул кадәр зурдан кубып эш тә итмиләр инде. Җыр-биюләрен тәрбиячеләр, укытучылар кайгырта, балаларны үзләре әзерли. Ата-аналар ягыннан    җитәкчеләргә, тәрбияче-укытучыларга чәчәк-бүләге һәм балалар өчен берәр уен, квест-мазары.

Балаларың тугыз-унберенче сыйныфны тәмамлаганда менә башлана мәхшәр. Кайбер әти-әниләр сүзләренчә, «балаларыбызның гомергә истә кала торган мизгеле» бит. Бу кешеләр өчен мәктәп альбомы да «балалары хисләргә бирелеп, озаклап карап утыра торган истәлек». Минем өчен исә бу бераз сәер тоела. Әллә мин андый хыялый түгелме шунда...

Гомерлек истәлек(ме?)

Үземнең чыгарылыш кичәмне искә төшерергә тырышам. «Соңгы кыңгырау»га сәхнәдә куелган концерты бөтенләй дә хәтердән юылган. Ә аттестат алгач, укытучылар белән теплоходта йөрергә бардык шикелле. Шунда дискәтүк оештырылды, аннары яр буенда пикникка туктадык кебек. Әллә ни хисләнеп, бер искә алганым юк шуларны. Мәктәп альбомын да дистә елга бер кулга эләккәндә генә актарып алам һәм яңадан ерак киштәгә урнаштырам. Шуңа, күрәсең, кайбер әниләрнең «гомерлек истәлек» дигәннәре минем өчен бер якын түгел.  

Улым да үземә охшаган, күрәсең. «Соңгы кыңгырау» кичәсенә дә илһамланып әзерләнгәнен күрмим. Кулга аттестат алгач, ата-аналар белән ресторанда бәйрәм итүгә дә әллә ни исе китми аның. Булса – була, булмаса – юк, дигән кебек. Күпчелек сыйныфташлары да шундый ук фикердә кебек – сыйныф җитәкчесе соңгы кыңгырау репетицияләренә балаларны һич кенә дә җыя алмый. Бу бер яктан аңлашыла да, күпләренең уенда хәзер концерт түгел, ә имтиханнарны уңышлы бирү. Инде 23 майда бер төркеме тәүге сынауларын узачак. Ә «Соңгы кыңгырау» 24енә билгеләнгән.

Әлбәттә, улымның сыйныфташлары арасында да «Соңгы кыңгырау», чыгарылыш кичәсе дип илһамланып, зурдан кубып әзерләнүчеләр бар. Кызлар кайнаша инде шулай күбрәк. Вальс репетицияләрен әллә ел башыннан башладылар шунда. Барысы бер төсле иске форма, ак алъяпкычлар сатып алырга килешкән. Асфальтка рәсемнәр ясарга, залны үзләре бизәргә җыеналар. Хәтта кайберәүләр ата-аналар заказ биргән «Выпускник» дигән ленталарның төсен ошатмыйча, аларны яңадан да заказ биргәннәр. Ярый әле быел мәктәптән малай чыгарыла дип сөенеп куйдым. Кызларга чыгымнар да бермә-бер күбрәк бит.

Лимузиннары булсын үзләренә

Әйткәнемчә, ата-аналар арасында да артык кайнашучылар юк түгел. Мәктәп чатында күбрәк шул өч-дүрт кеше сүз куерта инде. Көнозын нәрсәдер язышып утырырга ничек вакытлары бар диген?! Төшке аш вакытында төркемне бер ачып карыйм – 30-40 хәбәр, кичен ачсаң, тагын укып бетерерлек түгел.

 «Чыгарылыш кичәсендә салют очырабызмы?», «Лимузин арендалауны белештем мин, фәлән кадәр тора» ише хәбәрләрне укыганнан соң тәмам ачулар кабара. Дүрт дистәмне тутырам дигәндә дә, лимузинга утырып караганым юк әле, дип аты-юлы белән язып җибәрәсе килә. Тыелам. Шөкер, хуплаучылар юк. Минем кебек бер сүз дәшмәүне хәерлерәк саныйлар, күрәсең. Ризалашучылар булмагач, башка бу хакта сүз күтәрелмәде. Видеооператор яллап клип төшерү, махсус студиядә җыр яздыру кебек тәкъдимнәргә карата фикерләр икегә бүленде. Болай да су кебек аккан акчага бу чыгымнар да өстәлсә, бетте баш. Бердәм фикергә килә алмагач, бу сөйләшү дә бик тиз тынды.  

Ә бит кәттәрәк мәктәпләрдә, чыннан да, ничек кенә кыланмыйлар. Голливудлардагы кебек «Кызыл келәм»нәр дә, ретро-автомобиль, лимузиннар да эшкә җигелә. Андагы әти-әниләр кесәләре өчен клип төшерү дә, җыр яздыру да чүп кенә.

Быел «Соңгы кыңгырау» бәйрәме – 24 майда, чыгарылыш кичәләре 28июньдә үтәчәк. Россия Мәгърифәт министрлыгы тәкъдиме шундый. Төбәкләр исә, гадәттә, шушы сүздән чыкмый.

Исәпләп чыгарылганча, бәйрәмгә әзерлек әти-әни кесәсе өчен «түгәрәк кенә» суммага төшә. Өс-баш кием, кызларга прическа, макияж, тырнак ясату, зал бизәү, бүләкләр, фото-видеооператор, банкет, алып баручы... Чыгымнар исемлеген дәвам итәргә дә дәвам итәргә була.

Белгечләр мәктәп белән саубуллашу мәҗлесләренең күпмегә төшәчәген санаганнар. Мәскәүдә бу бәя уртача — 58-80мең сум, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбургта — 40-60 мең, төбәкләрдә исә 25-45 мең сумны тәшкил итә.

Акча су кебек ага

«Соңгы кыңгырау», чыгарылыш кичәсенең шактый чыгымлы буласын алдан белә торып, акча җыюларга әкренләп уку елы башыннан ук керештек. Иң башта фотоальбомга җыештык – 16 битлесен сайлаганнар – 3,5 мең, 20 битлесенә өстенлек биргәннәр 3,8 мең сум җыелышты. Шуңа өстәп, портретлар төшерү өчен студия арендасы бәясе. Аннары чыгарылыш мәҗлесен кайда-ничек уздырырга дип килештерү башланды. Балалар үзләре йорт арендалыйк дигәннәр иде, әмма бу варианттан шунда ук баш тарттык. Мәшәкате күп – арендадан тыш, ризыгын заказ бирәсе, өстәл җәясе, аннары үз артыңнан җыеп калдырасы бар. Әти-әниләр һәм балалар бергәләп, сыйныф җитәкчесен дә чакырып, ресторанда гына утырып алуга тукталдык, нәтиҗәдә. Көзен үк якын-тирәдәге рестораннарны белештек, инде кышын беренче кертемне түләп куйдык. Казанда шулай итмәсәң булмый – рестораннарның «кызу» вакыты. Туйлар, юбилейлар, чыгарылыш кичәләре сезоны. Ярты ел алдан арендаламасаң, банкет залы ай-һай табарсыңмы икән? Анысына исәпләп чыгарылганча, бер кешегә 4-5 мең чыгымланасы булачак. Икәү барган кеше – 8-10 мең, өчәү барганы 15 мең тирәсе түли булып чыга.

Фото-видеооператорны «Соңгы кыңгырау»га гына яллап,  банкетка чакырмаска булдык. Хәер, хәзер һәрберебезнең кулында яхшы камералы телефон, һәркем үзенә кирәген төшерер дип хәл иттек. Ә менә алып баручы һәм ди-джейсыз булмый. Бәяләрен белешә башлаган идек, бер кич өчен 50-70 мең сорыйлар. Шул чакта сыйныф җитәкчесе «Соңгы кыңгырау»га сценарийны махсус яздыртырга киңәш итте. Танышы да бар икән.  Сораган акчасы – 15 мең. Ризалаштык. Сценарий язучыбыз бәйрәмнәр дә алып бара булып чыкты. Бәяләре дә кулай – 30 мең диде. Сөенә-сөенә шуны килештердек.

Мәктәп җитәкчелегенә, укытучыларга бүләкләр – исемлекнең тагын бер чыгымлы өлеше. Монысына һәр бала башыннан 5әр мең сум җыештык. Мәктәп шактый зур булгач, аның идарә корпусы да күләмле бит – директордан тыш, 6 урынбасары бар икәне ачыкланды. Һәркайсына – чәчәк һәм бүләк, сыйныф җитәкчесенә – иң зуры. Белем биргән укытучыларны да буш кул белән калдырып булмый. Әмма һәркайсына чәчәк бәйләме ала башласаң, кесәбезне нык бушатырга туры килер дип, аларга кәнфит һәм бүләк алырбыз, дип сөйләштек.

Шуңа өстәп вак-төякләре күпме бит әле аның. Зал бизәү, фотозона ясау, асфальтка рәсем төшерү өчен буяу-пумаласы, концерт өчен атрибутлары – баш әйләнмәле. Әле, әйткәнемчә, балаңның һәм үзеңнең өс-башыңны кайгыртасы. Белгечләр исәпләп чыгарган 40 меңгә тулыр, мөгаен. Узып китә генә күрсен, җиңел сулар идек...

Юлия Заһидуллина, Казан, кызы Камила быел 11нче сыйныфны тәмамлый:

Чыгарылыш кичәсе турында сентябрьдән бик актив фикер алыша башладылар, бу эштә барлык ата-аналар да катнашты. Башта чыгарылыш форматын сайладык. Питерга чыгарылыш балына бару турындагы глобаль планнарга кадәр булды. Әмма ахыр чиктә классик вариантка – ресторанда бәйрәм итүгә тукталдык. Банкет залын октябрьдә бронь ясадык һәм ел дәвамында акча җыя бардык. Төп чыгымнарыбыз:

Бер куш биттән торган фотоальбом – 1,4 мең сум

Банкет залы арендасы өчен – 1 мең сум 

Бүләкләр, зал бизәү, тасмалар һ.б. – 15 мең сум

Һәр ата-анадан ресторандагы менюга – 5,5 мең сум.

Балалар актив рәвештә «Соңгы кыңгырау»га әзерләнделәр, дәрестән соң еш кына репетицияләргә калдылар. Хәтеремдә,  9нчы сыйныфта әзерлек Яңа елдан соң гына башланган иде, балалар аңа алай ук җитди карамады. Кием-салым, прическа сорамадылар. Ә хәзер барысы да үзләренә матур күлмәк һәм туфлиләр сатып алганнар, чыгарылыш көнен көтәләр.

Дилә Ибәтуллина, Арча районы, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы:

Быел 9нчы сыйныфны 8 укучы тәмамлый, мәктәптән иң зур сыйныф чыгып китә. 10нчыга 1-2 бала гына кала, башкалар көллият, техникумнарга керергә җыеналар. Кайсыбыз кая таралышканга, «Соңгы кыңгырау» тантанасына бик зур җаваплык белән карыйбыз. Аңа берничә ай элек әзерләнә башладык. Сыйныф җитәкчебез белән сценарий төзедек, җырлар сайладык, хәзер көн саен дәресләрдән соң репетицияләр үткәрәбез. Һәр ел чыгарылыш укучылары кечкенә чактагы фотоларын ябыштырып, плакат ясый. Без дә искәрмә түгел. Бәйрәм алдыннан актлар залын да, мәктәпнең каршын да шарлар, плакатлар белән бизәячәкбез.

«Соңгы кыңгырау» көнне без мәктәп каршында чыгыш ясыйбыз, бер-беребезгә матур теләкләр телибез, укытучыларга соңгы мәртәбә рәхмәт сүзләре җиткерәбез һәм, ямансу булса да, мәктәп белән саубуллашабыз. Әлбәттә, истәлеккә фотога төшәбез, чәчәкләр тапшырабыз. Сыйныф җитәкчебез тәкъдиме белән Соңгы кыңгырау чыңлагач, без күгәрчен рәвешендәге шарларны күккә очыртып җибәрәбез. Бу безнең төрле якларга таралышуыбызны, олы тормышка атлавыбызны күрсәтә. Ә инде тамаша тәмамлангач, без укытучылар һәм әти-әниләр өчен бәйрәмчә өстәл әзерләячәкбез.  

Кулга аттестатлар алгач исә, барлык укытучыларга һәм мәктәпнең үзенә бүләкләр бирәчәкбез. Әле нәрсә аласын сөйләшеп бетермәдек. Чыгарылышны Кыснага барып билгеләп үтәргә хәл иттек, андагы йортны бер көнгә арендаладык. Өстәл әзерләп, күңел ачып, бергә таңны каршыларга исәбебез.

Акча ягыннан күпмерәк чыкканын әле санамадык, чөнки чыгарылышка әле җитәрлек вакытыбыз бар. Әмма кыйммәт чыгарга тиеш түгел.

Евгений Максимов, Казан, алып баручы:

Мин 2011 елда Казан сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамладым, һөнәрем буенча мин һәвәскәр театрлар режиссеры. Студент чакта алып баручы буларак үземне сыный башлаган идем, менә хәзер бу эшчәнлегемә инде 15 елдан артты инде. Туйлар, юбилейлар, шул исәптән чыгарылыш кичәләре дә алып барам. Быел, әйтик, чыгарылыш кичәләрен Казан тирәләрендә һәм Базарлы Матакта үткәрәчәкмен. Әти-әниләр хезмәтләрем белән Яңа елдан соң ук кызыксына башлады. Ел да шул вакытта активлашалар. Мәҗлес алып бару өчен бәяләр, һәр нәрсәнеке кебек үк, елдан-ел арта бара. Быел менә 30 меңнән башлана.

Балаларны «Соңгы кыңгырау»ларга әзерләүче, чыгарылыш кичәләре алып баручы буларак, шуңа игътибар иттем: хәзерге балалар алар бик сәләтле. Кайда гына катнашмыйлар – спортта да, сәнгатьтә дә осталар. Әмма тәҗрибәмнән күренгәнчә, бүгенге үсмерләргә оешып бетүе кыен, аларга җаваплылык җитеп бетми. Кулларында әзер сценарий бар, әмма барысына да җыелып, аны репетицияләрдә шомарту авырлык тудыра. Алар моның нәрсә өчен кирәген аңлап бетермиме шунда. Бу аларның тормышында мөһим этап, алар мәктәп елларына шул рәвешле нокта куялар. Әти-әниләр дә, укытучылар да моның кыйммәтен аңлатып җиткерми булса кирәк. Без үз вакытында «Соңгы кыңгырау»га дәррәү кубып әзерләнә идек, көн дә көн дә җыела идек.

Чыгарылыш кичәләренә килгәндә, ата-аналар, күпчелектә, классик форматны сайлый. Бу – йә кафе-ресторанда утыру, йә коттедж арендалау. Бу очракта балалар теләге түгел, әти-әниләрнеке өстенрәктер. Иң элек бу алар өчен мөһим. Алар балаларының мәктәп тормышына нәтиҗә ясый, аларны олы тормышка озата. Ниһаять, җиңел сулап, балалары белән рәхәтләнеп бәйрәм итә.

Әнисә Шакирҗанова, Казан, чәч-макияж ясаучы:

Яз җитү белән матурлык өлкәсе «уянып китә». Агачлар чәчәк ата башлагач, фотосессияләр активлаша. Аннары балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре башлана, бераздан «Соңгы кыңгырау»га әзерләнергә тотыналар. Шуннан соң мәктәпләрнең чыгарылыш кичәләре гөрли һәм, иң соңыннан, югары уку йортларын тәмамлаучылар бәйрәм итә. Менә шулар бер-бер артлы килеп, өч айга – май, июнь, июльгә кадәр сузыла. Бу чорда эшебез еш кына иртәнге 4-5тә дә башлана. Көненә 11 кызны җыйганым да булды.

Чәч ясау белән инде 15 еллап шөгыльләнәм, 6 еллап элек шуңа өстәп, макияж-гримга да укыдым. Күзәтүләрем буенча, элегрәк «Соңгы кыңгырау», чыгарылыш кичәләренә ешрак 11не тәмамлаучыларны әзерләсәм, соңгы елларда 9нчы сыйныфлар активлашты. Күп бала 10-11гә калмый, мәктәптән китеп бара. Шуңа күрә 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар мәктәп белән зурлап саубуллаша.

Образларга килгәндә, төрле балалар була. Кемдер йомшак кына үз матурлыгын ассызыклап җибәрергә тели, икенчеләрнең бәйрәмдә «балкыйсы» килә. Чәчләргә килгәндә дә, төрле прическалар сайлыйлар. Күлмәккә, образга таяналар. Кемнәрдер муенын ачып, чәен җыеп куярга сорый, кемдер таралып торган чәчне ярата. Голливуд дулкыны, «Мальвинка» бик популяр.  Бәяләргә килгәндә, алар образ катлаулыгына карап, 4 меңнән башлана. Клиентның өенә барасы булса, моңа юл чыгымнары да өстәлә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading