16+

Дания апа Билалованың «тихо»сын һәр укучысы хәтерли

26 мая 2025, 14:59
401
0
2
Уку өчен 3 минут

«Балаларны ничек булса да укытырга тырыш»... Башта Фин сугышында катнашкан, аннары беренче көннән үк Бөек Ватан сугышына киткән Әминнең хатынына төп гозере шул була.

Дания апа Билалованың «тихо»сын һәр укучысы хәтерли

«Балаларны ничек булса да укытырга тырыш»... Башта Фин сугышында катнашкан, аннары беренче көннән үк Бөек Ватан сугышына киткән Әминнең хатынына төп гозере шул була.

Спортчы, активист, комсомол сәркәтибе булган ир-егеткә яу кырларыннан исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 26 яшендә тол калган Бибисараның күңелен мәхәббәт тулы хатлары һәм аның төсе булып калган ике баласы гына юата. 

Дания апа Билалова әтисен томанлы гына хәтерли, ике сугыш арасында аз гына күреп кала ул аны. Соңгы тапкыр әтисе аны тезләренә утыртып сөйгәндә, кызга нибары 2,5 яшь була. Әмма әтисенең үзен һәм абыйсын укымышлы итеп күрү теләге турында әнисеннән гел-гел ишетеп үсә. Шуңа күрә Дөбьязның ун еллык мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаганда да, Казан Педагогика университетыннан кызыл диплом тотып чыкканда да, Дания апа йөрәген «Әтием мине күреп, ничек куаныр иде», дигән уй җылыта. 

-Сугыш чоры балалары без. Бик авырлыклар белән үстек. Черек бәрәңгеләрне, башкаларын сөйләп тормыйм. Алар барысы баштан кичте. Кечкенә генә өйдә әткәйнең әти-әнисе – безнең әби-бабай, әни белән без – ике бала яши идек.  Аннары әнкәйнең үз әнисе безгә күчеп килде, Мәскәүдән әнинең бертуган апасы өч баласы белән шушы өйгә кайтып төште. Ничекләр торганбыздыр. Әнием бик тырыш булды – сыер асрап, бәрәңге утыртып, шуның белән яшәгәнбездер инде, - дип искә төшерә Дания апа.

Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы гаять авыр заманнарга туры килсә дә, әтисе әйтеп калдырганнарны үти алганына бүген дә сөенеп туя алмый Дания апа. Биектау районында аны бик хөрмәт итәләр. Шулай булмыйча соң: 58 ел дәвамында мәгариф тармагында кайнап, гади математика укытучысыннан алып, директор урынбасары, аннары мәктәп җитәкчесе вазифасына кадәр күтәрелгән кеше ул. 

Хезмәт юлын Дания апа Билалова Олы Кавал авылындагы мәктәптә башлый, бүленеш буенча шунда җибәрәләр аны. Тормыш иптәшен дә биредә очрата. Егетне шушы авылга колхоз рәисе итеп куялар. Партия җыелышларында очрашып, аралыша башлыйлар, аннары өйләнешеп тә куялар. Бераздан ирен рәис итеп Олы Битаманга күчерәләр. Дания апа шул рәвешле армый-талмый Битаман мәктәбендә хезмәт куя башлый. 

-Мин эшли башлаганда Олы Битаман авылы мәктәбендә 600ләп бала белем ала иде. Кечкенә генә мәктәптә икешәр-өчәр сменада укыттык. Соңрак яңа зур мәктәпкә күчендек. Математика укытучысы да, директор урынбасары да булып эшләдем. Берникадәр вакыттан мине директор итеп куйдылар. Хатын-кыз өчен бик катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килде. Берзаман мәктәпнең түбәсеннән су үтә башлады, районга йөри торгач, түбәсен калай белән тышлата алдым. Аннары Казаннарга бара-бара Биектауда беренчеләрдән булып мәктәбебезне газга тоташтыруга ирештем, - дип искә ала Дания апа.

Кызганычка, заманында гөрләп торган Битаман мәктәбе моңсуланыбрак калган. Тора-бара балалар саны кимегән, унбер еллыктан тугыз еллык итеп үзгәртелгән. Хәзер инде укучылар саны 30га да тулмый, дип көрсенә Дания апа. 

Дания апа исә укытучылык юлын сайлавына бер генә көн дә үкенмәгән. Нинди генә вазифада булса да, күңелен биреп, бик яратып эшләгән. Тырышлыгын, башкарган хезмәтен күрә дә белгәннәр. Татарстанның атказанган укытучысы исеме, Почет билгесе ордены, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән ул. Хәзер дә, 86 яшен тутырган булса да, фикер зирәклеген, йөгерек сөйләмен, яңгыравыклы тавышын югалтмаган. Укытучы икәне әллә каян күренеп тора инде менә! Заманында балалар шаулаша, тыңламый башласа, Дания апаның «Тихо!» дип бер генә тавыш күтәрүе җиткән, барысы да шып булганнар. Элеккеге укучылары аның бу сүзен әле дә елмаеп искә ала.

Дания апаның хәзер дә өстәле китап белән тулган. “Күз авыртса да, укымыйча түзеп булмый”, дип көлә ул. Иң яратканнары Мөхәммәт Мәһдиев һәм үз укучысы булган Рафис Корбан әсәрләре икән…

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading