16+

Фигыль темасын кабатлау (3 сыйныфта татар теле дәресе)

Максат: 1.Фигыльләр турында үтелгән материалны ныгыту, кабатлау.

Максат: 1.Фигыльләр турында үтелгән материалны ныгыту, кабатлау.

  1. Укучыларның  сөйләм  телендә  фигыльләрне  дөрес  итеп  куллана  белергә   өйрәтү.
  2. 3.Укучыларда  әдәплелек,әхлаклылык  сыйфатлары, игътибарлылык  һәм  мөстәкыйльлек  тәрбияләү.

Материал: Татар  теле  дәреслеге.(беренче  кисәк) 3  сыйныф

Җиһазлау: тарату  материаллары, компьютер, экран.

Дәрес  төре: Уен-дәрес.

Дәрес  тибы: кабатлау, гомумиләштерү.

Дәрес  барышы:

 Оештыру  моменты: (Уңай  психологик  халәт  тудыру)

   Укытучы: Исәнмесез,укучылар!

                     Хәерле  көннәр  сезгә!

                     Зиһен  һәм  тел  ачкычлары

                     Телимен  һәммәгезгә.

 

 1 слайд. Әйдәгез,  балалар  бер-берегезгә  карап  елмаешыйк  та,  матур,яхшы  кәеф  белән  үзебезнең  дәресебезне  башлап  җибәрик..( тактада кояш рәсеме)

   Гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз, дәресне башлыйбыз. Балалар, мин бүгенге дәресемне Тукай бабабызның бик мәгънәле сүзе белән башлап җибәрәсем килә.

(2 нче слайд)

И САБЫЙЛАР! ЭШЛӘГЕЗ СЕЗ: ИҢ МӨКАТДӘС НӘРСӘ ЭШ;

ЭШ АГАЧЫ ҺӘРВАКЫТТА БИК ЮМАРТ КИТЕРЕР ҖИМЕШ. – дигән ул.

                                                                                                 

Менә мин  бүген дәрескә эш агачы алып килдем , һәр дөрес эшебез, җавабыбыз  өчен эш агачыбыздан җимешләрен (алмаларын) менә шушы кәрзингә җыярбыз. Дәресебез ахырында  агачтагы җимешләрне җыеп бетерә алсак, дәресебез...

Бүгенге  дәресебез  гадәти    генә  дәрес  түгел. Безгә  кунакка шүрәле  килгән, ул сезгә үзенең төрле эшләрен, уеннарын алып килгән. (Ә бу әкиятне кем иҗат иткән?)

Әйдәгез әле без сезнен белән нәрсә нишли? дигән уен уйнап алыйк әле, барыбыз да бастык. мин сезгә сүзләр әйтәм, сез шул сүзләргә хәрәкәтләр уйлап карагыз әле.

Җил, балык, елан, карга, самолет, куян

  • Исә, йөзә, шуыша, оча, сикерә – бу нинди сүзләр (фигыльләр)

4 слайд Без бүген сезнен белән фигыльләрне кабатларбыз, ныгытырбыз

 

1.“Матур  язу  күнекмәсе” . Фигыл-е табу.

-Укучылар  дәфтәрләрне  ачабыз. Бүгенге  числоны  язабыз. матур итеп язабыз!

5 слайд. Карыйк әле, шүрәле безгә нинди эш тәкъдим итә икән:

 

 

Уен “Фигыльләрне генә сайлап яз”

(ашый, матур, укый, без, сез, кия, ат, мәктәп, сөртә, җиде, яза, кыш, юына)

Язып алдык, ә хәзер әйтегез инде:

-фигыль нәрсәне белдерә? (эш-хәрәкәтне, хәлне белдерә)

-Ул нинди сорауларга җавап бирә? (нишли?, нишләде?нишләгән? нишләр? Нишләячәк?)

6 слайд- кагыйдә чыга.   

- сорауларга җавап бирә алдыкмы, бу кагыйдәне истә калдырдыкмы? (СМАЙЛИК) менә кәрзинебездә 1 җимешебез дә  (алма)булды.

 7 слайд – табышмаклар бирелә фигыл-е табарга. 

2. «Барлык  һәм  юклык».

 

8 слайд- шүрәле безгә 2нче эшен тәкъдим итә: “Фигыльләрне юклык формасына куеп әйтергә”

9 слайд  фигыльнең  юклык  формасы  ничек  ясала  һәм  нәрсә  белдерә?

- Фигыльнең  юклык   формасы эшнең  үтәлмәвен  белдерә  һәм     -ма, -мә;  -мый, -ми  кушымчалары  ярдәмендә  ясала.   

 

10 слайд – фигыл-р тактада чыга, балалар кул күтәреп җавап бирәләр.

11 слайд – Тактада эш. Менә  бу мәкальләрне  игътибар  белән  укып  карыйк   әле. Нинди  фигыльләр  җитми  икән?

 

-Сүзең  белән  … - эшең  белән … .(мактанма, мактан)

- Бүгенге  эшне  иртәгәгә … (калдырма)

- Беләге  юан   берне  … , белеме  юан  меңне  … .(егар)

- Без  капчыкта   … .(ятмый)

-Ялган  сөйләсәң - …,

Дөресен  сөйләсәң  … (тотылырсың,  котылырсың)

 

 укучылар  фигыльләрне  рәт  буенча  тактага  чыгып   язалар

 

- Алда  язган   мәкальләрдән   барлык  һәм  юклык  формасында  килгән  фигыльләрне  баганалап  язабыз. Бер  укучы  барлыкта , ә икенче  укучы  юклыкта  яза.     

 Барлык                                       Юклык

   мактан                                       мактанма

    егар                                         калдырма

      тотылырсың                              ятмый

      котылырсың

 

Шулай  итеп, фигыльнең  юклык  формасы  ничек  ясала ?

- Фигыльнең  юклык   формасы   -ма, -мә;  -мый, -ми  кушымчалары  ярдәмендә  ясала.                                                        Смайлик- Алма

 

12 слайд 4.  Заманнар.

-Фигыль   нинди  заманнарда  килә?

- Үткән, хәзерге, киләчәк.

                     Кагыйдәләр     әйтелә.                                    Алма

13 слайд  Хәз.заман. - а/ә (тартыктан сон), ый/и (сузык авазга беткән фигыл-ә)  (Юклык: мый/ми)

 

14 слайд  Үткән з. – 1. ды/де, ты/те   2. Ган/гән, кан/кән. (Юклык – ма/мә)

 

15, 16 слайд. Кил.з. –1.  р (сузыктан сон), ыр/ер, ар/әр (тартыктан сон)

               2. ячак/ячәк (суз.сон), ачак/әчәк (тарт.сон)

-Бу эштә нинди фиг-р кулландык, нинди заманда?             Алма

 

17 слайд  Дәфтәрләрегездә бирелгән  фигыльләрне   зат-сан белән төрләндереп, барлык һәм юклык төрләрендә язарга. 1в-аша (хәз.з), 2в-юын( билгеле үт. з), 2 укучыны тактага чыгарам, калганнар урында.

 

Барлыкта                                                         юклыкта

Мин  юындым     без  юындык               юынмадым        юынмадык

Син юындың        сез  юындыгыз            юынмадың       юынмадыгыз

Ул  юынды              алар юыдылар          юынмады            юынмаслар

 

18-28 слайд.    5. Физминутка. Муз. куй. (Фигыл-е хәрәкәттә күрсәттек)

 

29 слайд 6. Морфологик анализ.

30 слайд Үзлектән эш.  сүзгә үрнәк буенча морфологик анализ ясарга.

Бара – ф., барлыкта, хәз.з., III зат берлек санда.                алма

 

Сүзләрдән җөмләләр төзеп әйтергә, фиг-е табарга

7. Уен “Нәрсә  нишли?”

Җил.., Яңгыр.... Буран... Кояш... Балык... Елан.... Чишмә.... Сандугач.

 

31 слайд     8. ТЕСТ. Үзбәя.

-Укучылар,без сезнең белән бүгенге дәрестә “фигыль” сүз төркемен кабатлап үттек. Ә хәзер әйдәгез әле белемнәрегезне тест ярдәмендә тикшереп алыйк.(компьютерда тест эшләү.)

 

32 слайд   “Тестлар” 

1.Фигыльгә  туры  килгән  билгеләмәне  күрсәт:

а) предметның  билгесен  белдерә;

б)предметны  белдерә,

в)предметның  эшен,хәрәкәтен белдерә,

г)предметның  санын  белдерә.

2.Фигыль  нинди  сорауларга  җавап  бирә?

  а) кем?нәрсә?

  б)нишли?нишләде?  нишләр?нишләячәк?

  в)нинди?кайсы?

  г)ничә? ничәнче? күпме? ничәшәр?

 3.Укый  фигыленең  юклык  төре  нинди  кушымча  ала?

  а) –ма,

  б)  -мә,

  в) -мый,

  г)-ми.

4.Җырладым   фигыле  нинди  заманда?

   а)хәзерге  заман,

   б) үткән  заман,

   в) киләчәк заман.

5.Киләбез   фигыле  ничәнче  затта?

   а)1 зат,

   б) 2  зат,

   в) 3  зат.

(Хәзер  компьютер  дөрес  җавапларны  чыгарыр. Җавапларны  карау,тикшерү)

1.в;     2.б;    3.в;    4.б;    5.а.

33 слайд   Дәфтәрләрегезне алмашыныгыз, билгеләр куегыз!

 

   Укучылар  без  фигыль    сүз  төркемен  өйрәнүебезне  тест  ярдәмендә  тикшердек.

 

Йомгаклау.

- Бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?( фигыль  темасын  кабатладык)

-Нәрсә ул фигыль?

Димәк,  фигыльләр  эш-хәрәкәтне  белдерәләр,  зат-сан  белән  төрләнәләр. Хәзерге,үткән һәм  киләчәк  заманда  киләләр.Барлык  һәм  юклыкта   булалар.

 

 Менә безнең  эш агачыбыз җимешләр бирде, уңышыбыз җыелды, чөнки дәрестә тырышып эшләдек,  барыгызда  бик  актив  катнаштыгыз.

Ә хәзер үзегезнең халәтегезне белдергән карточкаларны күрсәтегез:

- кем үзен дәрестә җиңел хис итте ?:)

- кемгә авырыррак булды? :\

- кемгә бер дә ошамады? L

               

34 слайд. Өйгә  эш:  Кагыйдәләрне  истә  калдырырга..

35 слайд. Шүрәле дә сезнен белән саубуллаша, Сау  булыгыз, укучылар! Исән-сау  йөрегез!

 

Галиәхмәтова Гөлчәчәк Нурисламовна, Казан шәһәре Идел буе районы 82 нче урта мәктәпнең туган тел һәм  әдәбияты  укытучысы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading