16+

Гомер китабының 55 нче бите: галимә Гөлфия Һадиевага – ихтирам һәм соклану

Гомер китабының һәр бите ‒ яшәү хикмәте, һәр юлы ‒ тәҗрибә, һәр хәрефе ‒ сабак.

Гомер китабының 55 нче бите: галимә Гөлфия Һадиевага – ихтирам һәм соклану

Гомер китабының һәр бите ‒ яшәү хикмәте, һәр юлы ‒ тәҗрибә, һәр хәрефе ‒ сабак.

Кемдер бу китапны тиз генә актарып чыга, кемдер аның һәр битенә тукталып, уйланып, тирән мәгънә эзләп укый.

Бүгенге сәхифәбезнең каһарманы үзенең гомер китабын бик матур, эчтәлекле итеп яза. Аның һәр бүлеге ‒ фәнни хезмәт, һәр юлы ‒ укучыларына юлланган төпле фикер, һәр сүзе ‒ туган телгә, халык тарихына булган мәхәббәт. Бу китапның 55 нче битенә килеп җиткән галимә, филология фәннәре кандидаты, доцент, 30 ел дәвамында югары уку йортында студентларга белем һәм тәрбия бирүче күркәм шәхес, чибәр ханым Гөлфия Камил кызы Һадиева үзенең гомер юлында матурлыкны да, акылны да, зирәклекне дә бергә туплый алган сирәк затлардан. 

Биектау районының Ямаширмә авылында туып-үскән, урта белем алган сөйкемле ханымның фәнни дөньясы гаять кызыклы һәм тирән. 1994 елда Казан дәүләт университетының абруйлы дипломына ия булган яшь белгеч күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Гомәр Фәез улы Саттаров җитәкчелегендә аспирантурага кабул ителә. 1996 ел – Гөлфия Камил кызы өчен икеләтә истәлекле дата. Ул университетның татар теле кафедрасына укытучы булып килә һәм яшь буынга белем бирү эшенә чын күңеленнән тартыла. Педагогик эшчәнлек аның өчен гади генә хезмәт вазифасы гына түгел, ә чын мәгънәсендә рухи ихтыяҗга әверелә.

Гөлфия Камил кызының фәнни тикшеренүләре телебезнең һәм мәдәниятебезнең иң серле, иң катлаулы өлкәләренең берсе – ономастикага багышланган. Ул Казан ханлыгы чоры ойконимнарын – борынгы торак пунктларның исемнәрен өйрәнә. 1998 елда Г.К. Һадиева «Казан ханлыгы татар ойконимиясенә тарихи-лингвистик анализ» дигән кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Бу хезмәт аның берничә ел дәвамында алып барган фәнни эзләнүләренең зур нәтиҗәсе. 2004 елда ул инде доцент гыйльми дәрәҗәсенә лаек була.

Бүгенге көндә дә Гөлфия Камил кызы үзенең фәнни юнәлешенә тугрылыклы. Ул – төрки-татар ономастика фәнни мәктәбенең әйдәп баручы галимнәренең берсе. Күп гасырлар элек дөньяга шаулаган Казан ханлыгы дәүләте тарихын, халкының көнкүрешен, телен аның атамалары аша тергезү – бу бик зур фидакарьлек һәм тирән белем сорый торган хезмәт, чөнки Уракчы, Ындырчы, Бакырчы, Чырпы, Штерэ, Урта Аты, Югары Аты, Унжа, Чирмеш, Чирмеш-Апакай кебек һәр атама – ул тере тарих. Һәр атамада – кеше язмышлары. Гөлфия Камил кызы шул язмышларны ачып, безнең бүгенге буынга Казан ханлыгының рухи дөньясын ача.

Гөлфия Һадиеваның педагогик эшчәнлеге дә фәнни хезмәтләре кебек үк бай һәм күпкырлы. Инде берничә дистә ел дәвамында ул югары мәктәптә татар теле белеменең иң катлаулы тармакларыннан саналган фонетика фәнен укыта. Аның лекцияләре студентлар өчен гади белем алу чарасы гына түгел, ә туган телнең серле дөньясына, авазларның тылсымлы аһәңенә тирәнрәк төшү, аларның яшәү кануннарын аңлау мөмкинлеге бирә. Тарихи ономастика өлкәсендәге тирән белемнәре, тел тарихына караган фәнни тәҗрибәсе аңа хәзерге татар фонетикасын аңлатуда да бик зур ярдәм итә. Ул студентларга бүгенге тел күренешләренең тамырларын күрергә, аларның борынгы чорлардан килгән үсеш юлын күз алдына китерергә ярдәм итә. Аның дәресләрендә хәзерге заман белән үткән гасырлар арасында күпер корыла, телнең тере бер организм икәнлеге, аның даими үсештә торуы ачык күренә.

Гөлфия Камил кызы үзенең белемен hәм тәҗрибәсен югары уку йорты диварлары белән генә чикләп калмый. Ул урта гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслекләр төзү эшенә дә актив кушыла. Бу хезмәт аның өчен яшь буынга белем бирүнең нигезләрен камилләштерү, мәктәп укучыларына да фәннең матурлыгын, телнең байлыгын күрсәтү теләгеннән килә.

Гөлфия Камил кызының тырышлыгы һәм үз эшенә булган чиксез мәхәббәте нәтиҗәсендә 2010 елдан бирле өзлексез эшләп килүче «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге студентларга илһам бирә, аларны төрле конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, грантлар һәм стипендияләр алуга этәрә. Түгәрәк утырышларында тел проблемалары гына каралмый, ә күренекле галимнәр белән очрашулар да оештырыла, нәтиҗәдә бу фәнни берләшмә 2020 елда КФУның «Телне һәм мәдәниятләрне саклау өлкәсендә иң яхшы түгәрәк» номинациясенә лаек булды.

Шул рәвешле, фәнни эзләнүләр һәм педагогик тәҗрибә Гөлфия Камил кызының иҗади-фәнни юлында ике канат булып тоташа, аңа чын остаз, чын галим булу мөмкинлеге бирә. 55 яшендә Гөлфия Камил кызы яшьлек дәртен, чибәрлеген югалтмаган, киресенчә, аларга зирәклек һәм сабырлык өстәгән хатын-кыз. Хезмәт сөючәнлек – аның төп сыйфаты. Ул ялны да, эшне дә тигез күрә, әмма фән аны һәрчак үзенә тартып тора. Яңа китап, иске кулъязма, онытылган бер авыл исеме – болар барысы да аның өчен зур ачышка юл. Планнары зур, идеяләре күп. Аны яңа фәнни хезмәтләр, яңа ачышлар, яңа буын студентлар көтә.

Хөрмәтле Гөлфия Камиловна!
Без, сезнең хезмәттәшләрегез, гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, фәнни илһам, гаилә бәхете телибез. Улыгыз сезнең горурлыгыгыз һәм таянычыгыз булып, зур тормыш юлына аяк бассын, фәнни хезмәтләрегез яңа буыннарга рухи азык бирсен. Көннәрегез нурлы, юлларыгыз якты, күңелегез һәрчак назлы булсын!

Ихтирам белән, 
Казан федераль университетының 
татар теле белеме кафедрасы укытучылары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading