16+

Яшь галимнәр үсеше өчен нинди шартлар тудырылган?

Татарстан яшь галимнәр саны буенча Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе.

Яшь галимнәр үсеше өчен нинди шартлар тудырылган?

Татарстан яшь галимнәр саны буенча Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе.

Бүгенге көндә фән юнәлешендә үсеш алган егет-кызлар фундаменталь мәсьәләләр белән дә, гамәли проблемаларны чишү белән дә шөгыльләнә. Соңгы елларда аларның эшчәнлеген матди яктан да хупларга тырышалар. Яшьләрне нинди юнәлешләр кызыксындыра, алар үсеше өчен нинди шартлар тудырылган? Россиядә фән көне алдыннан бу хакта яшь галимнәр үзләре сөйләде.

35 яшькә кадәрге кешеләр өчен грантлар бик күп, шуңа күрә фәнгә кызыксыну бар икән, бу эшкә мөмкин кадәр иртәрәк тотынырга кирәк, ди химик фәннәр кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты яшьләр лабораториясе җитәкчесе Алмаз Заһидуллин.

- Россиядә инде 5 ел дәвамында 35 яшькә кадәрге егет-кызларга үз яшьләр лабораториясен булдыру мөмкинлеге бирелә. Соңгы ике елда нәкъ менә гамәли юнәлештәге тикшеренүләргә басым ясала. Бу импортны алмаштыру проблемалары булырга мөмкин яки якындагы 3-5 елда гамәли нәтиҗәләр бирә алган фундаменталь тикшеренүләр булуы ихтимал. Студентлар белән дә бик тыгыз эшлибез. Фәнгә тартылган яшьләр, билгеле, тәҗрибәләр куярга ярата. Физика, химия, биология – боларның барысы белән шөгыльләнү өчен лабораторияләребездә шартлар тудырылган, - дип сөйләде Алмаз Заһидуллин.

Физика-математика фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Завойский исемендәге Казан физика-техника институты яшьләр лабораториясе җитәкчесе Андрей Камашев билгеләп үткәнчә, Казан тикшеренү үзәгендә 1000нән артык хезмәткәрнең яртысыннан күбрәге – яшьләр. Биредә 10 яшьләр лабораториясе эшләп килә.

- Яшьләр лабораторияләрендә хезмәткәрләрнең 70 процентын 35 яшькә кадәрге галимнәр тәшкил итәргә, җитәкчесе дә шушы яшьтән узмаган фәннәр кандидаты булырга тиеш. Бүген яшьләр өчен бик күп грант программалары булдырылган. Шуңа күрә фән белән нәкъ менә 35 яшькә кадәр актив шөгыльләнергә киңәш ителә. Бу яшьне узганнар инде мондый мөмкинлекләргә ия түгел, грант программаларында берникадәр бушлык белән очрашасың. Шуңа күрә 35кә кадәр билгеле бер нигез ясап куймасаң, алга таба авырга туры киләчәк, - ди Андрей Камашев.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Николай Прокопьев семиотика институты фундаментында ясалма интеллект булуын билгеләп үтте.

- Безнең тематика кысаларында без татар теле корпусын эшлибез, аны башка төрки телләргә: кырым-татар, башкорт, чуаш телләренә һәм башкаларга киңәйтәбез, - дип сөйләде Прокопьев.

Институтта яшьләргә берникадәр кытлык булуын әйтте галим. Чөнки бирегә фән белән шөгыльләнергә теләгән программистлар кирәк. Ә IT һәм фән тармагын финанслауны чагыштырсаң, Институт эре IT компанияләр белән көндәшлек итә алмый, билгеле. Шулай да яшьләрне кызыксындыру юнәлешендә эш башкарыла, диде Николай Прокопьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading