Соңгы елларда җәмгыятьтә бу темага актив фикер алышу бара.
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин икеләнмичә болай ди: заманча технологияләр кешегә, төрле һөнәр ияләренә алмаш булыр дип куркырга кирәкми. Алар бары тик кеше эшен җиңеләйтүче, мөмкинлекләрен киңәйтүче корал.
Кешелек тарихына күз салсак, һәр яңа технология барлыкка килгән чорда аңа карата гел каршылыклы фикерләр яңгыраган, шик-шөбһәләр туган. Ләкин узган гасырлар тәҗрибәсе раслаганча, бер генә технология дә кешене алыштырмаган, ул аның эшен үзгәрткән генә. Мисал итеп, Илья Начвин кучерларны китерде. Эчке янулы двигатель барлыкка килгәч, бу һөнәр ияләре юкка чыкмаган, ә яңа шартларга җайлашып, машина йөртүчеләргә әверелгән. Интернет үсеше журналист һөнәренә дә нокта куймаган, текстны кулдан җыючыларны гына юк иткән.
Шушы ук закончалык бүген дә күзәтелә: ясалма интеллект табибны да, укытучыны да алыштырмый, ә аларны күңелсез, бертөрле эшләрдән азат итеп, иҗади һәм катлаулы бурычларга күбрәк игътибар итәргә мөмкинлек бирә.
Әле кичә генә кебек...
Күпләр ясалма интеллектны соңгы еллар казанышы дип уйлый. Әмма Илья Начвин сүзләренчә, аның тарихы бер гасырдан артык вакытны үз эченә ала.
XX гасыр башында ук кеше ясалма акыл турында хыяллана башлый. 1927 елда экраннарга чыккан «Метрополис» фильмы – шуның ачык мисалы. Анда акылга ия робот образы күрсәтелә, ул кешеләр кебек фикер йөртә һәм җәмгыятькә йогынты ясый ала.
1938 елда немец инженеры Коонрад Цузе беренче механик компьютер моделeн төзи. Бу ачыш исәпләү процессларын автоматлаштыруга нигез сала. Соңрак, 1948 елда, электрон исәпләү машиналары барлыкка килә, алар инде программаны үз «хәтерендә» саклый ала.
1956 елда Дартмут көллиятендә уздырылган конференциядә тәүге тапкыр «ясалма интеллект» термины яңгырый. Ә инде 1969 елда интернетның беренче прототибы барлыкка килә. 1999 елда телефоннарда Т9 гамәлгә кертелә, 2015 елда нейрочелтәрләр булдыру юнәлешендә эш башлана, ә инде 2023тә генератив ясалма интеллект «туа». Ул текстлар яза, рәсемнәр тудыра, анализ ясый һәм хәтта карарлар кабул итүдә ярдәм итә.
Дөньякүләм ярыш: кем алда?
Хәзерге вакытта ясалма интеллект мәйданында глобаль технологик көндәшлек бара. Бу юнәлештә аеруча АКШ һәм Кытай алга чыккан. Аларның уңышы берничә мөһим фактор белән аңлатыла. Беренчедән, бу илләрдә инфраструктурага зур инвестицияләр салына. Икенчедән, югары квалификацияле белгечләр тупланган. Россия әлегә бу илләрдән шактыйга калыша, әмма соңгы елларда үзенең мөстәкыйль юлын формалаштыра башлады. Санкцияләр шартларында ил эчендә яңа цифрлы продуктлар барлыкка килде.
Татарстан системалы үсешкә таба атлый
Ясалма интеллект өлкәсе үсешенә Татарстанда да зур игътибар бирелә. Узган елда республикада ясалма интеллект экосистемасы тудыру буенча 5 елга исәпләнгән үсеш программа кабул ителгән. Аның төп максаты – ясалма интеллектны икътисад үсешенең драйверына әйләндерү.
Илья Начвин билгеләп үткәнчә, программа дүрт төп юнәлешне үз эченә ала.
- Беренчесе – инфраструктура. Республикада дәүләт дата-үзәкләре үстерелә, алар бизнеска һәм стартапларга кирәкле исәпләү ресурсларын тәкъдим итә алачак.
- Икенчесе – кадрлар әзерләү. Бу эш мәктәптән үк башланачак: укучылар инженерлык түгәрәкләрендә шөгыльләнәчәк, ә өлкән сыйныфлар инде үз проектлары өстендә эшләячәк.
- Өченчесе – гамәли проектлар. Ясалма интеллект инде хәзердән үк авыл хуҗалыгында, медицинада, шәһәр инфраструктурасында актив кулланыла. Ул авыруларны иртәрәк ачыкларга, юлларның торышын контрольдә тотарга ярдәм итә.
- Дүртенчесе – фән. Үзебездә тикшеренүләр алып бару өчен шартлар тудырыла, бу технологик бәйсезлеккә ирешүдә мөһим роль уйный.
Ясалма интеллект – мәгарифтә
Ясалма интеллект укытучыны алыштыра аламы, дигән сорауга Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов та бер икеләнмичә «Юк», дип җавап бирде. Ясалма интеллект беркайчан да укытучының шәхси тәҗрибәсен, тәрбияви ролен һәм тере аралашуны алыштыра алмаячак, дип ассызыклый ул Ләкин яңа технологияләр белем бирү системасын сизелерлек камилләштерүче көчле инструмент була ала.
Мәгарифтә ясалма интеллектны куллану ике төп юнәлештә алып барыла.
- Беренчесе – кадрлар әзерләү. Мәктәп укучылары инде кече яшьтән үк ясалма интеллект нигезләре белән таныша башлаячак. Информатика дәресләрендә 7 нче сыйныфтан башлап ясалма интеллект элементларын өйрәнү, шулай ук түгәрәкләр эшли башлаячак. Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, алар бушлай булачак. Укытучыларның да квалификациясен күтәрү буенча эш алып барачаклар.
- Икенче юнәлеш – ясалма интеллектны белем бирү системасына кертү. Инде бүген электрон белем бирү платформалары укучыларның өлгерешлеген анализлый, бердәм дәүләт истиханнарының тест өлешләрен тикшерә.
Киләчәктә ясалма интеллект укытучыларны күп вакыт ала торган эшләрдән азат итәчәк: контроль эшләрен тикшерү, хисаплар әзерләү, аналитика ясау кебек бурычлар автоматлаштырылачак.
Көллиятләр һәм техникумнар өчен дә махсус ясалма интеллект модульләре эшләнә. Алар төрле һөнәрләргә яраклаштырылып кулланылачак: медицина, авыл хуҗалыгы, инженерия һ.б. Моннан берничә ел элек «Ясалма интеллект белән эшләүче белгеч» кебек яңа һөнәр дә барлыкка килгән.
Югары белем бирү системасында да бу юнәлеш актив үсә. Университетлар заманча технологияләр буенча белгечләр әзерли. Шулай ук «Алгарыш» программасы кысаларында ясалма интеллект буенча белгечләр әзерләү, студентларга Россия һәм чит ил вузларында белем алу мөмкинлеге тудыру турында карар кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар