16+

Иң алдынгы дип табылган укучыларга 50шәр мең премияләр каралган

Физика, математика, информатика, химия һәм биологиядән төпле белем биргән һәм балаларда бу предметларга кызыксыну уята алган укытучыларны һәм мәктәпләрне саллы гына грантлар ярдәмендә стимуллаштыралар.

Иң алдынгы дип табылган укучыларга 50шәр мең премияләр каралган

Физика, математика, информатика, химия һәм биологиядән төпле белем биргән һәм балаларда бу предметларга кызыксыну уята алган укытучыларны һәм мәктәпләрне саллы гына грантлар ярдәмендә стимуллаштыралар.

Укучыларның үзләре дә моның әҗерен күрә: бу юнәлешләрдә иң алдынгы дип табылганнарга 50шәр мең премияләр каралган. 1 апрельдән «Физик-математик алгарыш» һәм «Физик-химик алгарыш» конкурсларына гаризалар кабул итү башлана.

Киләчәккә инфестиция
Мәгълүм булганча, бүгенге көндә төп бурычларның берсе – техник һәм табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын күтәрү, укучыларда әлеге фәннәргә кызыксыну уяту. Нәкъ менә шушы максатлардан республикада «Физик-математик алгарыш» һәм «Физик-химик алгарыш» кебек масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла башлады.Беренчесе инде узган елдан гамәлдә булса, икенчесе – быелдан тормышка ашырыла башлады. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һәм һөнәри белем бирү үсеше бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова билгеләп узганча, «Физик-математик алгарыш» проекты 2024 елда республика җитәкчелеге хуплавы белән пилот форматта старт алды. Проектның төп максаты – олимпиада җиңүчеләрен әзерләү түгел, ә киң катлам укучылар арасында математика, физика һәм инде быелган химия-биология фәннәренә кызыксынуны арттыру. Биредә төп принцип - катлаулы фәннәрне «куркыныч» түгеллеген күрсәтү, аларны һәр бала өчен аңлаешлы һәм кызыклы итү. 

- Проектның беренче елында ук сизелерлек нәтиҗәләр күзәтелә: физика-математика класслары саны 20 дән 40 ка кадәр артты, ә профильле түгәрәкләр саны 100 дән 200 гә җитте. Әлеге түгәрәкләр традицион форматтан аерылып тора: аларда практик эшчәнлеккә, иҗади фикерләүгә һәм мәсьәләләрне стандарт булмаган юллар белән чишүгә зур игътибар бирелә.

Методик һәм матди ярдәм
Проектның мөһим максатларының берсе – фәнне популярлаштыру. Республикада фәнни фестивальләр, лекцияләр, күренекле галимнәр белән очрашулар үткәрелә. Бу эшчәнлекнең төп операторы — Иннополис университеты. Уку йорты педагогларга методик ярдәм күрсәтә, укучылар өчен белем бирү чаралары оештыра һәм заманча белем мохите формалаштыра.

Былтыр «Физик-математик алгарыш» проектында катнашып, җиңү яулаган 350 укытучы грантлар алды: 100 укытучыга – 300 мең сум, 250 яшь укытучы – 240 сум, түгәрәкләр алып баручылар 90 мең күләмендә түләүләр алды. Шулай укфизик-математик сыйныфлар оештырган 40 мәктәп 600 мең сум, ә югары нәтиҗәләр күрсәткән 20 мәктәп 1 миллион сум күләмендә финанс ярдәме алды. Бу чаралар укытучыларның мотивациясен арттыра, белем бирү сыйфатын күтәрә һәм укучылар белән нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге тудыра, ди Роза Шәяхмәтова.
Укучыларга килгәндә, проектның үзәгендә – 5–11 сыйныфлар. Аларга үз казанышлары өчен 50 мең күләмендә акчалата бүләкләр алу мөмкинлеге тудырылган. Бу Россия күләмендә уникаль тәҗрибә булып тора.

Мөмкинлекне кулдан ычкындырма
1 апрельдән 15 апрельгә кадәр конкурсның быелгы этабы башлангыч ала. Гаризалар кабул итү һәм җиңүчеләрне билгеләүне Талантлар Университеты гамәлгә ашыра. Талантлар Университеты җитәкчесе Адилә Әхмәтова конкурста катнашу шартлары белән таныштырып үтте. 
Конкурста катнашу өчен ике төп шарт куела: укучының уртача өлгереше кимендә 4,5 булырга тиеш һәм ул математика, физика яки информатика буенча кимендә 6 ай түгәрәкләрдә шөгыльләнергә тиеш. Моннан тыш, укучыларның казанышлары да исәпкә алына: Бөтенроссия олимпиадасында катнашуы, төрле конкурсларда җиңүләре, фәнни эшләре, инженерлык проектлары. Барлык критерийлар ачык һәм һәркем өчен аңлаешлы.

- Гаризаларны тапшыру ике форматта мөмкин: онлайн рәвештә яки документларны турыдан-туры тапшырырга мөмкин. Гаризалар эксперт комиссиясе тарафыннан бәяләнә. Һәр гаризаны кимендә ике белгеч карый, бу бәяләүнең объективлыгын тәэмин итә. Нәтиҗәдә, һәр категория буенча 200 укучы акчалата бүләк алачак, һәм ул 17 июльгә кадәр тапшырыла, - дип сөйләде Адилә Әхмәтова.

2026 елда, әйткәнебезчә, проектның яңа юнәлеше гамәлгә кертелде - «Физик-химик алгарыш». Биредә химия һәм биология фәннәренә аерым игътибар бирелә. Катнашу шартлары бераз үзгәртелгән: укучының өлгереше 4 баллдан да ким булмаска, профильле түгәрәкләрдә шөгыльләнү вакыты кимендә 3 ай булырга тиеш, ә казанышлар арасында мәктәп, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге бәйгеләр дә исәпкә алына. Моннан тыш, фәнне популярлаштыру эшчәнлеге дә бәяләнә: мәсәлән, социаль челтәрләрдә белем бирү контенты алып бару яки укытучыга ярдәм итү өстәмә баллар китерә ала. Шулай ук бу юнәлешләрдә дә иң лаеклы 200 укучы сайлап алыначак.

Проектларның финанс нигезе дә бик нык: «Физик-математик алгарыш»ка ел саен 250 миллион сум бүленгән, ә «Физик-химик алгарыш»ка өч елга 1,5 миллиард сум каралган. Бу чараларның масштабын һәм дәүләт дәрәҗәсендә әһәмиятен күрсәтә.

Гомумән алганда, әлеге проектлар Татарстанда мәгариф системасын модернизацияләүнең нәтиҗәле коралы булып тора. Алар укучыларда техник һәм табигый фәнни предметларга карашны үзгәртә, кызыксыну уята һәм һәр балага үз мөмкинлекләрен ачарга шартлар тудыра. Иң мөһиме — бу проектлар киләчәктә илнең фәнни һәм технологик үсеше өчен кирәкле кадрлар әзерләүгә ныклы нигез сала.

Эльвира Наумова, 179нчы гимназия директоры:
Узган елда безнең гимназия «Физик-математик алгарыш» проектында катнашып, 600 000 сум грант алды. Шулай ук 3 педагогыбыз һәм ике укучыбыз да җиңүчеләр исәбенә керде. Быелдан бәйгедә катнашучылар саны да, грат отучылар да күбрәк булыр дип ышанабыз.
«Физик математик алгарыш» бәйгесендә мәктәп откан акчаларны без җиһаз сатып алуга түгел, ә нәкъ менә балалар белән эшләүче педагогларның мотивациясен үстерүгә юнәлттек.  Ел дәвамында проектта катнашуның реаль нәтиҗәләрен күрәбез: укучыларның төгәл фәннәргә кызыксынуы артты, педагоглар зур теләк белән эшли, уку күрсәткечләре яхшырды. 

Техник предметларга кызыксыну уяту эшен без 5–6 сыйныфлардан башладык, чөнки нәкъ шушы яшьтә балада кызыксыну формалаша. Бу кызыксынуны без түгәрәкләр аша уятырга тырышабыз: укучылар стандарт булмаган мәсьәләләр чишә, теорияне гамәли куллана, техник моделләү белән шөгыльләнә һәм алынган белемнәрне практикада куллана. Проектта җиңүебез балаларны барлык кирәкле материаллар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, бу белем алу процессын җанлы һәм кызыклы итә, эчке мотивация тудыра. Дәрестән тыш эшчәнлек – белем мохитенең аерылгысыз өлеше: без Фән көннәрен, мәктәп конференцияләрен, тикшеренү эшләре яклауларын үткәрәбез. 

Гимназиядә профильле белем бирү системасы уңышлы эшләп килә: 5–9 сыйныфларда балаларга профиль алды әзерлек тәкъдим ителә, 10–11 сыйныфларда исә алар үз кызыксынуларына туры килгән профильне сайлый. Практика күрсәткәнчә, техник юнщлешле сыйныфларда укучыларның күпчелеге профильле имтиханнарга – математика, физика һәм информатикага өстенлек бирә. БДИда алган баллары да шәһәркүләм, республика күләм уртача күрсәткечләрдән шактый югарырак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading