Югары белемнең сыйфатын яхшыртуга дәүләт дәрәҗәсендә ныклап тотынырга исәпләре.
2026 елда вузларга кабул итү тәртипләренә шактый гына үзгәрешләр кертергә җыеналар.
Киләсе кабул итү кампаниясендә гамәлгә алынырга тиешле яңалыкларга карата хәзерге вакытта иҗтимагый фикер алышулар үтә. Әйтик, кайбер предметлар буенча БДИда минималь балларны арттырып, “йомшак” белемле абитуриентларга университетларга юлны ябарга ниятлиләр. Шулай ук түләүле урыннар санын чикләп, кирәксез белгечләр әзерләүгә нокта куймакчылар. Ә булачак педагог һәм инженерлар мәҗбүри рәвештә профильле предметтан имтихан тапшырырга тиеш булачак – “җәмгыять белеме”нән сыналып, укырга кергән математик-физикларга көнләшеп кенә карарга калачак!
Абитуриетларга таләпләр арта
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы БДИның минималь күрсәткечләрен берьюлы алты предмет буенча күтәрергә тәкъдим итә. Биология һәм химия тапшыручылар әллә ни хафаланмаса да ярый – алардан иң киме 40 балл туплау сорала – моңа кадәргедән бары 1 баллга гына күбрәк. Физика бирүчеләргә үз күрсәткечен 2 баллга яхшыртып, 41 балл күрсәтергә кирәк. Информатика буенча минималь күрсәткечне 44тән 46 баллга кадәр, тарих буенча 36дан 40 баллга кадәр, ә чит тел буенча берьюлы 10 баллга – 30дан 40 баллга кадәр арттырмакчылар. Рус теле һәм рус әдәбияты, профильле математика, география, җәмгыять белеме буенча баллар үзгәрмәячәк.
- БДИ балларының минималь күләме белем бирү сыйфатын яхшырту максатыннан үзгәртелә. Шул исәптән бу түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүләр буенча алынганнарга да кагылачак. Минималь баллар 2025/26 уку елын кабул итү кампаниясен анализлау нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр укырга керүчеләрнең якынча 1 процентына кагылачак, - диелә проектның аңлатма язуында.
Акча хәл итми
Бу язда Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанның әйдәп баручы университетларына студентлар җыюны чикләү инициативасы белән чыккан иде. Аның фикеренчә, югары уку йортлары бөтен илдән күпсанлы студентлар җыеп, хезмәт базарында кирәк булмаган белгечләрне арттыра.
Әйтик, ел саен Россия университетлары 160 меңгә якын икътисадчы һәм идарәче, 80 меңгә якын юрист әзерли, ә булачак инженерлар, химиклар һәм биологлар саны нибары 30 мең тирәсе генә.
Моны исәпкә алып, 2026 елдан Россия югары уку йортлары түләүле бүлекләргә кабул итүдә яңа кагыйдәләргә таянып эшләр, дип көтелә. Хөкүмәт 46 иң популяр белгечлек буенча коммерция урыннары санын чикләргә планлаштыра. Аерым алганда, кыскартулар икътисад, юриспруденция, психология һәм халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешләренә кагылыр дип көтелә.
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы булдырган методика буенча, түләүле урыннар саны соңгы ике ел дәвамында һәр белгечлек буенча белем алган студентларның уртача саны нигезендә исәпләнәчәк. Абитуриентларны әзерләү сыйфаты да мөһим критерий булачак: әгәр алдагы елларда кабул ителгән студентларның уртача БДИ баллы 50дән ким булса, бу белгечлек буенча түләүле урыннар бирелмәячәк.
Җайга салына торган юнәлешләр исемлегенә шулай ук филология, лингвистика, архитектура һәм нефть-газ эше кергән. Югары уку йортлары арасында квоталарны бүлү белән министрлык каршындагы ведомствоара эшче төркем шөгыльләнәчәк, ул 5 ноябрьгә кадәр төзелергә тиеш.
Билгеләп үтүләренчә, яңалыклар этаплап кертеләчәк. 2026 елда беренче кабул итү кампаниясеннән соң яңа кагыйдәләрнең нәтиҗәлелегенә анализ ясау һәм кирәк булганда аларга төзәтмәләр кертү планлаштырыла.
Үз предметыңны тирәнтен бел!
Педагогик югары уку йортларына керүче абитуриентларны профильле фәннәр буенча БДИ тапшырырга тиеш булачак. Гамәлдәге законнар нигезендә, университетлар, расланган сынаулар исемлегенә таянып, абитуриентларның нинди БДИ тапшырырга тиешлеген мөстәкыйль билгели иде.
Моннан соң физика укытучысы белгечлеге алырга ниятләгән абитуриент укырга керү өчен мәҗбүри рәвештә физика буенча, инглиз теле укытучылары инглиз теленнән БДИ тапшырырга тиеш булачак. Моңа кадәр кайбер очракларда җәмгыять белемен тапшырырга мөмкин булган. Үзгәреш Үз предметын тирәнтен белү булачак педагог өчен принципиаль мөһим булуын билгелиләр министрлыкта. Үзгәрешләр 2027 елда укырга керүчеләргә генә кагылыр дип көтелә.
Инженер булырга теләүчеләрне дә БДИ предметларын сайлауда чикләргә ниятлиләр. 25 техник белгечлек буенча вузга бары тик физика тапшырып кына кереп булачак. Бу кагыйдәне инде 2026 ел кабул итү кампаниясеннән үк куллана башларга планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар