16+

«Кабул итү кампаниясе – бөтен ил өчен дә мөһим чор»

20 июньдә бөтен ил буенча югары уку йортларына, көллиятләргә һәм техникумнарга кабул итү кампаниясе башланды.

«Кабул итү кампаниясе – бөтен ил өчен дә мөһим чор»

20 июньдә бөтен ил буенча югары уку йортларына, көллиятләргә һәм техникумнарга кабул итү кампаниясе башланды.

Быел абитуриентлар өчен 1,2 мең югары уку йорты һәм якынча 4 мең көллият үз ишекләрен ача. Урта һөнәри белем бирү программалары буенча – 880 меңгә якын, ә югары белем буенча 620 меңнән артык бюджет урыны тәкъдим ителә.

– Кабул итү кампаниясе – абитуриентлар өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә мөһим чор. Чөнки яшьләрнең нинди һөнәр һәм юнәлеш сайлавы икътисад тармакларының уңышлы үсешенә һәм Президент Владимир Путин куйган технологик лидерлык максатына ирешүгә йогынты ясый. Һәркемне үз төбәге һәм ил өчен кирәкле булган белгечлекләрне сайларга чакырам, – ди Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Быел бюджет урыннарының саллы өлеше булачак укытучылар, табиблар әзерләүгә һәм инженер-техник белгечлекләргә бүленгән. Бюджет урыннарының 73 проценты төбәкләрдә урнашкан университетларга туры килә.

- Фән һәм югары белем министрлыгының эше илнең барлык төбәкләрен тигез үстерүгә юнәлтелгән. Бу мәсьәләдә бушлай югары белем алу мөмкинлеге зур әһәмияткә ия. Студентлар өчен уңайлы, заманча һәм технологик уку мохите булдыруга «Приоритет-2030» программасы һәм студентлар кампуслары челтәрен төзү проекты ярдәм итә, – дип билгели Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.
Университетларга документлар тапшыруның бердәм электрон ысулы булып дәүләт хезмәтләре порталындагы «Вузга онлайн керү» суперсервисы тора. Шулай ук документларны шәхсән университетка килеп яки почта аша да тапшырырга мөмкин.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары аерым квота буенча укырга керә ала. Бу квота бюджет урыннарының кимендә 10 процентын тәшкил итә.

Максатчан кабул итү өчен университетларга 83 меңнән артык урын бүленгән. Аларның күбесе сәламәтлек саклау, инженерлык һәм педагогика юнәлешләренә карый. Максатчан уку тәкъдимнәрен «Россиядә эш» порталында өйрәнергә мөмкин.

Быелгы яңалыкларның берсе – «тынлык көннәре». 3 һәм 7 августта, ягъни университетлар укырга кабул итү турындагы боерыклар чыгарган көннәрдә, абитуриентлар гаризаларына һәм ризалыкларына үзгәрешләр кертә алмаячак. Бу бюджет урыннарын саклап калырга һәм соңгы мизгелдә гаризаларны кире алу нәтиҗәсендә урыннарның буш калуын булдырмаска ярдәм итәчәк.

Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов урта һөнәри белем бирүнең популярлыгы артуын билгеләп үтә.

– Бүген көллиятләр һәм техникумнарга карата зур кызыксыну күзәтелә. Уртача конкурс – бер урынга 3-4 кеше, ә кайбер уку йортларында 18 кешегә кадәр җитә. Моңа «Профессионалитет» проекты зур өлеш кертә. Бу программа ике яки өч квалификация алырга һәм эшкә урнашу мөмкинлеге бирә. Бүген «Профессионалитет» 86 төбәктәге 1730 көллият һәм техникумны берләштерә, – ди Сергей Кравцов.

Ул шулай ук 2026 елгы кабул итү кампаниясенең төп үзенчәлекләрен атады. Алар арасында максатчан килешү нигезендә өстенлекле кабул итү, волонтерлык тәҗрибәсен шәхси казанышлар исемлегенә кертү бар.

Фото: tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading