– Ни өчен төрле тайпылышлары булган сабыйлар арта?
– Бу проблеманың төрле факторлары бар һәм алар бик күп. Мисал өчен, суны алсак та, ризыкларны алсак та, гомумән, экологик яктан тормышыбызны карасак та, чисталык, табигыйлек югала бара. Элек әби-бабаларыбыз агу сипмичә бәрәңгесен дә үстергән, үзләре сауган сөттән каймак, катык, маен да ясаган, ипи пешергән. Һава, экология чиста булгач, балалар да сау-сәламәт туган. Хәзерге тормышны начар дип әйтмим, юк. Табигый ризыклар да бар бит, әмма сабыйларның үсешен боза һәм туктата торганнары да, кызганыч, күп. Сәламәтлек ягыннан тайпылышлар шулай ук нәселдән дә килергә мөмкин. Йөкле вакытта ана кеше кичергән авыру-чирләр, вируслар да сабыйга йогынты ясамый калмый. Бала туганда да зәгыйфьләнә ала...
– Гаджетлар да йогынты ясамый калмыйдыр...
– Әйе, гаджет-телефоннар – иң мөһим, куркыныч “замана чире”! Һәр гаилә үзенең өенә күз салса, телевизор-телефоннан кала, робот-тузан суырткыч, колонка кебек электрониканы күрә ала. Алар безне уратып алган һәм барысы да нурланыш чыгарып тора, шул рәвешле ата-ананың һәм балаларның да сәламәтлегенә зыян килә.
Шулай ук балаларның телефон-планшетта утыруын да көйләргә кирәк. Сабый тәрбияви мультфильмнар караса, әлбәттә, бу файдага гына, ул күпмедер дәрәҗәдә белем ала дигән сүз. Әмма күп очракта авазлар белән генә аралашып йөри торган мульт-геройлар бар, бала аларны карап, үрнәк ала башлый. Шулай ук сабый телефонда гына утырса, аннан артык күп нәрсә таләп ителми: ата-ана бу яки теге сүзне кабатларга кушмый, аның белән уйнамый, үсеш ягыннан кирәк булган тәрбияви белем бирелми. Бала исә ялкаулана башлый, сөйләшми генә, ымлык-авазлар белән генә дә аңлатып була икәнен аңлый яки бөтенләй елап җиңәргә, теге яки бу әйберне сорарга өйрәнә. Чөнки әти-әни аны болай да аңлый, нәрсә кирәк шуны алып килеп бирә. Менә болай һич тә ярамый! Ата-аналар, үзегезнең балаларыгыз белән нәни вакыттан ук сөйләшегез, уен форматын кулланыгыз. Беләсезме, хәтта карындагы нарасыйга да аралашу кирәк. Алар: “мине көтәләрме, яраталармы?”, – дип уйланып ята, барысын да сизә. Карындагы нарасый белән сөйләшү-аралашу да аның үсешенә йогынты ясый!
Комментарийлар