Танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәеновны соңгы юлга озаттык.
Аңа 66 яшь иде.
Кояш кебек балкып торучы, түгәрәк йөзле Азат абыйны танымадым. Аның белән 2024 елның 5 маенда очрашып, зур әңгәмә корган идек. Әңгәмәбез 7 май көнне “Шәһри Казан. Язмыш” санында басылып чыкты. Ә 8 май, Азат абыйның 65 яшьлек юбилее иде. Шулвакыт ул: “Иң кызганычы зур гаиләбездән бакыйлыкка беренче булып әнкәй күчте. 66 яшендә яман шештән вафат булды”, - дигән иде. Ни кызганыч, үзе дә шул ук язмышны кабатлады...
Азат Хөсәеновны соңгы юлга Казанның 7 нче хастаханәсе моргының Хушлашу залыннан озаттык. Очраклы түгел. “Азат Хөсәеновны 7 нче клиник хастаханәдән озату очраклы түгел, чөнки ул шушы хастаханәнең чын дусты булды”, - дип сөйләде ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина. Азат Хөсәенов ревматология үзәгенең “Ак чәчәкләр” ансамбленең җитәкчесе булган. Ак халатлы ханымнар ир-егетләр артына качып еладылар... Азат абый хастаханә юлында йөргәннәрнең кәефен күтәрүче кеше булуын белүчеләр аз булгандыр әле. Әмма кешене сүзләр түгел, кылган гамәлләре бизи.
Аны һәркем ачык йөзле, киң күңелле, тыйнак кеше дип искә алды. Азат абый белән хушлашырга килүчеләр күп иде. Хастаханәнең хушлашу залына халык сыймады. Урын җитмәгәч, кемнәрдер хәтта урамда гына көтте. Чәчәкләр алып килгәннәр, хәтта чәчәкләрен салырга барып җитә алмады. Халык залдан чыгып киткәч, янә кереп, хушлашып, чәчәкләр калдырдылар. Азат Хөсәеновны хөрмәт итүче кешеләр күп булуына сөендем. Әмма бар гомерен иҗатка багышлаган шәхес белән хушлашу, һичшиксез, сәхнәдә узарга тиеш дип көендем. 500гә якын җырлар авторы, 100гә якын спектакльгә көй язган Азат абый өчен сәхнә табып булмаганмы икән? Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе бит ул... Аның хезмәте болай да күпвакыт “сәхнә артында” калды. Соңгы юлга озатканда булса да, аны сәхнә түрендә күрәсе килде. Моның өчен җаваплы кешеләр, билгеле, бар...
Кисәк кенә Шәмсия Җиһангирова белән әңгәмәбезне искә төшердем. Ул: “Ни аяныч үлгәч тә кешенең кадере юк икән. “Мәрһүмне соңгы юлга озату мәрасименә җыелышкач, без сезне онытмаячакбыз”, – дип сөрән сугалар. Ләкин бу бәхет, чын мәгънәсендә, бик азларга гына “елмая””, - дигән иде...
Азат Гаян улы Хөсәенов Казанның Киндери зиратында җирләнде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз! Урының оҗмахта булсын, Азат абый.
Азат Хөсәеновны озатырга килгән якыннары, иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре белән дә истәлекләрне барлап алдык.
Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: Авыр кайгыгызны уртаклашам. Ул халкыбыз тамырларыннан илһам алган бик зур шәхес. Аның иҗади мирасы күп еллар буе буыннан-буынга күчеп яшәр – аңа якты һәйкәл булып торыр. Аның исеме татар халкы һәм аның мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия – ул үз исемен алтын хәрефләр белән халкыбыз тарихына язып калдырды. Безнең бурыч – аның истәлеген саклау. Азат Хөсәеновка бездән хөрмәт булырга тиеш. Исеме безнең күңелләрдә яшәр.
Ленар Зарипов, Актаныш районы башлыгы: Бөтен Актаныш халкы исеменнән, шәхсән үземнең исемнән Азат абый гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашам. Азат Хөсәенов легендар шәхес. Язган җырлары күңелгә үтеп кереп, тормышның ни кадәр матур булуын аңлата. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Васыйм Вахитов, Актаныш якташлар җәмгыяте башлыгы: Хәйрия чараларында актив катнашты. Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән зур концерт узды. Азат авырса да, килеп, чыгыш ясады. Шундый сәләтле кеше иде. Халык белән бергә булды. Хуш, Азат, бәхил бул.
Илгиз Зәйниев, Камал театры: Режиссер буларак Азат абый белән эшләргә җай чыкмады. Әмма мин “Әкият” театрын җитәкчесе булганда без тыгыз элемтәдә булдык. Ул берничә рус спектакльләренә көйләр, җырлар иҗат итте. “Сказка о царе Султане” карагач, андагы көйләр рус халык җырларыдыр дип уйладым. Ә ул көйләрне Азат абый язган булган, шаккаттым. Чын халык композиторы иде. Ул иҗат иткән әсәрләрне халык җырлары дип уйлау, моны ачык исбатлый. Кеше буларак та ул беркайчан төшенкелеккә бирелмәде. Театрда очрашсак та, гел уен-көлке белән кәефне күтәрде.
Без аннан күпкә яшьрәк булсак та, кеше аермады. Һәркемгә хөрмәт белән карады. Камал театрында 1995 елдан “Җанкисәккәем” спектакле бара. Азат Хөсәенов шушы көйләрдә яшәячәк.
7 нче хастаханәнең ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина: 25 еллап бу хастаханәдә бер генә чара да Азат Хөсәеновтан башка үтмәде. Азат “Ак чәчәкләр” ансамбле җитәкчесе булды. Аның җитәкчелегендә кайларда гына чыгыш ясамадык! Ул безне филармония залларына кадәр менгерде. Үзе тыйнак, үзе шаян иде. Аз гына вакыты булса да, безнең үзәккә килеп керә, пианино янына утыра да: “Әйдә, җый авыруларыңны, бер җырлап алыйк әле”, – ди иде. Азат, син безгә бик җитмәссең. Син булмагач, пианинода уйнаучы да, баянда уйнаучы да булмас... Баш табиб соңгы чыгышыннан соң чәчәк бәйләмнәре бүләк иткән иде. Шулвакыт сабый шикелле сөенүең, бөтен залдагы шәфкать туташлары, табиблар сиңа алкышлавын мәңге онытмаячакмын. Гафу ит безне, бөтен кешене дә коткарып кала алмыйбыз шул. Без сине онытмабыз!
Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты: Без 21 ел күрше булдык. Азат һәрвакыт хәрәкәттә булды. Гаиләләре дә бик матур. Шундый рәхәт күрше иде, бернинди тавыш күтәрү, бәхәсләшү булмады, тату тордык. Азат яңа җыр язгач: “Георгий кер әле, җыр яздым. Тыңлап кара әле”, - дип әйтә иде. Минем шигырьләргә дә көй язды. Азатның болай кисәк китүе бик кызганыч. Аның вафаты турында хәбәрне ишеткәч, аптырап калдым. Миңа хәтта күрше төбәкләрдән: “Дөресме бу?”- дип сорап шалтыраттылар. Күренекле кеше иде. Урыннары оҗмахта булсын. Барыбызга да шунда китәсе, әмма ничек булса да, яшисе килә. Бик иртә китте...
Ркаил Зәйдулла, Язучылар берлеге рәисе: Сирәк булса да, аралашып яшәдек. Күңелендә кер, мәкер булмаган ихлас кеше иде. Ул минем кода да иде. Туйларда бергә утырдык. Минем юбилейга оештыручылар: “Җырлар кирәк”, - диде. Мин алай җыр өчен махсус шигырь язганым булмады, шуңа Азатка шалтыраттым. “Ркаил, җибәр генә. Язам”, - диде. Бер атнада да булмады, ул өч шигырьгә җыр язып җибәрде. Алар арасында Зәйнәб Фәрхетдинова башкаруында “Татар иле” җырын халык аеруча якын кабул итте. Бу зур югалту. Язмыштан узмыш юк шул. Урыннары оҗмахта булсын.
Азат Хөсәеновның бертуган апасы: Безнең энебез Азат сигез балалы гаиләдә җиденче бала булып туды. Бик сәләтле, тыйнак, акыллы кеше иде. Без аның иҗаты белән горурланып яшәдек. Берәребез туган көнен үткәрсә, туй булса, бөтен аппаратураны төяп кайтып, бәйрәм ясап китә иде. Барыгызга рәхмәт, аны озатырга килгәнегез өчен. Авыр туфрагы җиңел, урыннары оҗмах түрләрендә булсын.
Илсаф, Татарстанның халык артисты: Бик яхшы дус, эчкерсез кеше иде. Аның белән сөйләшергә рәхәт иде. Мин аның бер җырын гына башкарам, әмма ул үзеннән соң искиткеч җырлар калдырып китте. Аның спектакльләргә язган көйләре генә ни тора. Профессиональ музыка белгече, сәләтле кеше иде. Без аны бик юксыначакбыз. Кызганыч, иртә китте, әле бик күп җырлар язар иде. Аралашкан, белгән кеше белән хушлашырга килмәсәм, үземне бурычлы калган кебек хис итәм. Хәзер һәркем үз тормышы белән яши. Кеше авыргач йә бакыйлыкка күчкәч кенә игътибар итәбез кебек. Азат абыйның урыннары оҗмахта булсын.
Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты: Азат абыйга инсульт булганын белә идем. “Әниемнең җылы кочагы” тапшыруын төшергәндә: “Хәтерем дә юк”, - дип әйткән иде. Анда яман шеш булуын, белмәдем. Бик кызганыч... Үзем көйләр язгач: “Синең көйләрең болай да матур”, - дип кенә әйтә иде. Әмма мин аның Зәйнәб Фәрхетдинова репертуарында булагн җырларын башкарам. Бик зур югалту...
Нурзадә, Татарстанның атказанган артисты: Азат абый белән соңгы тапкыр 2024 елда санаторийда күрештек. Бик озаклап сөйләштек, ул инсульттан соң тернәкләнү уза иде. “Бүген минем җырларымны җырлыйсыңмы соң?”, - диде. Программага кертмәгән булсам да, тиз генә эзләп табып “Сагышлы җыр” белән “Сөю турында җыр”ны башкардым. Күңеле булган иде. Аннан соң да телефоннан аралашып алдык, җырлар турында сөйләштек. Искиткеч яхшы, кешелекле кеше иде. Ул безнең заманыбызның бөек композиторы, югары дәрәҗәдәге профессионал иде. Азат абыйны алай гына озатырга тиеш түгел идек. Күпме театрдагы спектакльләрдә әле дә аның җырлары яңгырый.
“Бичура” спектаклендәге “Сагышлы җыр” өчен генә дә әллә нинди исемнәр бирелергә тиеш иде бит. Эстрада җырчыларының күпчелегендә аның җырлары бар. Хәзер җырланмасаларда, яшьрәк вакытта җырлаган булырга мөмкин. “Сылукай” (“Айкала суларыгыз”) җырын күпләр халык җыры дип тә уйлыйдыр, билләһи... Урыннары оҗмахта булсын.
Людмила Белоусова, Яков Емельянов исемендәге мәдәния үзәк җитәкчесе: Җырчы Җәкәү йорты ачылган мәлдә очраклы гына Азатка шалтыратып тавыш режиссерларын белешкән идем. “Үзем киләм, әйдә бергә эшлибез”, - диде. Җырчы Җәкәү йортын бергә торгыздык дисәк тә буладыр. Бик яраттык без аны, ул да безне якын итте. Азат Актаныш районы Әтәс авылында туса да, керәшен авылы, Мөслим районы Усы авылында, үскән. Ул бөтен гадәтләрне, йолаларны да белә иде. “Без, без идек” җырын керәшеннәр халык җыры дип башкара. Җырның көен Азат Хөсәенов иҗат иткәнен белмиләр. Азат аны үскән авылына багышлап язган. Хәзер сәхнәдә җырларның авторларын да әйтәләр. Бервакыт аннан: “Авторны әйтмичә җырлау дөрес хәл түгел бит. Үпкәләмисеңме?” - дип сорадым. “Моның белән горурланам мин. Композитор исән чагында ук җырларын “халык җыры” дип бәяләү - зур дәрәҗә”, - дигән иде. Безнең бөтен чараларда Азат шушы җырны башкарды. Аның белән эшләү бик җиңел, рәхәт иде. Җырчы Җәкәү йорты, бөтен керәшен дөньясы өчен зур югалту.
Григорий Максимов хезмәттәше, дусты: Яңа елга котлаулар җибәргән идем, аңа җавап бирмәде. Ә Азат, гадәттә, хәбәрләрне җавапсыз калдырмады, шунда ук җавап бирде. Бераз күңелгә шик керде. Без Җырчы Җәкәү йортында бергә эшләдек. Һәр бәйрәмгә шигырьләр, җырлар әзерли идек. Азат мәктәптә дә эшләде бит әле. Балалар күңеленә дә юл таба белде ул. Азатның беркайчан авыр сүз әйткәне булмады. Ул бик ярдәмчел кеше иде. Урыннары оҗмахта булсын.
Комментарийлар