20 ел дәвамында төрле ачышлары белән республикабыз һәм илебезнең данын үстерә ул
Тарихи һәйкәлләрнең йөзен саклап калу өчен махсус матдәләр булдыру, магнит кырлары ярдәмендә күзәнәкләр белән идарә итү, арышның уңыш күрсәткечләрен арттырыга ярдәм итә торган эшкәртү ысулын уйлап табу – биология фәннәре докторы, КФУның Бионанотехнологияләр лабораториясе җитәкчесе Равил Фахруллинның фәнни эшчәнлеге киң тармакларны колачлый.
Равил Фахруллин кечкенәдән, династияне дәвам итеп, хәрби авиациядә хезмәт иткән бабасы һәм әтисе кебек, очучылыкка юл алырга ниятли. Әмма планнары чәлперәмә килә: күрү сәләте начарланып, аңа күзлек киертәләр. Ә авиациядә, бигрәк тә хәрби очучылыкта, сәламәтлеккә таләпләр бик катгый. Шулай итеп, аңа үзе өчен күкләрнең ябылуы белән килешергә һәм башка юл сайларга туры килә.
Әле аннан соң да фән сукмагыннан китәрмен дип һич уйламаган Равил. Ул аспирантурага укырга кергән вакытлар – 2000-нче еллар башы – фәннең төшенкелектә булган, шактый мөшкел хәлдәге чоры. Иске җиһазлар, чималлар булмау, акчасызлык... Бу елларда бик күп сәләтле галимнәр дә, күңелләре кайтып, фәнни эзләнүләренә нокта куя. Равил Фахруллин исә үзенең бу өлкәдә берегеп калуын уңыш дип саный. Вакытында кайтарылган яңа җиһаз һәм «Алгарыш» гранты булдырылуы, аңа фәнгә ныклап кереп китәргә ярдәм итә. Менә инде 20 ел дәвамында биолог төрле юнәлешләрдәге фундаменталь һәм гамәли ачышлары белән фәнни мәйданда республикабыз һәм илебезнең данын үстерә.
Галим белән фән өлкәсендәге бүгенге вазгыять, халыкара коллаборацияләр, фәнни ачышларны гамәли кулланышка кертеп җибәрү кыенлыклары һ.б. турында сөйләштек.

- Равил, авиация һәм биология – җир белән күк арасы. «Күктән җиргә төшү» җиңел булмагандыр?
- Мин хәрби баласы булгач, бер урыннан икенчесенә еш күчәргә – яшәү урыннарын, мәктәпләрне алмаштырырга, җайлашырга туры килде. Шуңа авиация турындагы хыяллар белән хушлашырга туры килгәч тә, минем өчен бу артык зур фаҗига булды дип санамыйм. Планнарны үзгәртергә, яңа юнәлеш сайларга туры килде. Шул ук вакытта биолог булу, фән юлыннан китү аңлы карар иде дип тә әйтә алмыйм. Мин 90нчы елларда белем алган бала. Бу чорда һөнәрне мөмкинлекләргә карап сайларга туры килә иде. Кая керә аласың – шунда барасың. Табигый фәннәргә карата кызыксынуым бар иде, әмма барыннан да бигрәк, тарихны үз итә идем. Ләкин, күрәсез, тарихчы булмадым. КФУның биология факультетына укырга кердем. Бу хакта бер дә үкенгәнем булмады үзе, чөнки химия һәм биология – төгәл фәннәр, бу юнәлештә эшләү җиңелрәк. Шул ук вакытта галимнәр инде күптән һәркайсы үз юнәлешендә генә эш итми, фәннәр үзара кисешә. Әйтик, мин Италиядәге хезмәттәшләрем белән тыгыз элемтәдә торам. Ә анда тарихи мирасны саклауга зур игътибар бирелә. Бу эштә биоматериаллар, биополимерлар ярдәмгә килә – без һәйкәлләрне күгәрекләрдән чистарту, озак вакыт суда яткан агач элементларны саклап калу, зыян күргән кулъязмалардагы текстны торгызу кебек юнәлешләрдә эшлибез. Шул рәвешле дисциплиналарның кисешүен күрәбез. Химия, биология тарихи бурычларны үтәүдә ярдәм итә.
- Сез фәнгә аяк басканда, бу өлкәдәге вазгыять җиңелләрдән булмаган. Яшь галимгә өметсезлеккә бирелмәскә нәрсә ярдәм итте?
- Россия фәнендә кадрлар упкыны күзәтелә. Хәзерге вакытта 50 яшьтә булган кешеләр арасында галимнәр бик сирәк. Нигездә, бу – галим буларак әле 1992 елга кадәр формалашкан кешеләр, йә минем кебек 1980-1985нче елларда туган буын. Миннән биш-ун яшькә өлкәнрәкләр фәндә бөтенләй юк диярлек.
Мин кандидатлык диссертациясен язганда, тәҗрибәләр үткәрү өчен кирәкле җиһазлар да юк иде. Беренче өч елда – юклык режимында эш итәргә туры килде. Даими ватылып торган иске җайланмаларда нәрсәдер корыштырырга тырыштык. Тәҗрибәләребез исә идеясе начар булганга түгел, ә техник яктан аларны башкару мөмкинлеге булмаганга килеп чыкмый иде. Вазгыять соңгы мизгелдә үзгәрде: аспирантура тәмамланырга бер ел кала кирәкле җиһаз кайтарылды. Һәм менә бу бер ел эчендә мин алдагы өч елга караганда күбрәк эш башкардым.
Аннары бәхетемә, 2006 елда «Алгарыш» гранты булдырылды. Һәм мин беренчеләрдән булып, грант хисабына чит илдә стажировка үтү мөмкинлегенә ия булдым.
- Күпләр фәннән китеп барган чорда Сезне бу өлкәдә нәрсә тотып калды?
- Монда ниндидер матур җавап юк. Бу уңыш эше дияр идем. Фәнни карьера, чын мәгънәдә, лотереяга охшаган иде ул чорда. Күп нәрсә шартларга: фәнни җитәкчегә, җиһазларга, мохиткә бәйле иде. Әйтик, минем бер төркемдәшемне мисалга китерергә мөмкин – ул кечкенәдән биолог булырга хыялланган, миннән күпкә талантлырак, олимпиадалар җиңүчесе булган. Ләкин аңа аспирантурада кыенга туры килде, фәнни төркем туплый алмады һәм нәтиҗәдә, фәннән китеп барды. Мондый тарихлар бик күп. Күзәтүләрем буенча, минем белән бергә укыганнарның 70 процентка якыны галим булып китмәде генә түгел, ә гомумән, биология белән шөгыльләнүдән туктады. Мин исә ныклап аякка басып, үз төркемемне формалаштыра алдым. Ләкин бу минем казанышым түгел, очраклылык дияр идем.
- Сез «Алгарыш» грантын телгә алдыгыз. Галим буларак аякка басуда чит илдә стажировка үтү нинди роль уйнады?
- «Алгарыш» гранты буенча Бөекбританиядә стажировка үтү галим буларак формалашуымда хәлиткеч булгандыр. Мин анда бик күпкә өйрәнә алдым. Бездәге юклык шартларыннан чит ил лабораториясенә килеп эләктем. Заманча җиһазлар, инфраструктура, фәнгә зур акчалар юнәлтелүен күреп шаккаттым. Моннан соң фәнне башкача күзаллый башладым. Соңрак миңа күп кенә илләрдә – Алмания, Италия, Франция, АКШ, Кытай, Көньяк Корея, Төркиядә, Казахстанда булып, коллегаларыбыз белән уртак проектларны гамәлгә ашыру бәхете елмайды. Мондый тәҗрибә фәнни фикерләүне нык киңәйтә һәм тәҗрибә эшчәнлегендә дә яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
- Фәндә булган ике дистә ел эчендәге төп эшчәнлек юнәлешләрегез, ачышларыгыз турында да сөйләп китегезче
- Кызыклы эшчәнлек юнәлешләремнең берсе күп күзәнәкле тормышның килеп чыгышын тикшерү булды. Без күзәнәкләр үзләре үк төркемнәргә берләшүенә ирешергә мөмкинлек биргән модельләр булдырдык. Бу турыдан-туры колониаль теорияне – күп күзәнәкле тереклек аерым күзәнәкләрнең берләшүе аша барлыкка килергә мөмкинлеген раслый. Шулай ук күзәнәкләр белән идарә итү өчен магнит кырын куллану буенча тәҗрибәләр үткәрдек. Бу, әйтик, медицинада билгеле бер даруны кирәкле урынга юнәлтү өчен кулланыла ала. Соңгы тәҗрибәләремнең берсе – орлыкларны, аерым алганда, бодайны эшкәртү технологиясе. Без һәллойсайт (галлуазит) – наноторбалар формасындагы табигый минерал кулланып, орлык өслегенә файдалы матдәләрне беркетү ысулын булдырдык. Орлыкны гадәти эшкәртүдән аермалы буларак, бу рәвешле матдәләр юылып төшми, зыянсыз эш итә, тамыр системасының үсешен яхшырта. Шушы ук ысулны орлыкларга карата гына түгел, ә, әйтик, чәчкә карата да кулланырга мөмкин. Мисал өчен чәч буяуларын, чәч сыйфатын яхшырту өчен чаралар җитештергәндә файдаланырга була. Үткәрелгән тикшеренүләрне бик озак санарга була...
– Бүген гамәли фәнне үстерүгә зур игътибар бирелә. Сез ясаган ачышларны киң кулланышка чыгаруда нинди кыенлыклар бар?
-Университет фәне күбрәк фундаменталь юнәлештә эшли. Идеяне масштаблаштыру өчен тулы бер чылбыр төзергә кирәк: башта фәнни эзләнүләр бара, аннары фәнни-конструкторлык эшчәнлек, шуннан соң киң тәҗрибәләр үткәрү, иң ахырда гына кулланышка кертү. Илебездә бу процесс җайланмаган дияр идем. Бездә, кызганычка, бизнес фәнни тикшеренүләрне финанслауда бик сирәк катнаша. Предприятиеләр әзер продуктны сатып алуны кулайрак күрә. Чит илдә идеяңне масштаблаштыру күпкә җиңелрәк.
- Соңгы елларда Россия фәне ничек үзгәрде?
- Җитди үзгәрешләр якынча 2012 елдан башланды. Фән үсешен куәтләүче программалар барлыкка килде, университетлардагы фән финанслана, җиһазлар сатып алына башлады, махсус лабораторияләр булдырылды. Хәзер Казанда күпчелек тикшеренүләрне чит илгә бармыйча үткәрергә мөмкин. Әмма проблемалар кала – мәсәлән, реактивлар логистикасы. Кайвакыт аларны берничә ай көтәргә туры килә. Әйткәнемчә, ачышларны гамәли киңлеккә күчерү чылбырын да җайларга кирәк. Тикшеренүләренең кәгазьдә генә калмыйча, кешелеккә файда китерүен нинди генә галим теләми икән?! Башка проблемалар да бар, билгеле. Чөнки фән торышы җәмгыятьтәге тулаем вазгыятьне чагылдыра. Әмма монысы инде башка мәкалә темасы...
Комментарийлар