16+

Балалар бакчасы тәрбиячесе 200 король пингвинының “әнисе” булган

Чилида 72 яшьлек тәрбияче 200 король пингвинын юкка чыгудан саклап калган.

Чилида 72 яшьлек тәрбияче 200 король пингвинын юкка чыгудан саклап калган.

Чилинең Утлы Җир төбәгендә яшәүче 72 яшьлек элеккеге балалар бакчасы тәрбиячесе Сесилия Дуран көтмәгәндә сирәк очрый торган король пингвиннарының төп сакчысы һәм “опекунына” әверелгән. Бүген аның ярдәмендә бухтада 200гә якын пингвин яши.

Сесилия пингвиннарны әле 1990нчы елларда ук үз җирендә күрә башлый. Әмма берникадәр вакыттан соң үзләрен “галим” дип таныштырган кешеләр кошларны чит илгә алып китә, һәм колония ун елдан артык юкка чыга.

2010 елда пингвиннар яңадан әйләнеп кайткач та, аларга тынычлык булмый. Туристлар сирәк кошлар белән фотога төшәргә тырыша, хәтта йомыркаларын урлый башлый. Нәтиҗәдә, популяция саны 90нан нибары сигезгә генә кала.

Шуннан соң Сесилия Дуран хәлне үз кулына алырга була. Ул үз фермасының бер өлешен киртәләп ала, шәхси тыюлык булдыра һәм тәүлек буе диярлек пингвиннарны саклый башлый.

— Көн саен монда термос һәм бутерброд белән килә идем. Кешеләр кошларны борчымасын өчен күзәттем, — дип искә ала ул.

Аның тырышлыгы нәтиҗәсез калмый. Соңгы елларда пингвиннар саны яңадан арта башлый. Узган ел исә 23 чеби исән калган — бу колония өчен рекордлы күрсәткеч.

Бүген Сесилия Дуранны Чилидә генә түгел, табигатьне саклау белән кызыксынучылар арасында да хөрмәт белән телгә алалар. Бер кеше тырышлыгы белән дә зур үзгәреш ясап булуын ул үз мисалында раслаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading