Студент тормышы - уку һәм белем алу чоры гына түгел, ә беренче тапкыр финанс бәйсезлеге белән очрашкан вакыт та.
Скопировать ссылку
Студент тормышы - уку һәм белем алу чоры гына түгел, ә беренче тапкыр финанс бәйсезлеге белән очрашкан вакыт та.
Еш кына студентлар ата-аналарыннан акча сорый, тулы булмаган эш көне эшли яки стипендиягә яши. Бурычка батмас өчен, акча тотарга өйрәнергә туры килә. Чыннан да, бәяләр көннән көн арта, ә яшь вакытта тормышның бөтен гүзәллеген тоеп каласы килә бит.
Мисал өчен Казан федераль университетында бюджетта укыган студентлар 2554 сум күләмендә стипендия ала. Ә нәрсәгә җитә соң бу акча? 58 җәмәгать транспортында йөрү яки кечкенә савытлы 20 стакан кофе, студентлар ашханәсендә 12 төшке аш. Әлбәттә, стипендиягә генә яшәү мөмкин түгел, шуңа да күпчелек студентлар өстәмә эштә эшли башлыйлар.
«Мин 1 сессияне уңышлы япкач, апрель аеннан 5 мең югары стипендия ала башладым. Чын дөресен әйткәндә, күпчелек акча юлга китә, күпмедер азык-төлеккә кала, әмма бу барыбер җитми. Бәхетемә, үз фатирымда яшим һәм торак турында борчылырга кирәкми. Башка чыгымнарны әти-әнием каплый» – дип бүлеште журналистика факультетының 1 курс студенты Әмирә Салаватуллина.
Тулай торакта яшәүчеләрнең күбесе башка шәһәрләрдән, алар инде әти-әни канатыннан чыккан, акча да үз кулларында: “Мин үзем Буадан. Тулай торакта яшәгән өчен ай саен якынча 1800 сум түлим. Стипендиягә генә яшәү берничек тә мөмкин түгел. Миңа аена аз дигәндә 20 мең кирәк. Бу әле күңел ачулардан башка. Кибетләрдә продуктларның бәясе һәр көн диярлек арта, әгәр үзең ашарга пешерәсең икән, атнага якынча 2 мең кирәк. Әле иртәдән кичкә кадәр укуда булганга, тәнәфес вакытларында да ашамыйча булмый, анысына айга 4 меңгә якын акча китә”, – дип сөйли 1 курс студенты Диана Халитова. Әле тулай торакта яшәүнең дә үзенең нечкәлекләре бар бит. Мәсәлән, студентлар шәһәрчегендә бер кер юып алу 130 сум тора икән. Студентларның әти-әниләреннән дә сораштым.
“Беренче ел аеруча авыр. Яңа уку елы башлангач дәфтәре, ручкасы башка вак-төяк нәрсәләр, кием кирәк. Мин кызыма ай саен билгеле бер күләмдә акча җибәреп торам”, – ди 1 курс студентының әтисе Шәүкәт Гыйлаҗиев.
Ә менә инде өлкән курс студентлары укуны эш белән бергә алып барырга өйрәнә. Алар әти-әниләреннән акча сорарга ояла башлый һәм үзләре ниндидер өстәмә эшләр эзләргә тотына. Күп кенә кеше официант булып эшли, интернетта акча эшләү ысулы таба.
«4 курста минем үземнең акча эшлисе килә башлады. Әлбәттә, әти-әнием булышты, ләкин мөстәкыйльлек тоясы килә бит. Кибеттә дә эшләп карадым, матурлык өлкәсен дә үзләштердем, гомумән төрле өлкәдә сынап карадым үземне. Шул ук вакытта, студент икәнемне дә онытмадым, университет үткәргән бәйрәмнәрдә катнаштым, “Мизгел” театр түгәрәгенә йөрдем. Бу вакытны бары тик җылылык белән генә искә алам!» – ди Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының чыгарылыш студенты Энҗе Тимербаева.
Комментарийлар