16+

Студентларга 1 млн сумга кадәр грант һәм яңа мөмкинлекләр: Татарстан яшьләренә нәрсә тәкъдим ителә?

Бәйгеләр, карьера баскычы буенча беренче адымнар — студентларга мөмкинлекләр турында сөйләделәр

Студентларга 1 млн сумга кадәр грант һәм яңа мөмкинлекләр: Татарстан яшьләренә нәрсә тәкъдим ителә?

Бәйгеләр, карьера баскычы буенча беренче адымнар — студентларга мөмкинлекләр турында сөйләделәр

Студентлар алдында зур мөмкинлекләр ачыла — шулардан файдаланырга гына кирәк

Студент еллары — һөнәргә беренче адымнар ясау, яңа кешеләр белән танышу, үз көчеңне сынап карау вакыты. Ә иң мөһиме — киләчәктә кем булырга теләгәнеңне аңлау чоры. Казан дәүләт аграр университетында уздырылган «Студентлыкка рәхим итегез» очрашуында яшьләрнең киләчәге, авыл хуҗалыгының бүгенге мөмкинлекләре, туган җиргә мәхәббәт, студентлар алдында ачылган мөмкинлекләр турында сөйләштеләр.

«Киләчәк үзеңнең кулларда»

Университет ректоры Илшат Нуриев беренче курс студентларын яңа тормыш башлану белән котлады. Аның сүзләренчә, студентларга бүген белем бирү генә түгел, аларны тормышка әзерләү дә мөһим.

— Һәрберегез безнең өчен бик кадерле. Сез — киләчәк. Якын елларда кем булып китүегез үзегездән тора. Шуңа күрә үз фикерегезне әйтергә, дөрес сораулар бирергә һәм мәгълүмат ташкыны арасыннан кирәклесен сайларга өйрәнегез, — диде ректор.

Форум. фото: Камалова

Ул яшьләрне туган җирләрен яратырга да чакырды. Аның фикеренчә, патриотизм зур сүзләрдән түгел, ә туган шәһәреңә, авылыңа, кешеләргә мәхәббәттән башлана. Үз җирен яраткан һәм нәрсә теләгәнен белгән кеше киләчәктә уңышка ирешә ала.

Форум. фото: Камалова

Аграр белгеч булу — оят түгел

Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов та катнашты. Ул үзе өчен авыл хуҗалыгының гади генә һөнәр түгеллеген, ә тормыш юлы булуын әйтте.

— Авыл минем өчен — зур бер дөнья. Аның тормышын, кешеләрен аңлау өчен анда туып-үсәргә, шул мохиттә яшәргә кирәк, — диде ул.

Бүген авыл хуҗалыгының элеккеге кебек түгеллеген дә ассызыклады Марат Әхмәтов. Хәзер бу тармакта заманча техника, фәнни алымнар һәм яңа технологияләр киң кулланыла.

— Бүген аграр белгеч булу оят түгел. Киресенчә, авыл хуҗалыгы технологик яктан күп кенә тармаклардан алда бара. Бу — фәнгә һәм заманча технологияләргә таянган өлкә, — диде ул.

Форум. фото: Камалова

Авыл эшче кулларга мохтаҗ

Татарстан авыл хуҗалыгы буенча Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе. Республика сөт җитештерү буенча да илдә беренче урында тора. Көн саен Татарстанда меңнәрчә тонна сөт җитештерелә. Бу зур хезмәт һәм заманча технологияләр таләп итә.Шуңа күрә бүген авыл хуҗалыгына яхшы белгечләр аеруча кирәк булуын ассызыклады Марат Әхмәтов.  Яшьләрнең шәһәргә омтылуы нәтиҗәсендә авылларда эшче куллар һәм белгечләр җитмәү проблемасы бик кискен төс ала. 

— Аграр һөнәр сайлау — яшь кеше өчен генә түгел, авылның киләчәге өчен дә мөһим. Авыл хуҗалыгын чын күңелдән яраткан, үз эшенә җаваплы караган яшь белгечләр генә бу тармакны алга алып бара ала, — дип белдерде Марат Әхмәтов.

Форум. фото: Камалова

Яшь чак — яшьнәр чак 

Татарстанда яшьләр өчен үсеш өчен мөмкинлекләр гаять күп. Республиканың яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов сүзләренчә, Татарстанда гомер итүче 4 миллион кешенең чиреге ул — яшьләр. Республикада 233 яшүсмерләр һәм яшьләр клубы, 46 яшьләр үзәге һәм 136 лагерь эшли. Казанда гына 70 яшьләр үзәге һәм клубы бар. Аларга 14-35 яшьтәге яшьләр бушлай йөри ала.

Яшьләр үз идеяләрен тормышка ашыра алсын өчен грантлар системасы гамәлдә. «Росмолодёжь. Гранты» проекты кысаларында егетләр-кызлар 1 миллион сумга кадәр ярдәм алу мөмкинлегенә ия. Шулай ук студентларга тәҗрибә тупларга һәм акча эшләргә мөмкинлек биргән студентлар хезмәт отрядлары эшли. 2023 елда алар ярдәмендә 16 меңгә якын кеше эшкә урнашкан. 

  • Татарстанда яшьләр өчен иҗади сәләтләрен ачу өчен дә төрле проектлар эшләп килә. Алар арасында «Созвездие-Йолдызлык», «Студентлар язы», «Премьера» фестивальләре һ.б. Карьера баскычы буенча үсәргә теләүчеләр өчен «Кадрлар резервы» проекты менә дигән мөмкинлек бирә.

Форум. фото: Камалова

«Студентлар лигасы» да үз чиратында яшьләр алдында төрле мөмкинлекләр ача. Һәр теләгән студент транспорт грантын алуга дәгъва итә ала, ел саен торак конкурсында катнашучы 49 активист «Социаль ипотека» программасы буенча фатир ачкычлары ала, медиа өлкәсе белән кызыксынучылар өчен медиамәктәп оештырыла, фән белән шөгыльләнүчеләр өчен дә проектлар гамәлдә. 

Очрашуда яшьләргә мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска киңәш иттеләр. «Үзегезгә ошаган юнәлешне эзләгез, төрле проектларда катнашыгыз. Берсе ошамаса, икенчесен сынап карагыз», — дип чакырдылар яшьләрне. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading