Быел 10нчы тапкыр дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак.
14 ноябрьдә диктантны – Татарстанда, 15 ноябрьдә – Россия субъектларында, 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүчеләр яза алачак. Әмма бу бүленеш – шартлы, теләгән кешеләр акциянең өч көнендә дә катнаша ала.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, ун ел эчендә “Татарча диктант” акциясе тулы бер хәрәкәткә әверелде һәм төрле катлам вәкилләрен, киң җәмәгатьчелекне колачлый. Татар телен белү дәрәҗәсен, грамоталылыкны тикшерү белән рәттән, ул татар телен популярлаштыру, телгә кызыксыну уяту максатын күздә тота. Соңгы елларда катнашучылар исәбе 1 миллионга җитә, дип билгеләде ул.
Татарстан һәм Башкортстанда диктант язу өчен Каюм Насыйриның “Кабуснамә” хикәясеннән өзек сайлап алынган. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевның “Җир йөзендә алты кыйтга”, чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк. КФУ Филология һәм мәдәниятара башланышлар институтының гомуми тетл белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Мөгътәсимова билгеләп киткәнчә, текстлар бүгенге заманга, бүгенге укучылар өчен яраклаштырылган, ә иң катлаулы ун сүзнең язылышы алдан ук күрсәтеп биреләчәк.
Хәзерге вакытта диктантта катнашу теләген Россиянең 68 төбәге, 26 ил белдергән. Быел беренче тапкыр акциягә Грузиядә яшәүче милләттәшләребез кушылган, узган елда Мисыр өстәлгән булган.
“Татарча диктант-2025” акциясенең кураторы Айзилә Абдрахманова искәртеп узганча, акциядә оффлайн (турыдан-туры диктант язу мәйданчыкларына килеп) һәм онлайн режимда (онлайн трансляция ярдәмендә өйдән) катнашырга мөмкин. Барлыгы бүгенге көндә 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән, алар саны әле тагын да артыр дип көтелә. Үзләрендә акция оештырырга теләгән һәр кеше “Татарча диктант” сайтында теркәлү узып, үз диктант язу ноктасын өсти ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар