16+

50 яшькә бүләккә – XIII фестиваль!

Моннан 12 ел элек, татар халкының мәшһүр ­җырчысы Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләш­терү максатында, затлы һәм зур фестиваль башлаган һәм юлыннан мыскал да тайпылмый баручы Рифат Фәттаховка да ­50 яшь. Ир-атлар өчен зурдан кубып сөйләшерлек яшь булмаса да, кылган гамәлләрне исәпләр, үзең һәм якыннарың, тирәңдәге сиңа өмет баглап торганнар алдында хисап...

50 яшькә бүләккә – XIII фестиваль!

Моннан 12 ел элек, татар халкының мәшһүр ­җырчысы Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләш­терү максатында, затлы һәм зур фестиваль башлаган һәм юлыннан мыскал да тайпылмый баручы Рифат Фәттаховка да ­50 яшь. Ир-атлар өчен зурдан кубып сөйләшерлек яшь булмаса да, кылган гамәлләрне исәпләр, үзең һәм якыннарың, тирәңдәге сиңа өмет баглап торганнар алдында хисап...

Моннан 12 ел элек, татар халкының мәшһүр ­җырчысы Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләш­терү максатында, затлы һәм зур фестиваль башлаган һәм юлыннан мыскал да тайпылмый баручы Рифат Фәттаховка да ­50 яшь. Ир-атлар өчен зурдан кубып сөйләшерлек яшь булмаса да, кылган гамәлләрне исәпләр, үзең һәм якыннарың, тирәңдәге сиңа өмет баглап торганнар алдында хисап тоту өчен сәбәп инде бу.
Рифат Фәттахов татарның гаять затлы басмаларын җитәкләгән мөхәррир иде.

Якташы Рәшит Ваһаповның төрле-­төрле «сандыкларда» тузан­нарын кузгатмый яткан фоторәсемнәрен, афишаларын, язмаларын, җырчы турындагы мәкаләләрне да шул елларда барлый башлады кебек ул. Инде аякта нык басып торган, данлы җырчы исемен кабат шаулатыр өчен дәрәҗәсе һәм дәрманы җитәрлек чакта. Рәшит Ваһапов турындагы альбом-китабы да җырчы турында энциклопедиягә тиң. Белүемчә, ул китап өчен күп мәгълүматны да шәхсән үзе туплады, югыйсә кул астындагы корреспондентларыннан да җыйдыра алыр иде. Хәтеремдә әле, Татарстанның халык артисты Җәвәһирә апа Сәләховадан интервью алырга баргач, ул миңа үзеннән-­үзе Ваһапов турында сөйли башлаган иде. Чөнки миннән алда гына Рифат Фәттахов килеп, нәкъ менә Рәшит абый хакында интервью алган, фотолар сайлаган, гәҗит кисемтәләрен җыйган. Җәвәһирә ­апада, озак еллар бер концерт бригадасында эшләгәнлектән, Рәшит абый хакында истәлекләр бихисап иде, әлбәттә. Рифат әфәнденең үзендә дә бар ул истәлекләр, үсмер чагында авылларына килгән артистларга «Сез Рәшит Ваһаповны беләсезме?» дип сорау би­рүе, җавап уңай булганда, Фәттаховларның ул артистларны мулдан кунак итүләре хакында XIII фестивальнең гала-концертын­да да искә алдылар, әнә «Шәһри Казан»га биргән әңгәмәсендә үзе дә сөйләгән.
Җыр фестивальләре аз түгел. Төрлесе бар - нигез­ләмәлесе, нигезләмәсезе, башланып өлгерми тукталганнары, купшылары, тыйнаклары... Әлеге фестивальләр арасында Рәшит Ваһапов исемендәгесе - җырчыга мөкиббәнлектән, яратудан, шәхеснең язмышын бар нечкәлекләре белән өйрәнүгә нигезләнгән яхшы мәгънәдәге фанатлыктан башланган. Уңышы да шунда аның.

Татар дәүләт филармония­се Концертлар залында узган гала-концерт 12 ел эчендә дистәләгән яңа тавышлар табып, аларны меңләгән тамашачыларга күрсәткән Рифат Фәттахов адресына тәбрик­ләүләр белән үрелеп барды. Пафоссыз, озын купшы тәбрикләүләрсез генә булмады, әлбәттә - чарасы шундый бит. Бүләкләр, сокланулар... берсе дә сәбәпсез түгел, хезмәтенә һәм үҗәт егетлегенә тәңгәл иде. Татарстан Президенты исеменнән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырган «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан, юбиляр туган Түбән Новгород өлкәсе хакимнә­реннән «Рәхмәт хатлары», Финляндия кунакларыннан дә­рәҗәле тәбрикләүләр...

Үзенең чыгышында Римма Ратникова:
- Фестиваль беренче адымнарын көрәш­тән баш­лады. Ваһапов исемендәге фестивальне әле гамәлгә куярга йөргән көннәрдә, «фестивальләр болай да аз түгел, бу фестиваль кирәкме икән», - дигән шикләр дә бар иде - бүген инде мондый сорау тумый. Ваһапов фестивале үзенең кирәклеген һәм мөһимлеген исбатлады, - диде.

Кичәнең «кызыл юл»ы, әлбәттә, музыка, җыр булды. Җырлар халкыбызның мәшһүр шәхесләре Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев истәлегенә дә, узган фестивальләрнең «алтын фонд»ын искә төшереп тә яңгырадылар. Онытылган киштәләрдән табылганнары да, заманыбызның эстрада классикасына әверелгәннәре дә бихисап иде.

Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры, Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» оркестры, Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» ансамбле, танылган җырчылар: Зөһрә Сәхәбиева, Венера Ганиева, Фердинанд Сәлахов, Илһам Вәлиев, Руслан Сәйфетдинов, Зөһрә Шәрифуллина, Ригина Вәлиева, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, «Болгар кызлары» төркеме, күренек­ле музыкантлар Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев, Айдар Гайнуллин, атаклы сүз остасы Рәшит Сабиров, асыл тавышлы яшь җырчылар Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Артур Шөгаепов, Гөлназ Асаева - гала-концертның эчтәлеген әнә шундый «йолдызлы» команда язды. Фестивальнең махсус кунагы - СССРның халык артисты Зураб Соткилава чыгышы, аның юбилярга һәм фестивальгә теләкләре музыка бәйрәменең дәрәҗәсен тагы да күтәрде.

Рифат Фәттаховның: «Концертка затлы, зыялы тамашачы килсә - бу минем өчен бик зур бүләк булыр иде», - дигән теләге дә тормышка ашты. Тамашачылар арасында күренекле галимнәр, җәмәгать эшлек­леләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, танылган артистлар, журналистлар бар иде. Ваһапов исемендәге фестиваль - дистә елдан артык татар зыялыларының игътибарын һәм ихтирамын казанып эшләүче фестиваль ул.

12 ел эчендә Россиянең 49 төбәгендә, дөньяның 11 илендә чыгышлар ясалган. Фестиваль канаты астыннан дистәләгән яшь җырчылар чыккан һәм татар җыр дөньясында үзләре хакында югары фикер тудырып өлгергәннәр. Бу фестиваль бары «тере» тавыш белән җырлауны гына кабул итә һәм беркайчан, беркемгә, хәтта зур исемле җырчыларга да фонограммага җырлау иреге бирми.

Ә иң мөһиме - фестивальнең «атасы» бар. Татарстанның һәм Россиянең ат­казанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Респуб­лика премиясе лауреаты, философия фәннәре кандидаты Рифат Фәттахов әле һаман фестивален үстерү, киңәйтү юнәлешендә һәм, кәефеннән күренгәнчә, туктарга җыенмый шикелле.



Шамил Абдюшев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading