Дәрәҗәле миссия белән баруыңны белгәндә, юл арытмый икән. Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының гастрольләре иде бу.
Нишләп йөрдек?
Көньяк Кореяга болай гына, ял итәргә генә баручыларны бездә күп очратмассыз. Беренчедән, ерак, икенчедән, ял итәр өчен Татарстан халкы Төркияне, Мисырны, Гарәп Әмирлекләрен күптәннән сайлап куйган инде. Өченчедән, Мәскәүдән Көньяк Корея башкаласы Сеулга очу бер кешегә 40 мең сум чамасына төшә. Башка җирдә (мәсәлән, Истанбулда) күчеп утырмыйча турыдан очып барып кайту 80 меңгә чыга дигән сүз. Истанбул аша очу матавыклы, ләкин арзанрак.
Беренче тапкыр оркестр бу илгә 2008 елда «Россия - Корея» сәнгать фестиваленә барган. Фестивальдә Шутиков оркестры Гран-прига лаек була һәм 2009 елда ук Татарстан музыкантларының биредә беренче зур гастрольләрен оештыралар. Быелгы бару - өченчесе. Чакыручы - «Татарстан - Корея дуслыгы» ассоциациясе президенты Су Мёнг Ким әфәнде. Без аны барыбыз да Мистер Ким дип йөрттек.
Мине, бирегә беренче килгән кешене, Кореяда Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрның никадәр популяр булуы сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Босунг, Сеул, Кёнджу, Тэджон, Тэгу - бу калаларда оркестр барлыгы җиде концерт куйды. Залларны тутырып килгән тамашачыларның кул чабуын «көчле» дип кенә бәяләү аз, кореялылар оркестр уйнаган һәр көйгә түшәм күтәрелерлек итеп алкышлыйлар. Анатолий Шутиковны «Браво, Шутиков!» дип, Татарстанның халык артисты Резеда Галимованы «Браво, Галимова!» дип каршылыйлар. Гастрольләргә махсус чакырылган Санкт-Петербургның Мария театры солисты Сергей Романов чыгышы, башыннан азагына кадәр, алкышлар астында бара. Резеда Галимова башкарган «Сөембикә» (Ренат Харис сүзләре, Резеда Ахиярова музыкасы) җыры, курайда һәм тальян гармунда оркестрга кушылып башкарылган «Талы бөгелеп тора» көе кореялыларның аерым мәхәббәтен казана. Чөнки татар көе белән кореялылар көендә охшашлык бар. Википедия дә: «Пентатоника является традиционным музыкальным строем для татар, марийцев, китайцев, корейцев, индейцев, эфиопов», - дип яза бит.
Рус балалайкасы биредә иң зур кызыксыну объекты, зур гөсләне дә концерттан соң сәхнәгә менеп тотып-тотып карыйлар. Хәер, курай да, баян да, жалейка да, уен коралларының башкалары да кызык кореялыларга.
Бу халыкның музыкага мөнәсәбәте чын-чынлап таң калдырырлык. Кореяда елга якын яшәп, телне тирәнтен өйрәнгән тәрҗемәчебез Аннаның әйтүенә караганда, кореялыларда күмәкләп - берничә гаиләме, туган-тумачамы, бергә җыелып караокега йөрү, ял, бәйрәм көннәрен җырлап уздыру бик популяр икән. Тамашачыларның алкышлау кимәле дә кызыклы. Алкыш - артистның яшәве дә, «орден-медальләре» дә ул, шунлыктан бу ил халкының оркестрга ничек кул чабуларын да күзәттем. Кореялылар бармакларын җәеп, учларын җилпуч сыман ачып, кул чабалар. Үзем шулай алкышлап карыйм - тавыш аз чыга.
Концерт заллары минимализм стилендә бизәлгән. Бәллүрләр дә, бәрхетләр дә, алтын йөгертелгән көзгеләр дә очрамады. Һәр сәхнә кашагасына зур итеп безнең оркестр фотосы басылган, «Татарстан оркестры» дип язылган, һәр концертка аерым программа бар.
Мистер Ким
Оркестрны Кореяга чакырган Ким әфәнде - кыйммәтле косметика ясау белән бәйле шәхси бизнесы булган эшмәкәр. Аның тыныч тормышына 2008 елда Шутиков оркестры килеп кермәгән булса, ул моңарчы да тыныч кына женьшень тамырыннан кремнарын ясап ятар иде. Оркестрга беренче күрүдә фанатларча гашыйк булган, шул гыйшкы аркасында үзен зур мәшәкатьләргә - зур оркестрны иленә күрсәтү эшенә дучар иткән чын меломан ул. Җитмеш кешене көн дә ашатып, йоклатып, ун көн буена көен көйләүне генә күз алдына китерсәң дә...
- Минем бу оркестрны әле Кытайда, Япониядә, Америкада да күрсәтәсем килә, - ди Ким әфәнде.
Булмас димә, эш чыкса, шул фанатлардан чыга бит.
Комментарийлар