Казан Ратушасында Голландия фотографы Гисберт Ханекроотның «АББАдан алып Заппага кадәр» дип аталган фотокүргәзмәсе ачылды.
KISS, Боб Марли, Мик Джаггер, Джон Леннон, Кит Ричардс, Боб Марли, Джо Кокер, Майлз Дэвис... дистә ел гомерен әнә шундый йолдызлар концертларында һәр мизгелне тарихи кадр итә алган фотограф - Казанда. Аның кадрларына эләккәндә, булачак поп-король Майкл Джексонга нибары 13 кенә яшь була әле. Никадәр динамика, хис, эмоция, ихласлык ул эшләрдә! Җитмәсә шәрехләвен күр! Әлеге фотоның нинди шартларда, кайда төшерелүе белән беррәттән, авторның мөнәсәбәте дә бирелә бару сине дә әлеге вакыйгаларның тере шаһитенә әйләндерә дә куя.
- Фотога төшергәндә бервакытта да синең тагын күпме вакытың калганын белмисең. Теләсә кайсы вакытта төркемнән берәү, ниһаять, үзенең модель түгел, ә музыкант икәнен әйтеп куярга яки менеджер: «Булды җитте», - дияргә мөмкин, - ди ул.
Шулай да ни өчен рок соң? Танылу өчен иң кыска юл булган өченме, әллә үлеп бетеп, музыкага мөкиббән булгангамы? Юк. Беренче чиратта фото эше торган. Музыка белән кызыксыну соңрак килә аңа.
- Бүген, әлбәттә, мин алар артыннан бер тотам калмыйча йөрмәс идем инде. Чөнки миңа да, аларга да күптән инде 18 яшь түгел, - ди ул.
Ачылышта катнашкан шәһәр мэры Илсур Метшин мондый күргәзмәнең казанлыларга көтелмәгән бүләк булуын һәм Мәдәният елында мондый сюрпризларның яңадан да булачагын вәгъдә итте.
Күргәзмә 23 ноябрьгә кадәр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар