Моңа кадәр Анатолий үзе дә урта гасыр сугышлары белән кызыксынган. «Өч мушкетер», «Робин Гуд» фильмнарында үскән егет берара фехтование белән дә шөгыльләнгән. Солдат киемнәрен алыштыруга, кабат теге егетне эзләп табып, үзен дә шушы кыр уеннарына алып баруын сораган. Шулай итеп, Анатолий беренче ролен 2001 елда башкарган.
- Безгә Ходай тарафыннан, күп дигәндә, 80-90 ел яшәргә бирелгән. Ләкин бу вакыт аралыгында без бары тик бер тормыш юлы үтәбез. Ә монда башка кеше ролен башкарып, син үзеңне, әйләнә-тирәдәгеләрне яхшырак аңлый башлыйсың, - ди ул.
- Моның белән, без үлгәннән соң да тормыш бар, дип әйтәсебез килә. Соңыннан кеше уеннарга яңа образда килеп кушыла, - ди Анатолий.
Актерлар өчен монда берничә язылмаган канун бар, алардан чигенергә һич ярамый. Мәсәлән, уен территориясендә тәмәке тартырга, кәрәзле телефон һәм башка замана техникасын кулланырга ярамый. Бары тик палаткаңда гына син образдан чыга аласың, калган җирдә сайлаган ролеңдә булырга тиешсең.
Анатолий һәр роленә җентекләп әзерләнә, уеннарга кадәр бик күп әдәбият белән таныша икән. Иң истә калган роле дип «Умереть в Иерусалиме» әсәрендәге вәзир образын атый ул.
- Ул рольне башкарып чыгар өчен бик күп көч сарыф иттем. Чөнки монда минем өчен бөтенләй башка милләт, башка дин вәкиле тормышын уйнарга кирәк иде. Хәтта шәригать кануннарына кадәр өйрәндем. Миңа мөселман кешесенең тормыш-көнкүреше кызыклы булып китте. Гаиләсен, Аллаһны яратучы, ислам динен үстерүгә күп көч керткән шәхесне уйнау зур җаваплылык та әле. Шушы рольне башкарганнан сон, минем ислам диненә карашым тамырдан үзгәрде. Православие динендәгеләрнең мөселманнар турында бөтенләй дөрес фикердә булмавына төшендем, - ди танышым.
Комментарийлар