16+

"Авыр вакытлар булса да, арт-резиденциядә эш тукталмый"

“Созвездие-Йолдызлык” театр сезонын яңа бинада ачты. Җәен арт-резиденциядә янгын булу сәбәпле, спектакльләр вакытлыча А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә күрсәтеләчәк. "Киләсе елга арт-резиденция ишекләре янәдән ачылыр дип өметләнәбез", дип ышандырды ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

"Авыр вакытлар булса да, арт-резиденциядә эш тукталмый"

“Созвездие-Йолдызлык” театр сезонын яңа бинада ачты. Җәен арт-резиденциядә янгын булу сәбәпле, спектакльләр вакытлыча А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә күрсәтеләчәк. "Киләсе елга арт-резиденция ишекләре янәдән ачылыр дип өметләнәбез", дип ышандырды ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

– “Созвездие-Йолдызлык” яңа йолдызлар кабыза. Бу хәрәкәткә елдан-ел талантлы балалар кушыла. Авыр вакытлар булса да, арт-резиденциядә эш тукталмый. Хәзерге вакытта бинаны табигать шартларыннан саклау өчен чаралар күрелде. Төзекләндерү эшләрен башлап җибәрәчәкбез. Киләсе елга арт-резиденция ишекләре янәдән ачылыр дип өметләнәбез, – диде яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Башка сәхнәдә булса да, театрның яңа сезонга планнары зурдан. Арт-резиденция тамашачылар игътибарына әзербәйҗан композиторы Узеир Гаджибековның “Аршин мал алан” музыкаль комедиясен тәкъдим итте. 
– “Аршин мал алан” башка әсәрләрдән үзенчәлекле конфликт белән аерылып тора. Комедия – мәхәббәт, яхшылык һәм бәхет турында. Спектакльнең рус телендәге тәрҗемәсен кулландык. Без классик вариантка тукталдык, өстәмә үзгәрешләр кертмәдек. Тиздән татар телендә “Ерак йолдыз яктысы” һәм Рәшит Заһидуллин куелышында спектакль күрсәтәчәкбез, – диде “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясенең баш режиссеры Александр Туманов.

“Аршин мал алан” спектакле әзербәйҗаннарның үзенчәлекле гореф-гадәтен сурәтли. Гадәттә, яшь кызларның кем белән гаилә корасын ата-аналар хәл иткән. Егетләргә булачак тормыш иптәшен, туйга кадәр күрергә рөхсәт ителмәгән. Яшь сәүдәгәр Әскәр, бу кагыйдәгә каршы чыга.
– “Аршин мал алан” спектаклен Михаил Борисов истәлегенә багышладык. Ул ГИТИС һәм Б.В.Щукин исемендәге театр институты остазы иде. Арт-резиденция артистларының күбесе анда белем алды, шуңа күрә без әсәр белән күптән таныш. 9 ел үткәч, янәдән Султанбек образына әйләнеп кайттым. Ул кызын кияүгә биреп, үзенә дә сөйгән яр табарга тели. Әсәр бик күңелле, тамашачыларны көтеп калабыз, – диде Искәндәр Нуриҗанов.

17 сентябрь әлеге спектакльне Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә карап була. Ә 12 октябрь А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә “Ерак йолдыз яктысы” әсәре сәхнәгә куелачак. Исегезгә төшерәбез, билетларны “Пушкин картасы” ярдәмендә дә алып була.

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading