16+

Айдар Фәйзрахманов: “Кем капкасыннан чыкканыгызны онытмагыз”

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты – Айдар Фәйзрахмановның гомер юлы турында “Юлын белгән арымас” китабы дөнья күрде. Татарстан республикасы президенты ярдәме белән, китап 1 мең тираж белән республика китапханәләренә һәм төбәкләрдә яшәгән татарларга таралды. 

Айдар Фәйзрахманов: “Кем капкасыннан чыкканыгызны онытмагыз”

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты – Айдар Фәйзрахмановның гомер юлы турында “Юлын белгән арымас” китабы дөнья күрде. Татарстан республикасы президенты ярдәме белән, китап 1 мең тираж белән республика китапханәләренә һәм төбәкләрдә яшәгән татарларга таралды. 

“Үзем дә көндәлек яза башладым”

– Равил Фәйзуллин китап язарга этәрде. Ул үзенең китабын бүләк итте һәм "Шушы юнәлештә эшлә", диде. Китап бик җайлы эшләнде. Мин сөйләдем, Гөлинә шыпырт кына теркәп барды. Якынча 3 айда китап әзер дә булды. Балачагымны, иң якты хәтирәләремне искә алдык, бик тату, юнәлешле эшләдек, – диде Айдар Фәйзрахманов.

Китапта шәхси архивтан фотосурәтләр, олуг шәхесләрнең истәлекләрен, Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырларга ноталарны да табып була. Җырчының хатирәләрен кәгазьгә күчергән Гөлинә Гыймадова да: “Айдар абый үзгәртә”, – дип әйтә.

 – Китап эшләгәндә илһамланып китәсең. Айдар абый яныннан кайтасың, “Сеңлем, яза алдыңмы”, дип сорый. Бу китап Айдар Фәйзрахманов турында түгел. Ул Айдар абый мисалында чын татар гаиләсе нинди булырга тиеш икәнлеген сурәтли. Бөтен яшәешне колачларга тырыштык, әмма барысыннан да Айдар абыйның әнисе, туганнары белән алышкан хатлары кадерле. Мине әнисенең көндәлеге дә үзгәртте. Хәзер үзем дә көндәлек яза башладым, – ди китапның автор-төзүчесе, мөхәррире Гөлинә Гыймадова. 

Китаптагы «Ана көндәлеге» бүлегенә үземнең дә күзем төште. Андагы иң чиста, саф мәхәббәт хисләренә таң калырлык. “Иртәнге чәйне эчкәндә, төпчек улым мине онытты, дип елап та алган идем” сүзләрен укыгач, һәркем үзенең бердәнберен искә аладыр. 

– Һәрвакыт нечкә күңелле булдым. Абый-апалар мәктәпне бетереп киткәч, авылда әни белән икәү калдык. Ул вакытта Илһам Шакировның пластинкасы чыкты. Аны тыңлагач күңел тула иде. Нечкә күңелле булу дөньяны тоемларга өйрәтте, – ди җырчы. 

Истәлекләргә бирелеп киткәч, Айдар абый тагын бер кызык хәл турында искә төшерде.
– Нәҗип Җиһанов опера һәм балет театрына артистларны үзе җыя иде. Минем армиягә барасы бар. Бу мәсьәләне үзем чишәм, диде. Армиягә бару чын горурлык иде бит. Әнигә сау-сәламәт итеп үстергәне өчен рәхмәтләр укыдым. Консерваторияне бетердем. 13е көнне премьерада чыгыш ясадым, 15е армиягә киттем, – ди ул.

– Китапта иң якты хәтирәгез нинди?

– Балачагым шулкадәр матур үтте. Кайда гына барсак та, әниемнең әйтә торган бер гыйбәрәсе бар иде: “Кем капкасыннан чыкканыгызны онытмагыз”. Минем бу сүзләрне әзрәк киңәйтеп, татарлыгыгызны онытмагыз, дип әйтәсем килә. 

– Нәрсә турында хыялланасыз?

– Югалган әйберләрне кире кайтару юнәлешендә эшләргә кирәк. Мин эстраданы гына алмыйм. Күренмичә яткан әйберләр хәзер өскә калкып чыкты. Элек эстрада мәҗлестә генә иде. Югары уку йортларыннан нота белмәүче кадрлар чыга.  Бүген киң тамашачыбыз да бик түбән дәрәҗәдә. Әгәр ул концертка күңел ачарга килә икән, шешәгә “тәмле” су салып авыз итеп утырса... Элек концерттан сәнгати җылылык алдык. “Олы юл әйтте” циклларында без шушы юнәлештә эшләргә тырышабыз, – диде Айдар Фәйзрахманов.

Айдар Фәйзрахманов мәктәбен үткәннәр аның сәгате 15 минутка алдан йөрүен дә, кирәк вакытта тәлапчән булганын да белә. Айдар абыйның девизы буенча: “Бар да тәртиптә булырга тиеш”.

Айдар Фәйзрахманов 30 гыйнвар туган көнен билгеләп үтә. Бу кичәдә җырлардан кала, шигырьләр укылачак, китаптан өзекләрдә күрсәтеләчәк.  “Юлны белгән арымас” киң тамашачыга тәкъдим итәчәкләр. Рәхим итегез!

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    📝🤲🤲🤲🤲🤲✊

    Мөһим

    loading