16+

«Балачак җыры»: балачак җырсыз-көйсез була алмый

Әле кайчан гына татар телендә балалар җырлары бармак белән генә санарлык иде. Шуңа да сабыйларыбыз үзләре кичермәгән хисле өлкәннәр җырын җырларга мәҗбүр иде. Балачак җырсыз-көйсез була алмый бит инде.

«Балачак җыры»: балачак җырсыз-көйсез була алмый

Әле кайчан гына татар телендә балалар җырлары бармак белән генә санарлык иде. Шуңа да сабыйларыбыз үзләре кичермәгән хисле өлкәннәр җырын җырларга мәҗбүр иде. Балачак җырсыз-көйсез була алмый бит инде.

Ә бүген малайлар-кызлар талантлы шагыйрь һәм композиторларның үзләренә атап язылган җырларын яңгыраталар. Иң шәп җырларны 12 ноябрь көнне башкалабыз үзәгендә урнашкан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсеннән тыңлап хозурландык. “Балачак җыры” Халыкара балалар җыры бәйгесенең 5 еллыгын олысы да, кечесе дә шулай бәйрәм итте ул көнне.
Бер уйлаганда, 5 ел ул бик аз вакыт кебек. Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче “ШАЯН ТВ” каналы 5 ел элек башлап җибәргән әлеге конкурс хәерле сәгатьтә булып чыкты. Балачакның шәп җырларсыз булуына эчләре пошкан бик күпләр (500 автор) күңелләрен җилкән итеп, иҗат диңгезендә йөзде, төбеннән энҗеләр эзләде. Ә тапканнар мәрҗән итеп тезеп, моңга төреп, балаларга бүләк иттеләр. Шулай теп, 5 ел эчендә 50 автор тырышлыгы белән 25 яңа шәп җыр туды, аларның һәрберсенә клип төшерелде һәм алар хитларга әйләнде. Ел саен җиңү яулаган җырлар ноталары белән китап булып басылып чыгып, бакчаларга, мәктәпләргә таратылды. “Балачак җыры” циклы кысаларында 50 концерт куелып, аларны 25 000 бала карап хушланган. 
Шуның кадәр күп хезмәт куеп, зур уңышларга ирешкән “Балачак җыры”ның беренче нәни юбилеенда шушы җиңгән җырлар яңгырады. Аларны “Сәйлән” фестивале җиңүчеләре башкарды. Замана балаларының үз туган телебездә җырлауларын ишетү күңелдә милләтебез киләчәгенә өмет уятты. Балачак җыры аларга туган телебезнең бөтен ямен-тәмен җиткереп кенә калмый, җитәкләп уңышларга таба ияртеп тә бара икән бит. 
Балачак бәйрәме могҗизасыз гына була димени? Монда да эреле-ваклы экраннардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый торган бер төркем балалар Вакыт машианасын эзләп, адашып, кызыклы да, сәер дә хәлләргә тап булдылар. “Сәйлән” фестивале җиңүчеләре башкаруында биш ел эчендә җиңү яулаган җырлар аларга дөрес юлны табарга булышты, милли тамырларыбыздан аерылмаска кирәклеген искәртте. Ул җырларның һәммәсе дә туган телебезгә мәдһия җырлый, халкыбызны данлый һәм татар баласы булуың белән горурлану хисләре тудыра. 
Әле алты гына ел яшәвенә карамастан, “ШАЯН ТВ” ныклы зур адымнар белән өметле карап, киләчәккә бара. Уңышлары да шактый. Муса Җәлил премиясе алганда бер котлаган идек. Инде менә күптән түгел генә “ТЭФИ – KIDS 2024 милли премиясенә ия булуы белән алкышлыйбыз үзен. Ә Шаяннар үзләре “Балачак җыры” конкурсы өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан республиксында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә, аның рәисе Марат Готыф улы Әхмәтовка олы рәхмәтле. Бу бәйге нәкъ менә шушы комиссия ярдәме белән биш ел рәттән оештырылып һәм үткәрелеп килә. Бәйрәмдә “Сәйлән” фестивале җиңүчеләренә (киләчәкнең халык артистларына) лаеклы бүләкләрне дә Марат Әхмәтов үзе тапшырды. 
Бәйрәмнең азагында Биектау кызы Амелия Феофанова “Сәйлән” фестиваленең Гран-приена ия булды. Бу сөйкемле, тырыш, талантлы кыз 5 ел элек минем Наилә Яхина белән бергә иҗат иткән “Тылсымлы “Туган тел” җыры белән җиңү яулаган иде. 

Фото: https://shayantv.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading