Ул - хыял кызы. Хыялый күңелен җиhандагы бар нәрсә хисләндерә. Болыт арасыннан чыккан кояш , җылы яктан туган нигезен сагынып кайткан очар кошлар моңы, яшел урман шавы - барысы да йөрәгендә кайтаваз булып ярала hәм шигырьләрендә чагыла.
Эльвира Әхмәтова күңел кылларындагы моңны рифмаларга салып кәгазьгә төшерә. Шуңадыр, hәр ике шигыренең берсенә диярлек композитлар җыр яза. Аның күптән түгел дөнья күргән "Үзең булып кал" шигырьләр җыентыгын өйрәнеп , алган тәэсирләремә нигезләнеп урта кул язучы каләм иясе буларак, китабын бәян итәргә алынуым иде диеп мөкатдимә язып куйдым. Бу минем кебек шигырь сөючеләргә мөрәҗәгать итүем.
Эльвира Әхмәтованы шактый еллар беләм, иҗаты белән кызыксынып барам. Кулымда яңа басылган шигъри җыентык. Авторның биредә 180нән артык иҗат җимеше. Кереш сүзне китапка Галимҗан Гыйльманов язган. Әдәбият дөньясы шундый ул: кем өчендер шәп язылган китапны икенче берәүнең бөтенләй кабул итмәве дә мөмкин. Монда үпкәләп, күңел төшереп йөрү дә дөрес булмас. Миңа килгәндә, бирелеп, сокланып укыдым, самими язылган, саф тойгылы шигырьләр өстенлек итә. Ә уйларым шигъри җанлы кызның балачагына, туган авылына алып кайта.
Мине тәэсирләндергән шигырьләреннән өзекләр китерәм. Яшьлекне, гамьсез балачакны сагыну мәдхиясе булып яңгыраган "Балачагым"нан:
"Балачакка кайтам уйларымда
Туып үскән газиз йортыма
Дәшәр кебек иртән назлап әнкәй
Уян балам, чәең суына
Ә күңелем минем
Ә йөрәгем минем
Бик сагына сезне, сагына
Тик бер күрер идем
Кайтып килер идем
Шаулап үскән имән янына ...."
Сүз кыйммәтенең тылсымына төшенгән автор , тәннәрне чымырдатырга, бәгырьләрне өзеп еларга мәҗбүр. "Киләчәкне төшенү өчен аның көзгесе булган үткәнне төшенергә кирәк" дигән юлларны кайсыдыр язучыдан укыган бар. Нечкә күңелле шигърият әhеле шул үткәненнән нур- җылы алып яши булыр.
" .... Серен бирми бүре, адашса да,
Күзгә карап укый уйларны.
Төп мәгънәсе көрәш - яшәү өчен!
Кеше бүреләрне аңлармы?
Мин дә шулай кайчак ялгыз калам ,
Мин дә шулай кайчак адашам .
Язмыш даласыннан бәхет эзләп,
Тормыш буйлап атлап мин барам."
«Бүре» - фәлсәфи шигырь, күңелгә тия, уйландыра , автор үзенең тормышын, хис-кичерешләрен ялгыз бүре образы белән чагыштыра. Димәк, шагыйрәдә бүрегә хас бәйсезлек ярату hәм кыю фикер бар.
"Канатым юк . Оча алмыйм.
Җирдә яшим, җирдән атлыйм.
Теләсәм дә язмышларны
Читләтеп мин уза алмыйм.
Мин гап- гади бер хатын - кыз.
Бер көләмен йә бер елыйм.
Гөнаhларым да юк түгел.
Кайчан эшлим, аннан уйлыйм.
Сагынамын. Яратамын.
Үпкәлимен. Гафу итәм.
Минем кебек хыялый җан
Бу дөньяда юктыр бүтән…» ( Хыялый)
Бу юлларны укыганда гап-гади хыялый кызның кичерешләре, күңеленең сафлыгы, яшәеше, сагышлы мәхәббәте, тормыштагы тоткан үз урыны бәян ителә. Җылы хисле язылган. Шигъри җанлы геройда ялкын бар, ул яна , уйлый, куана, үкенә hәм үзенә дөрес бәя бирә белә. Шапырынмыйча, күкрәк какмыйча, ә татар хатыннарына хас тыйнаклык белән.
Эльвира Әхмәтова шигырьләренең үз урыны, үз кыйммәте бар . Алар белән танышкан hәр укучы рухи тәгам җыяр. Чөнки автор кешеләр күңелен нурландыра белә. Шигырьләре музыкаль яңгырашлы, аhәңле . Аларда ил язмышына битараф булмаган, уйлану-сызланулар да, туган җирне олылау да, мәңгелек Сөю-мәхәббәт темасы да, милләт турында уйлануларда. hәм иң мөhиме, әйтәсе килгән сүзен, фикерен көчләп такмый. Фикер йөртергә урын калдыра.
Афәрин, хыялый күңелле шагыйрә! Син - шигъри дөнья алиhәсе. Каләмең чарлана бара. Киләчәктә яңа иҗат җимешләреңне көтәбез!
Лилия Хәмидуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар