16+

Каләм тибрәтүчеләр өчен яңа бәйге! Син дә катнаш!

3 ноябрьдә балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәр конкурсына гаризалар кабул ителә башлый.

Каләм тибрәтүчеләр өчен яңа бәйге! Син дә катнаш!

3 ноябрьдә балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәр конкурсына гаризалар кабул ителә башлый.

— Бу-безнең өчен күптән көтелгән вакыйга, безнең хыялыбыз. Яшүсмерләр, балалар өчен иҗат итүче язучылар, каләм әһелләрен кызыксындыру нияте белән, яшүсмерләр, балалар әдәбиятын тагын да баетыр өчен шушындый конкурс игълан ителде.

Роберт Миңнуллинны барыбыз да балачактан ук беләбез, хөрмәт итәбез. Иң күренекле шагыйрьләребезнең берсе. Аның иҗаты, балалар өчен язган шигырьләре татар тарихына мәңгегә кереп калыр. Алар бүген дә актуаль. Исемен мәңгеләштерү ниятеннән дә, без бу конкурска Роберт Миңнуллин исемен кушарга булдык. Менә шушындый яңа бер зур эш башлап җибәрдек, - диде Татарстан мәдәният министрының урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Конкурсның гомуми бүләкләү фонды: 900 мең сум.
Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителә: «Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы прозаик әсәр» (повесть яки хикәя): I урын - 100 мең сум, II урын - 80 мең сум, III урын - 60 мең сум;

«Иң яхшы комикс» (рәсемнәре иллюстрацияләрдә таратыла торган хикәя): I урын - 120 мең сум; II урын - 90 мең сум; III урын - 70 мең сум.
«Иң яхшы скетч» (комедия яки кискен эчтәлектәге гамәлдәге затлар саны зур булмаган бер актлы пьеса): (I урын - 90 мең сум; II урын - 70 мең сум; III урын - 50 мең сум).
«Иң яхшысы балалар шигыре (шигырьләр яки поэмалар циклы»): I урын - 80 мең сум; II урын - 50 мең сум; III урын - 40 мең сум.

— Балалар әдәбияты әле ул бездә, башка халыклар белән чагыштырганда, начар түгел. Менә үсмерләр өчен әсәрләр бик аз языла. Бөтенләй юк диясем килми инде – язучылар бар, ләкин бик сирәк. Без укып үскән авторларны хәзерге үсмерләр укымый – яңача кирәк. Без, әлбәттә, бу конкурс белән бөтен теләгәнне колачлап ала алмабыз, ләкин татар балалары, үсмерләре укый торган күпмедер әсәрләр тумасмы дигән өмет белән шушы премияне игълан итәбез. Биш-алты гына яхшы әсәр язылса да, безнең теләгебез чынга ашкан дип кабул итәргә була, - дип сөйләде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Конкурска гаризалар 2021 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Нигезләмә белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Җиңүчеләрне 2021 елның 15 декабренә кадәр игълан итәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading