16+

“Барысы да шедевр булып бетә алмый”

“Яңа татар җыры” конкурсының финалы үтте. Ул татар музыкаль индустриясен яңа җырлар белән төрләндерү, үстерүгә юнәлтелгән.

“Барысы да шедевр булып бетә алмый”

“Яңа татар җыры” конкурсының финалы үтте. Ул татар музыкаль индустриясен яңа җырлар белән төрләндерү, үстерүгә юнәлтелгән.

Бәйгедә яшь чикләүләре юк, шуңа күрә танылган композиторлар белән яшь буын бер сәхнәне бүлде. Бәйге ике номинациядә үтте: “Иң яхшы балалар җыры” һәм “Иң яхшы татар җыры”.

– Быел җырларны азрак сайлап алабыз. Сыйфатка ныграк игътибар итәбез. Беренче елны 350 дән артык җыр килгән иде, узган елны 249, быел 200. Киләчәктә тагын да сыйфатлырак җырлар ишетәсебез килә.  Иң өлкән катнашучыбызга – 92 яшь. Ул легендар шәхесебез – Мәсгут Имашев. Без аңа да, башкаларга да уңышлар телибез, – диде бәйгенең генераль продюссеры Рифат Фәттәхов.

Жюри әгъзалары рәтенә композитор, шагыйрь, Татарстанның халык артистлары, продюсерлар керде. Жюри рәисе вазифасын исә Татарстанның халык шагыйре – Разил Вәлиев башкарды.

– Бәйгегә килгән җырларның барысы да шедевр булып бетә алмый. Әмма арасында бик матурлары да бар. Салих Сәйдәшев заманында, сугышка кадәр, сугыштан соң да җырлар күп язылган. Аларның барысы да калмаган бит. Иләктән иләнә-иләнә халык күңелендә сакланып калган. Бәйгедә андый җырлар да бар. Тәҗрибәле авторлар белән үз юлларын башлаучыларның бер казанда кайнавы әйбәт, – диде ул. 
Разил Вәлиев бәйгедә катнашучыларга мастер-класс оештыру теләген дә белдерде. “Чын татар җыры булыр өчен көйгә, шигырьгә нәрсә җитми? Шул темага фикер алышасым килә, чөнки аларның андый мәктәбе юк”, – диде шагыйрь. 

Бәйгенең иң яшь катнашучысы Мөслимнән килгән икән. Илвир Габдрахмановка 15 яшь кенә булса да, ул үз җырын иҗат итеп, сәхнәдә башкарды. Ә җыры, җәмәгать, туган авылы турында.

– Авылыма булган хисләремне җырда чагылдырдым. Бу минем беренче тәҗрибәм. Кечкенәрәк вакытта шигырьләр язып караган идем. Гитарада уйнарга өйрәндем дә эшләп карадым. Киләчәкне татар эстрадасы белән бәйлисе килә. Сәхнәне яратам, – диде Илвир.
“Яңа татар җыры” бәйгесенең гала-концерты 18 мартта “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үтәчәк. Килми калмагыз!

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading