16+

Без бәйрәм яратабыз!

Аеруча шундый күңелле язны каршы алу - Нәүрүз бәйрәмен. Узган шимбә көнендә Г.Камал театры каршындагы мәйданда узган бәйрәмнең масштабын, мәгънәсен үз күзләре белән күргәннәр килешер - әлеге төрки бәйрәм ул җыйнаулашып күңел ачу гына түгел, элек-электән килгән мәгънәле традицияләрне дә яңарту булып тора.

Без бәйрәм яратабыз!

Аеруча шундый күңелле язны каршы алу - Нәүрүз бәйрәмен. Узган шимбә көнендә Г.Камал театры каршындагы мәйданда узган бәйрәмнең масштабын, мәгънәсен үз күзләре белән күргәннәр килешер - әлеге төрки бәйрәм ул җыйнаулашып күңел ачу гына түгел, элек-электән килгән мәгънәле традицияләрне дә яңарту булып тора.

Кышны озатып, көн белән төн тигезләшкән, бусагада үзенең җылы кояшы белән балкып торган язга тәрәз ачу, язгы эшләргә керешү дә әле ул Нәүрүз. Ә ул эшләргә керешкәнче кардәш-туганнар белән күңел ачып алу, милли тәгамнәрдән сыгылып торучы өстәлләр әзерләү, көч һәм тапкырлыкта сынашу, кул эшләрен тәкъдим итү - боларның барысын да Камал театры каршында күреп була иде.
Сәхнәдә баручы тамашада исә без кышны озатып, Нәүрүз-сылуны чакырдык, мәртәбәле кунаклар, Татарстан Халыклар дуслыгы ассамблеясына кергән төрки оешмалар чыгышын да күрдек, ишеттек. Һәр оешма тамашачыны үз телендә сәламләде, иҗади осталыгын тәкъдим итте. Җыйналган халыкны Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТР Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Иранның генераль консулы Багернежад Шаян Расул сәламләде.
Халык бер урында гына басып тормады. Җыр-бию, тәмле көнчыгыш ризыклары белән сыйлану, өч төрле пылаудан авыз итеп карау янына, биредә һәр төрки оешмага кергән остакулларның гамәли сәнгать үрнәкләре, гаҗәеп кул эшләре белән дә танышып була иде. Минем шикелле баласын ияртеп килүчеләр өчен баллы мамык, шарлар, уенчыклар да шактый иде, шуңа күрә, мин башкалар кебек көнчыгыш ризыклары янында «бөтерелә» дә алмадым. (Әзәрбайҗан диаспорасы алып килгән баллы ризыклар янында җыйналган су буе чиратны күрдем үзе!) Искиткеч тимер эшләнмәләр - эретеп-ябыштыру ярдәмендә «туган» кул эшләре, җиз самавырлар, каен тузыннан ясалган чәчәкләрдән «аерылу» да кыен иде. Күңел җылысын үзенә сеңдергән, кемнеңдер күз нурлары тамган матурлык янында минем кебек каккан казыктай басып торучылар аз булмагандыр үзе!..
Бәйрәм бюджеты җәмгысы 2,5 миллион сумны тәшкил иткән икән, әмма казанлылар өчен ул күпкә кадерлерәк бәйрәм буларак хәтергә кереп калыр. Чөнки бу ел - Нәүрүзнең рәсми төстә бәйрәм буларак безгә кайтарылуы, беренче тапкыр шушындый югарылыкта зурлап үткәрелүе. Сәхнәдән әйтелгән сүзләргә без дә кушылабыз: «Хуш киләсең, Нәүрүз-мөбарәкбад!»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading