16+

"Болгарда туристларны гына түгел, татарстанлыларны да күрәсебез килә"

15-23 июльдә Болгарда “Яңарыш: дастанның заманча укылышы” фестивале узачак. Чара Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән уза. Фондның рәсми сайтында чараны гамәлгә ашыруга 63 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән диелгән.

"Болгарда туристларны гына түгел, татарстанлыларны да күрәсебез килә"

15-23 июльдә Болгарда “Яңарыш: дастанның заманча укылышы” фестивале узачак. Чара Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән уза. Фондның рәсми сайтында чараны гамәлгә ашыруга 63 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән диелгән.

Фестиваль программасына дөнья халыклары эпосына нигезләнгән спектакльләр, этно-дизайнерлар эшләре күрсәтелү, фолк-фьюжн юнәлешендә иҗат итүче башкаручылар катнашында шоу-концерт, иҗади лабораторияләр, уеннар һәм ярминкә керә. Чарада Росиянең 32 төбәгеннән һәм чит илләрдән кунаклар катнашачак.

– Бу фестивальнең башлангычында Минтимер Шәймиев тора, - диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Аюпова. — Ул: “Мәдәни объектларга күпме генә акча бүлеп бирелсә дә, тормыш анда булмаса, бернәрсә булмаячак”, – диде. Узган елны Болгарда “Кара пулат” операсын күрсәткәч, бу башлангычны зуррак масштабларда ясыйсы килде. Фестиваль аңыбызны уяту һәм үзебезнең кайдан килгәнебезне ассызыклау өчен кирәк. Ул фестивальдә кеше булмаса бик кызганыч булыр иде. Әлбәттә, туристлар килер дип уйлыйбыз. Әмма Болгарда туристларны гына түгел, татарстанлыларны да күрәсебез килә. 
Быел да Болгарда “Кара пулат” операсы күрсәтеләчәк. Илгиз Зәйниев сүзләренчә, узган елны спектакль кыска вакыт эчендә әзерләнгән. 

– Музыкаль театрда эшләү тәҗрибәм юк иде. Операны ачык һавада кую миңа тапшырылгач, күзем маңгайга менде. Яңгыр яумасын дип курыктым. Быел узасы фестиваль – хыялга тиң. Фестивальгә килүче кунаклар арасында Якутиядән “Олонхо” театры да бар. Якутиядә үз традицияләреннән чыгып бөтенләй яңа театр юнәлеше уйлап табылган. Һәм бу көннәрдә без дә моны үз күзләребез белән күрә алачакбыз, - дип ассызыклады Зәйниев. 
 Бер атна дәвамында Болгар территориясендәге театр лабораториясендә студентлар эшлиячәк. Ахыр чиктә Чыңгыз Айтматовның һәм Кол Галинең әсәрләре куелачак.

Ачылыш тантанасында Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак. Ирада Әюпова аны “Кара пулат” операсыннан хатын-кызлар белән чагыштырды. Җырчыны чыдамлылык һәм көчле шәхес үрнәге дип атады.

– Башка милләт вәкиләренең мәдәнияте миңа һәрвакыт кызык булды. Төркемемдә 3 төрле диндә булучы егет-кызларым бар. Этно-юнәлеш буенча эшне күптән алып барабыз. Бу бик дәрәҗәле зур фестиваль. Чыгыш ясармын да кайтырмын дип уйлаган идем, программа турында тыңлагач, биредә фестиваль азагына кадәр калырмын, дип уйладым, – диде Илсөя Бәдретдинова.

Моңа өстәп, Болгарда этно-дизайнерлар үз коллекцияләрен күрсәтәчәк. Сәхнәдән Казан осталарыннан тыш,  7 чит ил дизайнерлары эшләрен дә күреп булачак. Дизайнер Элара Шәйхи сүзләренчә, иң яшь дизайнерга нибары 14 яшь. 

– Этно-фэшн күрсәтүләрне беренче ел гына үткәрмибез. Чит ил дизайнерларын да Казанга җәлеп итәргә тырышабыз. Үз эшләрен күрсәтергә теләгән барлык дизайнерлар өчен дә теркәлү ачык булды. Әлбәттә, коллекция эшләнеп беткән һәм ким дигәндә 7-8 образдан торырга тиеш, – диде Элара Шәйхи. 
 Оештыручылар фестивальгә 50 мең кеше килер дип көтәләр. Фестивальнең барлык мәйданчыкларында катнашу бушлай. Болгарга кадәр автобуслар йөриячәк. Анда урын алып калу өчен алдан теркәлү узарга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/64acfa5990fa7bb8a471879b/
Автобуслар фестиваль көннәрендә Казан циркы каршындагы мәйданнан 13:00да китәчәкләр. Болгардан Казанга 22:00да кузгалачаклар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading