16+

«Бөтен чәчәкләрне җыеп, сезгә бирәсе килә»

Шушы көннәрдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры коллективы Сахалиннан гастрольләрдән кайтты. 10 мең чакрымнан артык ераклыктагы утрауда урнашкан әлеге шәһәр белән ике арада гастрольләр алмашу уе каян килгән соң? Бу хакта театр директоры Роза Җаббаровадан белештек.

«Бөтен чәчәкләрне җыеп, сезгә бирәсе килә»

Шушы көннәрдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры коллективы Сахалиннан гастрольләрдән кайтты. 10 мең чакрымнан артык ераклыктагы утрауда урнашкан әлеге шәһәр белән ике арада гастрольләр алмашу уе каян килгән соң? Бу хакта театр директоры Роза Җаббаровадан белештек.


- Сахалин губернаторы Олег Кожемяко Татарстанга Президент Рөстәм Миңнеханов белән ике арада хезмәттәшлек турында килешү төзергә килгән иде. Аның хатыны безнең театрны килеп карады һәм ошатып китте. Ул ике арада гастрольләр алмашуга үзенең теләген җиткерде. Соңыннан Сахалин курчак театры директоры белән телефон аша сөйләштек. Алар да әлеге алмаш гастрольләрне хуплады. Башта без Сахалин курчак театрын үзебездә кабул иттек, аннары аларга китеп бардык. Самолеттан төшүгә, җитәкчеләр, татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре кабул итте. Без анда алып бару өчен Адел Хәеровның «Три дочери» әкиятен сайладык.

- Сезнең репертуарда кызыклы спектакльләр шактый. Ни өчен әлеге спектакльгә тукталдыгыз?
- Русча булса да, татар җыр-биюләре белән куелган ул. Курчаклар гына түгел, анда артистлар да милли киемнәрдән. Балалар өчен «Идет коза рогатая» спектаклен күрсәттек. Артистлар аларны сигез тапкыр уйнады. Алты көндә спектакльләребезне 2000 тамашачы карады. Бигрәк тә залда утырган милләттәшләребезне күреп сөендек. Өлкән яшьтәгеләрнең күзләрендә яшь иде. Татар милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Зәкия Вәлитова язган хатны сезгә дә тәкъдим итәсе килә. «Хөрмәтле милләттәшләрем, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен безгә спектакль аша күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт. Жир йөзендәге бөтен чәчәкләрне җыеп, сезгә бирәсе килә. Сезнең белән очрашкан вакытлар, бер мизгел булып, истәлеккә татарлар тарихына кереп калды. Күздән яшьләр тама, сезнең белән аерылышу бик ямансу...»

- Сахалинда электән шактый милләттәшләребез яшәгән. Бүген аларның хәле ничек?
- Әйе, заманында безнең яклардагы халыкны шунда каторгага җибәргәннәр бит. Ничек итеп анда җәяү барып җитә алганнардыр алар. Бүген Сахалинда шуларның оныклары, нәселләре гомер кичерә. Үзебезнең коллективтан Гүзәл Маннапова шунда туганнарын табып кайтты. Күрешергә дип 800 чакрым ераклыктан килеп җиттеләр. Безне кунак иткән Зәкия Вәлитова тумышы белән Чүпрәле районыннан. 19 яшендә төзелешкә килеп эшли башлаган. Бүгенге көндә ул анда абруйлы кешеләрнең берсе. Татар милләте өчен күп эшли, балалар йортларына ярдәм итә. Аларны диңгезгә алып бара. Балалары да дәрәҗәле урыннарда эшли. Зәкия ханым милләттәшләрне даими очраштырып тора. Милли ризыклар пешерәләр, татар җырларын онытмыйлар. Яшьләр белемле. Анда да, бездәге кебек, заводлар юкка чыккан. Халык балыкчылык белән шөгыльләнә.

- Шәһәрнең истәлекле урыннарын карарга өлгердегезме? Нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?
- Безнең бөтен артистлар да, бөтенләй башка планетада булдык, диештеләр. Шәһәрләре бик чиста. 193 мең кеше яши. Күбесе - рус, татар, украин халкы. Театрлары икәү генә. Берсе - курчак, икенчесе - драма театры. Туган якны өйрәнү һәм Чехов музейлары бик кызыклы. Милләттәшләребезнең руслаша баруы гына аянычрак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading