16+

Чәчкәнең гайбәткә үз җавабы...

Соңгы ун ел эчендә татар эстрадасына килгән яшь, талантлы җырчыларның саны бихисап. Шулар арасында Лилия Габдулхакова да бар. Күпләр аны Чәчкә исеме белән таный. Аның «Кабахәт» исемле җыры әле һаман да төнге клубларны «кыздырып» тора.

Чәчкәнең гайбәткә үз җавабы...

Соңгы ун ел эчендә татар эстрадасына килгән яшь, талантлы җырчыларның саны бихисап. Шулар арасында Лилия Габдулхакова да бар. Күпләр аны Чәчкә исеме белән таный. Аның «Кабахәт» исемле җыры әле һаман да төнге клубларны «кыздырып» тора.

- Лилия, ни өчен Чәчкә исеме белән чыгыш ясыйсың? Үзеңне берәр чәчәк белән тиңлисеңме?
- Юк, үземне бернинди дә чәчәк белән тиңләмим. Рөстәм Сәрвәров белән танышкач, ул миңа: «Татар эстрадасында Лилия исемле җырчылар күп - тәхәллүс кирәк», - дип әйтте. Һәм иң беренче сәхнәдә җырлаган җырым да «Чәчкә» дип аталган иде, шуннан да калгандыр (көлә).
- Шоу-бизнеска ничек килеп эләктең?
- Беренче чыгышларым Лениногорск шәһәрендә училищеда укыганда булды. Студентлар тормышында бик актив катнаша идем. Ә Казанга килгәч, Рөстәм абый белән танышып, сәхнәгә мендем. Бер җырлый башлагач, кире туган җиремә кайтасы да килмәде - сәхнәнең тәмен тойдым.
- Җырчы булыр өчен теләк белән талант кирәкме, әллә моңа тагын да күбрәк сыйфатлар өстәлергә тиешме?
- Иң элек үз-үзеңә сорау бирергә кирәк. Үзеңнең тормышыңны сәхнә белән бәйлисең киләме? Сәхнә тормышы теливизордан караганнан бик аерыла. Ә инде чыннан да артист булам дигән кеше иң беренче үзе булып калырга тиеш. Һәм, әлбәттә, монда теләкнең дә зур өлеше бар.
- Лилия, үзең өчен кумир итеп кемне куясың? Бүгенге сәхнәдә үрнәк алырлык җырчылар бармы?
- Рус эстрадасыннан Лолита Милявская, София Ротару иҗаты ошый, ә инде татар эстрадасына килгәндә, Хәмдүнә Тимергалиеваны үрнәк итеп куярга була. Аның бигрәк тә чын кеше буларак, туры сүзле булуы; тормыштагы Хәмдүнә апа белән, сәхнәдәге Хәмдүнә апа аерылмавы бик тә ошый.
- Үзең күбрәк нинди җырлар җырларга яратасың?
- Татар халык җырларын җырларга яратам. Чөнки алар халыкчан, моңлы, йөрәккә үтеп керә торган җырлар. Дискәтүкләрдә җырланыла торган җырларым да бар, аларны да яратып, теләп башкарам.
- Сезнең белән Наил Табанаков турында имеш-мимешләр күп йөри, аларга ышаныргамы?
- Ышанганы ышана инде аның. Мин кеше тормышына кермим, бүтәннәр дә кермәсеннәр иде.
- Ни өчен хәзер бергә җырламыйсыз?
- Мин хәзер яңа коллектив белән эшлим, яңа тормыш башладым.
- Хәзер син бер баянчы белән бергә иҗат итәсең, аның белән таныштырып китсәң иде?
- Ул Азнакай егете. Рүзил Вәлиев исемле. Бик талантлы егет, җырлар яза, пародияләр остасы, шулай ук туйлар да алып бара. Аннан кала без бию коллективлары белән бергә дә эшлибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading