
- Сезнең Вәсилә әби күпләрне яраттырды. Үзегез тамашачыдан нинди фикерләр ишетәсез?
- Вәсилә әби кебек кешеләр сирәк бит хәзер. Мәскәүгә гастрольләргә баргач, спектакльдән соң урамга чыккач: «Рәхмәт сезгә, безнең әниләребезне, әбиләребезне искә төшердегез», - диделәр. Димәк, халык күңеленә керә алганмын.
- Театрларда спектакльләрнең гомере әллә ни озын түгел. Рольләрегез белән аерылуны авыр кичермисезме?
- Гадәттә, биш елдан соң спектакль репертуардан төшә. Яратып уйнасам да, ролемнән аерылганга башымны җуеп йөрмим, канәгать булам.
- Сәхнәдә кызыклы мизгелләр белән бергә күңелсезләре дә очрамый калмыйдыр.
- «Кичер мине, әнкәй» спектакленә репетиция вакытында сәхнә алдындагы оркестр чокыры ачык калган иде. Без Гөлсем Исәнгулова белән кара-каршы сөйләшеп утырабыз. Шуннан соң торып артка чигенә-чигенә сөйләгәндә, мин арканча шул чокырга барып төштем. Ә Гөлсем һаман монологын сөйләвен дәвам итте. Ул минем чокырда ятканымны аңламый. Артистлар яныма җыелды. Бөтен тәнем кара янып чыкты.
Икенче бервакыт, Әлмәттә гастрольләрдә йөргәндә, «Ташкыннар» спектаклен уйныйбыз. Яшьләр кич утырганда, мин барып керәм дә: «Нишләп утырасыз монда?» - дип, йон эрли торган кабаны күтәреп алсам, тактасы очып китеп, залда утыручы бер хатынның итәгенә килеп төшкән иде. Ходай саклаган, күрәсең, үзенә зыян килмәде.
Аннары бервакыт, «Кылый Кирам балдагы»н уйнаганда, ролемнең исемен онытып җибәрдем. Идрис Мәсгуттән «Кем соң әле мин?» - дип сорарга мәҗбүр булдым. Даздраперма дигәч, халык көләргә тотынды. «Да здравствет первое мая» сүзләренең алдагы иҗекләреннән ясалган исем иде бу.
- Сезгә кайчан гына карасаң да, йөзегездән елмаю китми.
- Кешеләргә карата яман уйлар уйламыйм. Сәхнәдәшләремә карап та сокланам гына. Көнләшү - авыру бит ул. Кешедәге яхшы сыйфатларны үземдә булдырырга тырышам.
- Дания ханым, сәяхәт итәргә яратканыгызны да беләбез. Чит илләргә бару кайчан кызыксындыра башлады?
- Беренче мәртәбә юллама белән Югославиягә бардым. Аннары Германия, Франция, Польша, Голландия, Бельгиягә сәяхәткә киттем. Берничә елдан соң Швеция, Италия, Испания, Чехия, Австриядә булып кайттым. Мин матурлыкны яратам. Чит илләрдәге хозурлыкны күреп хәйран калдым, башым әйләнә башлады.
- Әгәр туры килсә, кайсы илдә яшәр идегез?
- Испаниядә йә булмаса Франциядә. Испаниянең һавасы әйбәт, диңгез буенда. Франция - романтик шәһәр. Анда халык кунакчыл, хатын-кызга мөнәсәбәт әйбәт.
- Хатын-кызның бәхете нәрсәдә, сезнеңчә?
- Әгәр тормыш итә торган ире белән бер-берсен аңлап, яратып яшәсә, шул бәхеттер, дип уйлыйм. Әгәр андый кеше очрамаса, эшеңнән тәм табып, ниндидер шөгыль белән мавыгып яшисең. Безнең эшебез нинди генә хәсрәтләр булса да тарата торган бит.
- Күңелегезгә авыр булса да, сорыйм әле, кызыгыз Айсылу төшегезгә кермиме?
- Минем Айсылуны уйламаган бер генә көнем дә юк. Беркөнне төшемә керде. Кычкырып елап уяндым. Бик нечкә күңелле иде шул. Бөтен нәрсәне йөрәгенә якын ала торган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар