16+

Фәридә Хасьянованың әкияти дөньясы

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хасьянованың «Минем әкияти дөньям» дип аталган шәхси күргәзмәсе эшен дәвам итә.

Фәридә Хасьянованың әкияти дөньясы

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хасьянованың «Минем әкияти дөньям» дип аталган шәхси күргәзмәсе эшен дәвам итә.

40 елдан артык гомерен балалар китапларын бизәүгә багышлаган рәссамның ул әкияти дөньясында инде ничәмә-ничә буын тәрбияләнә. Киң катлау укучылар өчен ул, барыннан да бигрәк, китап бизәүче буларак таныш, якын һәм кадерле. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен, яшәешен тирәнтен белгәнгә, аның бар да табигый, шул ук вакытта затлы, әкияттәгедәй гүзәл килеп чыга һәм үзе бер могҗиза кебек кабул ителә. Моның шулай икәнлегенә инаныр өчен, Б.Урманче премиясенә лаек булган «Ак бүре» әкиятенә эшләгән иллюстрацияләрен йә булмаса Фәридә ханымның тылсымлы кулы орынган Габдулла Тукай, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Шәүкәт Галиев, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин һәм Батулла китапларын карау да җитә. Инде бу гына аз икән, рәссамның берничә еллык саллы хезмәте (2004-2007), ювелирлар эшенә тиң булган «Татар халык әкиятләре»нә мөрәҗәгать итә алабыз.
Күргәзмә 14 апрельгә кадәр эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading