16+

Гомерегезне озынайтасыгыз килсә, җырлагыз һәм биегез

“Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең республика ачык телевизион фестивалендә катнашу өчен 15 сентябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә.

Гомерегезне озынайтасыгыз килсә, җырлагыз һәм биегез

“Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең республика ачык телевизион фестивалендә катнашу өчен 15 сентябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә.

Фестиваль “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

– Фестиваль 12нче мәртәбә уза, анда инде 10 мең кеше катнашты. Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Рәхим итеп,  милли телләрдә дә чыгыш ясап була. Фестиваль гап-гади эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә сәхнәгә күтәрелү мөмкинлеге тудыра, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов фестивальне оештыруда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның зур теләктәшлек күрсәтүен әйтте.

– Фестивальдә инде 1 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашты. Гел бертөрле хезмәт ялыктыра башлый, ә үзешчән сәнгать яки яраткан шөгыль кешедә хезмәт дәртен кузгатып җибәрә, – диде Родион Карпов.

Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов әйтүенчә, “Наше время – Безнең” заман” фестивале ЮНЕСКОның рухи кыйммәтләр исемлегенә кертелгән.

– Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев:”Безнең заман” һәм “Йолдызлык” фестивальләре гомерне озынайта”, – дип әйткән иде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бик күп. Без махсус хәрби операциядә һичшиксез җиңеп чыгачакбыз, чөнки безнең халык рухи яктан да көчле,  – диде Дмитрий Туманов.

Мамадыш районының “Мәгариф бүлеге” командасы капитаны Эльмира Әхмәтова сөйләгәнчә, фестиваль яшьләрне генә түгел, ә районнарны һәм шәһәрләрне дә дуслаштыра.

– Мамадышта үзешчән сәнгатьтә катнашып йөргән егетләр белән кызлар яратышып китеп, 5 гаилә корды. Әлеге гаиләләрдә инде 22 бала үсә, – диде Эльмира Әхмәтова.

Быел “Наше время – Безнең заман” фестиваленең зона этаплары Әлмәттә (4-5 октябрь), Чаллыда (11-12 октябрь) һәм Яшел Үзәндә (18-19 октябрь) уза. Казанда суперфиналны 7-8 ноябрьләрдә үткәрү планлаштырылган. Гран-при яулаган командага Татарстан Республикасы Рәисенең күчмә Кубогы һәм акчалата премия тапшырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading