16+

Илназ БАҺ: «Мине «ЙӨРӘГЕМ» кеше итте»

Илназ БАҺ бу араларда «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән җырына клип төшерү белән мәшгуль. Җырчы егет, үзе язган җырлары белән халык күңелен яулап алды да, хәзер республика киңлекләрен үз концертлары белән сөендерә.

Илназ БАҺ: «Мине «ЙӨРӘГЕМ» кеше итте»

Илназ БАҺ бу араларда «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән җырына клип төшерү белән мәшгуль. Җырчы егет, үзе язган җырлары белән халык күңелен яулап алды да, хәзер республика киңлекләрен үз концертлары белән сөендерә.

- Иҗатта яңалыкларымның иң беренчесе узган ел ахырында икенче тапкыр «Алтын Барс» премиясе алудыр, - дип сөйләп китте Илназ әңгәмә вакытында. - Яңа гына «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән CD һәм DVD альбомнарым дөнья күрде, Казанда ноябрь аенда узган концертымны да халык ошатты дип беләм.
- Кешене концертка җыю җиңелләрдән түгел. Күп җырчылар өчен ул таныш-белеш абзыйлар аша хәл ителә...
- Мин кассага эшлим. Бик сирәк генә кемгәдер мөрәҗәгать иткәнем бар. Чаллы, Әлмәт, Әгерҗе, шулай ук күп кенә авылларны йөреп чыктым. Халык йөри, Аллага шөкер.
- Танылуыңда кемнең өлеше күбрәк соң, үзеңнең җырлар язу талантыңмы, хезмәттәшлек иткән компанияңнең тырышлыгымы?
- Иллегә илле. «Барс Рекордс»ның ярдәме дә зур, үземнең өлеш тә бар. «Аңла йөрәгемне» җыры мине кеше итте. Әллә киресенчәме икән? Әлеге җырны башка берәү җырласа да, ул халык күңеленә барып ирешер иде, әмма үземнеке булгач, ул икеләтә якын. Үзем генә эшләү турында уйланганым юк, сәхнә бик күп чыгымнар сорый.
- Җырчылыкка нинди юл илтте?
- 2008 елда зур сәхнәгә күтәрелдем. Аңарчы «Сәфәр» төркеме белән эшләп алган идек. Шул елларда язылган «Аңла йөрәгемне» җырын таныш-белешләр «Барс Медиа»га тәкъдим итәргә киңәш биргәч, шунда бардым. Белемем исә Казан музыка училищесыныкы - аны 2003 елны тәмамладым. Аннан педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты факультетында укыдым.
- Бүген үзеңне татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күз алдыңа китерәсеңме соң?
- Белмим, бәлки, укытучы да була алыр идем. Бүген үземне ул амплуада күз алдына китермим анысы. Мин музфакка да бара алган булыр идем. Ләкин нәрсәгә? Анда алырлык белемне мин инде училищеда алдым. Татар теле һәм әдәбияты факультетына керүемә үкенмим.
- Ә музыка өлкәсендә остазларың кем?
- Музыка мәктәбендә укыткан остазым - Альберт Гайнетдинов. Ул мине училищега керергә этәрде дә. Башта тынлы уен кораллары бүлегендә укыдым. Аннан вокалга күчтем. Мулланур Габитовта белем алдым. Параллель рәвештә банкетларда җырлап йөри башладым. Әмма ул вакытта кайчан да булса җырчылыкка кереп китәрмен дип уйламадым да.
- Җырчы булып баеп буламы соң?
- Җырчы булып ничек байыйсың ди инде? Яшәргә җитә - фатир да алдым, җәяү дә йөрмим, Аллага шөкер...
- Алмаз Хәмзин «Гүзәл Баһиня» дип шаярткан тормыш иптәшең белән ничек танышкан идегез?
- Танышу Рөстәм Закиров коллективында эшләгәндә булды. Гүзәл Идрисова дигән җырчы кыз аның белән хезмәттәшлек итә иде. Без Рөстәм абый белән якташлар, әнием ягыннан авылдашлар да. Аңа мин музыкант буларак эшкә урнаштым. Гүзәл белән гастрольләргә йөргәндә якынаеп киттек. Төнлә Казанга кайтып җиткәч, мин аны өенә кайтарып куя идем, юлга чыкканда, килеп тә алыштырдым. Гүзәл - Чаллы кызы, шунда музыка училищесын тәмамлаган. «Туган авылым» комплексында эшли иде. Аның банкет җырчылары арасында дәрәҗәсе югары. Хәзер дә кайвакыт аңа шалтыратып чакырулар ишетелгәндә, мин бит сиңа караганда танылганрак, алар мине чакырырга тиеш, дип шаяртып алам.
- Шалт-шолт кына сикереп узма әле син - ничек тәкъдим ясадың?
- Без бик озак йөрмәдек. Ярты ел чамасы йөрдек тә, шулай бер кунактан кайтышлый, йә өйләнешәбез, йә башка йөрмибез, дидем. Каршы килеп карасын! (Көлә.) 3 октябрьдә никах укыттык та 2009 елның 24 октябрендә туй иттек. Хәзер Камил исемле малай үстерәбез.
- Өйләнешкәч, хисләр үзгәрдеме соң?
- Башта кеше баласы итеп карыйсыңдыр инде ул, өйләнгәч, минем хатын, дип. Гүзәл сабыррак, мин кызурак кеше, күпчелек вакытта алдын-артын карап тормыйм. Минем популярлашуым гаилә коргач кына булды. Иртә өйләндең, диючеләр дә бар. Өйләнмәгән булсам, бәлки, бозылып та киткән булыр идем. Ә болай җаваплылык арта - гаилә өчен дә, малай өчен дә.
- Исемлеккә мәхәббәтне кертергә оныттың.
- Мәхәббәт өйләнгәч ике атнадан бетә диюләрендә хаклык бар. Әмма мин мәхәббәт бетте дип әйтә алмыйм. Очрашып йөргәндә күрешү көтеп ашкынасың бит ул. Ә без хәзер көннәр буе бергә. Аерылышып торганда, гастрольләр вакытында, әлбәттә, сагынып кайтам.
- Икегез дә җырчы булгач, көнләшүсез булмыйдыр?
- Көнләшү уен-көлке формасында гына. Ул башка һөнәр иясе булса, бәлки, кыенрак булыр иде, дим. Икебез янына да фанатлар килә, аның ни икәнен белгәнгә, кытыкланмыйбыз.
- Тәрбия кем кулында?
- Баланы күбрәк әни тәрбияли торгандыр. Һәрвакыт әни кадерлерәк. Без үзебез гаиләдә дә әни-әни дип үстек. Әлбәттә, әти дә кадерле кеше, әмма әнинең үз урыны, үз җылысы.
- Камил зурлап туган көннәр уздырган икән. Иң ошатканы ни булды соң?
- Май аенда бер яшен бәйрәм иттек. Ул әле бүләкне аңламый. Шуңа күрә без кафеда зурлап, туганнарны, дусларны җыйдык. Аңа иң ошаганы бәйрәмне тизрәк төгәлләп, өйгә кайтып йоклау булгандыр.
- Музыкага хирыслыгы бармы соң?
- Күренә башлады. Элек башын чайкап кына бии иде, хәзер көннән-көн яңа хәрәкәтләр өстәлә. Комлыкта балалар белән уйнап утырганда, узып киткән машинадан ишетелгән музыка тавышына башка балалар игътибар да итмәскә мөмкин. Ә Камил биеп, селкенеп утыра.
- Хыяллар капчыгыңда ниләр бар?
- Өй салып чыгасым килә. Малайны кеше итәсем бар. Хыялда 4-5 бала үстерү анысы. Без үзебез дә гаиләдә өч бала - ике абыем бар. Туганнар күбрәк булса, туганлыкның кадерен белүчеләр күбрәк булыр иде. Аның өчен дә йокламаска кирәк шул (рәхәтләнеп көлә)... Киләчәктә исә, менә шундый җырчы бар иде бит, дип тарихка кереп калырлык, күңелгә уелырлык җырлар белән халык күңелен яуларлык җырчы булырга язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading