16+

Ирада Әюпова: “Без яңа тамашачылар тәрбияләргә тиеш”

Казанда 7 көн эчендә кино төшерәчәкләр. Быел “Үзгәреш җиле” үткәрелми. Кариев театрында яңа җитәкче. Яңа Камал театры бинасы язмышы. Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашу вакытында шундый яңалыклар җиткерде.

Ирада Әюпова: “Без яңа тамашачылар тәрбияләргә  тиеш”

Казанда 7 көн эчендә кино төшерәчәкләр. Быел “Үзгәреш җиле” үткәрелми. Кариев театрында яңа җитәкче. Яңа Камал театры бинасы язмышы. Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашу вакытында шундый яңалыклар җиткерде.

“Үзгәреш җиле”  булмый. Ни өчен?
Быел Казанда «Үзгәреш җиле» фестивале үткәрелмәячәк. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова моны, Татарстанда БРИКС илләре саммиты кысаларында мәдәни чаралар күп булу сәбәпле, җитешмәүләре белән аңлатты.  Киләсе елга фестиваль булырмы дигән сорауга да төгәл җавап яңгырамады. 
- Көзгә БРИКС узачак һәм бөтен кешенең дә эше тыгыз булачак. Мин артистлар турында сүз алып барам. Чөнки «Үзгәреш җиле» ул бер концерт дигән сүз түгел, ул бик озакка сузылган процесс – репетицияләр, номерларның образын формалаштыру... Шуңа ул быел берничек тә уза алмый, - диде Ирада Әюпова.

Камал театрының биналары турында
Һади Такташ урамында төзелә торган яңа Камал театры бинасында төзелешне БРИКС саммитына тәмамларга планлаштыралар. Вакыт бик аз булса да, министр төзелештә барысы да катгый контрольдә тотылганын искәртте.  Әмма Ирада Әюпованы төзелеш мәсьәләсе генә борчымый. 

- Мин хәзер бик провокацион әйбер әйтәм. Бездә татар телен саклау турында бик күп кеше сөйли. Әмма “Әкият” курчак театрында рус спектакльләренә билетлар сатып алалар. Без милли сәнгатьне тамашачы өчен ни дәрәҗәдә җәлеп итә алабыз? Без дүрт залга 1,3 мең утыру урыны дип әйтәбез. Бу мәйданчыкны бар катлам аудитория өчен дә ничек итеп кызыклы ясап була? Бу безгә дә, халыкка да сынау! Ә без, гомумән, бу театрга лаекмы? Милли мәдәниятем республикада яшәүчеләргә генә кызык булмавын исбатлау, аклау – министр буларак минем өчен зур сынау. Татарстан билгеле бер кечкенә аудиториягә бәйле проектларда көчле. Андый проектларыбыз бик яхшы эшләп килә. Ә яңа Камал театры бинасы – масштаб мәсьәләсе. Бу милли рух, гореф-гадәтләрне саклау үзәге. Без күп вакытта милли мәдәниятебезне гадиләштерәбез. Татар театры – ул “Зәңгәр шәл” генә түгел, “Тормышмы бу?”да бит. Гәрчә, “Зәңгәр шәл”не бик яратсам да. Без яңа тамашачылар тәрбияләргә  тиеш. Минем өчен театрга фикер йөртә торган кешеләр килүе мөһим. Сәнгать – күңел ачу чарасы түгел. Бездән соң бердәнбер эз – ул сәнгать, - дип белдерде мәдәният министры.

Министр атап үткән тагын бер бурычларның берсе – тамашачыларны театрга кабат килергә җәлеп итү. Бу бурычны Әюпова демография мәсьәләсен мисалга китереп аңлатты. “Гаиләләрне 2-3 бала алып кайтырга стимуллаштыру кебек, безнең тамашачыларны да икенче, өченче тапкыр театрга килергә стимуллаштырырга кирәк”, - диде ул.  

Камал театрының яңа бинасы әле төзелеп бетмәсә дә, хәзерге бинаның язмышы күпләрне борчый. Бу мәйданчыктан музыкаль театр ясаячаклар дигән хәбәр дә бар иде. Ирада Әюпова бу сорауга бераз ачыклык кертте: “Музыкаль театр ясау өчен репертуар булырга тиеш. Бу 20ләп спектакль дигән сүз”, - диде. Димәк, хәзерге Камал театры бинасында нәрсә булачагына төгәл җавап юк әле.

Минзәләдән Казанга - “Кариев”ка кунакка
Кариев театрын яңа сезонда Илнур Гайниев җитәкләячәк. «25 августтан яңа директор үз вазифаларына керешәчәк», – диде министр яңа директор турында. Хәзерге вакытта Илнур Гайниев Минзәлә татар дәүләт драма театрын җитәкли.

Луиза Янсуар Кариев театры директоры вазифасыннан үз теләге белән киткәннән соң директор вазифаларын башкаручы итеп директор урынбасары Искәндәр Вәлиев билгеләнгән иде. Сүз уңаеннан, быел Кариев театры беренче тапкыр «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты булды. Махсус бүләкне Гадел Кутуй повесте буенча режиссер Тимур Куловның «Рөстәм маҗаралары» спектакле алды.

Исем алыштырудан сумма үзгәрми
Казан мөселман киносы фестивале быел яңа исем ала. “Алтын мөнбәр” исеме астында узачак юбилей кинофестивальдә катнашучылар саны арткан. Министр сүзләренчә исем алыштыру дөрес адым булган, чөнки гаризалар күбрәк килгән. Быел биредә 35 ил катнашчак. Гаризалар бирү тәртибе, фестивальнең максаты шул ук. Кыскасы, исем алыштырудан сумма үзгәрмәде.  “Алтын мөнбәр” фестивале 6-11 сентябрьдә узачак. Ә бу чарага кадәр беренче адым 30 августта ук ясалачак. “7 көн эчендә кино” фестивале кысаларында төрле тарафлардан килгән 3 кешедән торган иҗади командалар 10 минутлык фильмнар төшерәчәк. Ирада Әюпова сүзләренчә, бу фильмнарны кайбер кешеләр аңлап бетермәскә дә мөмкин, шулай да араларында тирән мәгънәле сыйфатлы фильмнар бар... 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading