16+

Каршы ал мине, Кытай!

Валерьянка, глицин, валидол... Юлга чыкканда, бу дарулар - минем иң якын юлдашларым. Тизрәк теркәлү узарга, виза контролен үтәргә кирәк. Самолёт кузгалып киткәнен йөрәгем түземсезләнеп көтә... Тирә-якта - кысык күзле халык. Бик нык кычкырып сөйләшәләр, урыннарын эзлиләр. Стюардессалар «Ни хао» дип каршы ала. Үз урынымны таптым да тынычландым. Каршы ал мине,...

Каршы ал мине, Кытай!

Валерьянка, глицин, валидол... Юлга чыкканда, бу дарулар - минем иң якын юлдашларым. Тизрәк теркәлү узарга, виза контролен үтәргә кирәк. Самолёт кузгалып киткәнен йөрәгем түземсезләнеп көтә... Тирә-якта - кысык күзле халык. Бик нык кычкырып сөйләшәләр, урыннарын эзлиләр. Стюардессалар «Ни хао» дип каршы ала. Үз урынымны таптым да тынычландым. Каршы ал мине,...

Валерьянка, глицин, валидол... Юлга чыкканда, бу дарулар - минем иң якын юлдашларым. Тизрәк теркәлү узарга, виза контролен үтәргә кирәк. Самолёт кузгалып киткәнен йөрәгем түземсезләнеп көтә...
Тирә-якта - кысык күзле халык. Бик нык кычкырып сөйләшәләр, урыннарын эзлиләр. Стюардессалар «Ни хао» дип каршы ала. Үз урынымны таптым да тынычландым. Каршы ал мине, Кытай! Мин сиңа юл тотам. Самолёт җирдән җиңел генә күтәрелеп китте. Очуың ничек узды, дип сорады соңыннан дусларым. «Кузгалдык, ашаттылар, йоклап киттем, уяттылар, ашаттылар, җиргә төштек». Менә шулай, сизелмичә, 8 сәгать 30 минут узып та китте. Кәкерәя-бөкерәя, төрле формаларга кереп, тәмләп йокладым. Ярый әле самолётта очудан курыкмыйм. Россиядә 25 градус салкын иде, язгы җиңел пәлтәмне киеп, аэропортка көчкә килеп житкән идем. Кытайда - плюс 16 градус. Җылы җил исә, кояшлы, тик нигәдер томанлы. Берничә көннән соң гына монда һәрвакыт томанлы булуын аңладым. Кытайда берүзеңә жиңел түгел. Ишеткән бер сүзне дә аңламыйм, бер иероглифны да укый белмим. Монда үземне башсыз тавык кебек хис итә башладым. Өйдә, Россиядә яисә инглиз телендә сөйләшә торган илләрдә үземне ни өчен зирәк, акыллы тоеп, борынны өскә чөеп йөргәнемне хәзер генә аңладым. Ә монда мин елмаеп торучы тинтәккә охшаган. Урам тулы халык, каядыр ашыгалар. Ике көннән Кытайда Яна ел бәйрәме. Шәһәр кызыл төскә «киенгән» (Яңа елга шулай бизиләр икән). Чыршы урынына аларда мандарин агачы... Ашыйсым килә башлады. Монда ашамлыклар кыйммәт түгел, диләр. Акчаларны юаньнарга алыштырдым да кафе эзләп киттем. Дөге белән ит, токмач белән креветка, әле тагын мин белми торган бөҗәкләрнең сурәтләре белән чуарланган урам кафелары. Ит ашамавым монда миңа уңайсызлыклар китерәчәген сизеп куйдым. Хәтта бер кафе тәрәзәсенә, сыер, тавык, дуңгыз белән беррәттән, эт сурәте дә төшерелгән. Күрәсең, монда эт ите дә әзерлиләр. Кибеткә кереп, дөге, ташкабак сатып алдым да яшәү урынына киттем. Эт ите ашаганчы (тфү-тфү!), үзең пешергән ризык мең тапкыр тәмлерәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading