16+

Казанда Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе узды

5 апрель көнне Бауман урамындагы "Китап клаб" кафе кибетендә  Роберт Миңнуллинның " Мәхәббәтле көзләрем" дигән китабын тәкъдим итү  булды.

Казанда Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе узды

5 апрель көнне Бауман урамындагы "Китап клаб" кафе кибетендә  Роберт Миңнуллинның " Мәхәббәтле көзләрем" дигән китабын тәкъдим итү  булды.

Мондый чараны еш кына  тәкъдир и итү дә диләр, тәкъдир-язмыш.  Мондый чаралар китапның язмышын хәл итә дип аңлаталар. Ни генә дисәң дә, яңа китап бәйрәме,  аның туе инде ул.

Татарстан китап нәшриятының табасыннан гына төшкән кирпеч калынлык әлеге саллы басманы олыларның да, балаларның да яраткан, чын мәгънәсендә, халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзе тәфсилләп эшләп, үзе нәшриятка илтеп тапшырган булган. Ленар Шәех кулына. "Сүз башын да  үзең язарсың инде!" -  дигән аңа гына хас  булган мыек астынннан тылсымлы елмаюы белән. Ул чакта әлеге кулъязманың  авторның кул җылысын саклаган соңгы китап буласын берәү дә башына да китермәгәндер. Ә менә автор үзе сизгән, тоемлаган (шагыйрьләрдә пәйгамбәрлек бар дип юкка  әйтмиләр ).Үзеннән соң  да дөньяда язлар гына түгел, көзләр дә мәхәббәтле булсын дип  уйлап. шуны теләп,  ананы-баланы, тормыш-яшәешне яратудан туган  шигырьләрен сайлап җыеп махсус эшләгән.  

Роберт Мөгаллим улының безне  ятим итеп бакыйлыкка күчүенә дә  март азагында өч ел булды. Югалту ачысы  кимемәсә дә, шунысы сөендерә: бу вакыт эчендә бер генә көн дә аның җырларын - шигырьләрен  ишетмичә үтмәде. Бигрәк һәркемнең әйтәсе килгән сүзләрен халык бәгыренең уртасыннан  алып  язылган шул алар. Инде менә күз яшьләреннән дә оялмыйча, хатирәләргә чумып рәхәтләнеп укырлык, уйландырырлык  тагын бер китап. дөнья күргән.  Аның да укучылары күп булачагын китап бәйрәмендә залда буш урыннарның булмавы да сөйли.  Нәшрият хезмәткәрләре, каләмдәшләре. яраткан укучылары,  хәтта сабыйлар да барысы да җыелып килгәннәр.

Сүз башын вәгъдә иткәнчә Ленар Шәех язган. Яратып, үз итеп хөрмәтләп, балачак истәлегенә төреп.  Шуңа да ул бик җылы, ихлас килеп чыккан. Роберт Миңнуллин иҗатына бер компас төслерәк. Әлеге  моңсу тантанага шагыйрьнең хатыны Клара апа,   балалары, оныклары да килгән иде.

Без бер чорда "Яшь ленинчы"  "Сабантуй" газетасында  (хәзер журнал) эшләүчеләрнең дә үзенә күрә бер очрашуы да булды ул көнне. Алдан сөйләшмичә алтау килгәнбез.  ( Ләлә Гыймадиева, Айдар Гыймадиев, Рузилә Мөхәммәтова, Ләлә Зәйнуллина,  Алмаз Миңнуллин һәм мин)
Бу бер дә гаҗәп түгел. "Сабантуй" корабының капитаны, баш мөхәррире иде бит Роберт Миңнуллин. " Эх, үзе дә булса ничек күңелле булыр иде !" - дип  ямансулап бергәләп фотога да төштек.

Яңа басмада "Шагыйрьлек" дигән шигырьдә, үзе әйтмешли, "язганнарын арбага  бер йөк итеп төярлек шагыйрь бүген кулларына каләм тотып ,ак кәгазь каршында  уйланып утырган иҗатчыларга  фатиха  да бирә, үзенчәлекле осталык мәктәбе дә уздыра   Анда  мондый юллар бар:
"Әкрен генә шигърияткә әйләнә шагыйрь җаны. "Әйе, нәкъ шулай, бик хак сүзләр. Шигъриятнең дә ниндиенә әле! Иң халыкчан, иң укыла торган,  иң бөегенә. Җаннарны агарта торганына".

    

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading