16+

«Композитор музыка язып кына үзен туйдыра алмый»

Кайчандыр әсәрләре радио-телевидениедән яңгырап торган классик композиторларның әсәрләрен бүген музыка уку йортларында гына ишетәсең. Шоу-бизнес чәчәк аткан хәзерге заманда халыкка тәкъдим ителә торган җан азыгын югары сәнгать дип әйтеп булмый. Ә бит заманында авыл кешеләре дә, автобусларга төялеп, татар операларын карарга башкалабызга килгән. Урта буын композиторларның хәзерге музыка дөньясына карашы...

«Композитор музыка язып кына үзен туйдыра алмый»

Кайчандыр әсәрләре радио-телевидениедән яңгырап торган классик композиторларның әсәрләрен бүген музыка уку йортларында гына ишетәсең. Шоу-бизнес чәчәк аткан хәзерге заманда халыкка тәкъдим ителә торган җан азыгын югары сәнгать дип әйтеп булмый. Ә бит заманында авыл кешеләре дә, автобусларга төялеп, татар операларын карарга башкалабызга килгән. Урта буын композиторларның хәзерге музыка дөньясына карашы...

- Илһам, үзегез музыка белән ничек мавыгып киттегез һәм беренче көегез кайчан язылды? Аны язарга нәрсә этәргеч булды?
- Унбер яшемдә пианино янына утырып, беренче мәртәбә язган көемне әти ишетеп алды. Ул һөнәре буенча табиб булса да, музыканы яхшы аңлый иде. Музыка сәләте миңа бәлки әнидән күчкәндер. Ул үзе дә педуниверситетның музыка факультетын тәмамлаган. Бәләкәй чагында әнинең бишек җырлары көйләп йоклатулары да күңелгә сеңеп калгандыр. Кечкенәдән классик композиторлар музыкасын ишетеп үстем мин. Казанга күченеп килгәч тә, музыка мәктәбендә укый башладым. Сеңлем туганга сөенеп йөргән көннәрдә язган беренче көемне аның исеме белән «Дилбәр» дип атадым. Аннан соң музыка училищесында, консерваториядә укыганда да иҗаттан туктамадым. Бүгенге көндә 200дән артык музыкаль әсәрем бар. Кайбер җырларым Эмиль Җәләлетдинов, Зилә Сөнгатуллина кебек күренекле җырчылар тарафыннан яңгырый. Күп кенә әсәрләремне балалар ансамбльләре яратып башкара.
- Бүген балалар өчен җыр язучылар сирәк. Эстрадада үзешчәннәрнең җырлары гына яңгырый. Җырлары башкарылмагач, профессиональ композиторлар акча эшли алмыйлар, дигән сүз бит. Алар ничек яши соң?
- Мин бөтенесе турында да әйтә алмыйм. Бүген профессиональ композитор музыка язып кына үзен туйдыра алмый. Үзем элек нәшриятта эшләгәнлектән, эшемне шул юнәлештә дә дәвам итәргә тырышам.
- Бүген кем генә кайсы да булса композиторның җырын атый алыр икән? Гомумән, халык югары сәнгатьне аңлыймы?
- Балалар аңларга тиеш, чөнки аларның күбесе музыка мәктәпләрендә тәрбияләнә. Алар бөтен профессиональ композиторларны диярлек өйрәнә. Гомумән, язылган әсәр күңелгә барып җитәрлек икән, аны теләсә кем аңларга тиеш, минемчә. Андый әсәрләр күп түгел. Һәр композиторда берничә генә була.
- Элек музыка белгечләре матбугат чаралары аша композиторлар иҗатына карата үз фикерләрен җиткерәләр иде. Соңгы елларда композиторлар әсәрләренә бәя бирә торган музыка белгечләре бармы бездә? Гомумән, хәзер тәнкыйть кирәкме ул?
- Музыка белгечләре күбрәк классик композиторлар белән шөгыльләнә. Үземнең иҗатка да бәя биргәннәре бар. Әсәрләрем турында югары уку йортларында студентлар диплом эшләре яза. Тәнкыйть ул бик кирәк нәрсә. Кешене мактап кына торсаң, ул үсми. Тәнкыйть бераз җиргә төшерә. Мәгънәле тәнкыйтьне, әлбәттә, кабул итәсең. Әгәр бер сүз дә әйтмиләр икән, димәк, синең көйләрне кирәксенмиләр.
- Кайбер композиторлар җырчыга җырларын сатып кына бирә. Сез моңа ничек карыйсыз?
- Җырны сатсаң, аны бер коллектив кына башкарачак. Иң яхшысы - аларны туплап, китап итеп бастырып тарату. Әгәр сатасың икән, аны башка кешегә бирә алмыйсың. Үзем музыка мәктәпләрендәге вокал ансамбльләр белән аралашып яшим. Аларга җырларымны тәкъдим итәм. Әле күптән түгел Галимҗан Гыйльманов белән Универсиадага багышланган җыр яздык.
- Татар композиторларының заказ белән опералар язганын беләбез. Кайберләре үз әсәрләрен унар ел яза. Милли әсәрләрне дөнья күләмендә ничек танытырга икән?
- Әгәр Европага якынрак итеп язсаң, була ул. Безнең көйләр әлегә Көнчыгыш төсмерендә. Киләчәктә алар Европа дәрәҗәсендә булырга тиеш, дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading