16+

Күперле һәм капкалы – казанлылар Урал татарлары кебек биеде

22 июньдә Кабан күле яр буенда Урал татарларының бию үзенчәлекләренә багышланган чара үтте. Бу – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы мастер-классы.

Күперле һәм капкалы – казанлылар Урал татарлары кебек биеде

22 июньдә Кабан күле яр буенда Урал татарларының бию үзенчәлекләренә багышланган чара үтте. Бу – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы мастер-классы.

Мастер-классны культурология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Үмәров җитәкчелегендәге «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбле үткәрде. Урал татарларының фольклор бию үрнәкләрен «Күпер-күпер» дип аталган композиция аша күрсәттеләр. Чара җанлы музыка астында үтте. Биючеләргә баянда, тальян гармунда уйнаучы Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы Айдар Абдрахимов ярдәмгә килде. Кичәне Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып барды. 
«Җыен-уен» дип аталган программа мастер-класс һәм уеннар белән дәвам итте. Катнашучылар татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен – «Казан татарларының төп йөреше»н, урал татарларының бию хәрәкәтләрен өйрәнде һәм түгәрәктә уйнап-биеп күңел ачты.
Чара кысаларында катнашучылар Урал татарларының фольклор көйләре һәм милли кием үзенчәлекләре белән танышты. Урал татар хатын-кызларының күлмәкләре йә кара, йә кызыл булган. Алар барысы да чигә белгәннәр һәм киемнәренә үзләре бизәкләр чиккәннәр, әлеге бизәкләр дә бер-берсеннән аерылып торган. Башларында француз яулык һәм калфак, аякларына йөрергә җиңел һәм чыдамлы булсын дип гәлүш һәм тула оек кигәннәр. Ә ир-атлар атта йөрергә җайлы булган киң төпле сырлы ыштаннардан йөргәннәр. 
Мастер-класс барышында катнашучылар түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләрен өйрәнде, бер-берсе белән танышты, парлап биеде, «Түгәрәк уен», «Кара-каршы», «Капка», «Ачык авыз – җебегән», «Күпер-күпер» уеннарын уйнады. 
«Җыен-уен» дип аталган программа кысаларындагы мастер-классны казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып кабул итте, үзләре дә теләп катнашты. Кунаклар арасында Менделеевск, Түбән Кама шәһәрләреннән, Мәскәүдән, Якутиядән һәм хәтта Төркиядән дә катнашучылар бар иде. Шуларның берсе – оныгы белән махсус Сабантуйга дип Мәскәүдән килгән Резедә ханым: «Бу чарага килә алуыбызга шатмын, рәхәтләнеп үзебезчә биедек, рәхмәт оештыручыларга!», – диде.
Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәй дәвамында шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә үткәрелә. Себер татарларының бию үзенчәлекләренә багышланган киләсе мастер-класс 29 июньдә узачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading