16+

Кукмара районында танылган җырчы Ренат Ибраһимовның әнисе яшәгән йортка элмә такта куелды

Кукмара районының Туеш авылында күренекле шәхес, татар халкының горурлыгы булган, илебез күләмендә таныла алган җырчы Ренат Ибраһимовның әнисе Асылбикә Билалова яшәгән. Шулай ук Ренат әфәнде үзе дә яшүсмер чагында җәйге ялларын үткәргән йортка истәлек мемориаль тактасы куелды.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, бик күп мөхтәрәм кунаклар, Ренат Ибраһимовның тормыш иптәше Светлана ханым, җырчының якын дуслары, туганнары, танышлары катнашты һәм чыгыш ясады.

Очрашу Туеш авылы егете, Халыкара «Татар моңы» бәйгесенең беренче лауреаты Руслан Хәсәнов башкаруындагы Туеш авылы турындагы җыр белән төгәлләнде, дип яза "Хезмәт даны" газетасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading