«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар төркеме Самарада узган «Радуга» дигән 6 нчы Халыкара театрлар фестивалендә катнашып кайтты.
Скопировать ссылку
«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар төркеме Самарада узган «Радуга» дигән 6 нчы Халыкара театрлар фестивалендә катнашып кайтты.
Анда Иран, Төркия, Сербия, Польша кебек илләр белән бергә Россия шәһәрләреннән дә театрлар килгән иде.
Коллектив анда «Кәҗә белән сарык» әкиятен алып барды.
- Спектаклебезгә Самараның татар мәктәпләрендә укучылар да килгән иде. Без аларга татар сәнгате турында сөйләдек. Артистларыбыз әлеге спектакльне русча да уйнадылар. Рус балалары да татар әкияте белән танышты. Иранда курчак театры алга киткән. Аларда төрле курчаклар файдаланыла. Чит илләр җеп белән идарә ителә торганнарга һәм шәүлә кебек йөри торганнарны да файдалана. Безнең коллективка жюри әгъзалары уңай бәя бирде, - диде театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров.
Рус төркеме исә шушы арада Белгород шәһәрендә Халыкара курчак театрлар фестивалендә катнашып кайтты. Алар яшь режиссер Рафаэль Таһиров куйган «Золушка» әкиятен алып барган иде.
Коллектив шушы көннәрдә Тулага гастрольләргә җыена. 13-15 октябрьдә тулалыларга Илдус Зиннуров сәхнәләштергән «Али баба и сорок разбойников» тәкъдим ителә. Әлеге спектакльне алып бару очраклы түгел, театр җитәкчеләре аларның уйнавын фестивальдә күреп, үзләрендә дә күрсәтүне сораганнар. Тула дәүләт курчак театры «Әкият» бинасында «Калиф Аист» дигән спектакль куя.
-Тула белән алмаш гастрольләр әлегә беренче тапкыр. Киләчәктә ике театр арасындагы элемтәләр ныгыр, дип ышанасы килә, - ди театр директоры Роза Җаббарова.
Комментарийлар