16+

«Күзлек» балалар театр лабораториясенә старт бирелде

Кичә «Чулпан» мәдәният үзәгендә Туфан Миңнуллин исемендәге беренче «Күзлек» балалар театр лабораториясенә старт бирелде. Лаборатория 19-25 август көннәрендә Казанда узачак.

«Күзлек» балалар театр лабораториясенә старт бирелде

Кичә «Чулпан» мәдәният үзәгендә Туфан Миңнуллин исемендәге беренче «Күзлек» балалар театр лабораториясенә старт бирелде. Лаборатория 19-25 август көннәрендә Казанда узачак.

Бер атналык зур чараны күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Апуш» студиясе сәхнәләштергән «Авыл эте Акбай» мюзиклы ачып җибәрде. Спектакльнең җанлы музыкаль бизәлеше өчен һәрвакыттагыча 18нче балалар музыка мәктәбенең «Музафаров-бэнд» төркеме җавап бирде.

Әлеге спектакльне теләге булган һәркем карый алды. Тамашачылар арасында Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина да бар иде. Спектакль тәмамланганнан соң, ул сәхнәдән үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

«Бик зур рәхмәт кечкенә һәм зур артистларга, аларның җитәкчеләренә, залда утырган тамашачыга. Бу театраль лаборатория шушылай матур итеп башланып китте һәм аның эше дә уңышлы барсын. Туфан Миңнуллин өчен театр изге урын иде, сезнең өчен дә ул шундый изге урын булуына мин бик шатланам һәм сезгә зур уңышлар телим», – диде. 

22 август көнне лаборатория кысаларында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Әлфия Миңнуллина белән «Апуш» шәкертләренең очрашуы да узачак. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларын язучының кызына бирә алачак. 

«Бер вакытка шәһәр көне дә, белем бәйрәмнәре дә туры килгәч, Туфан абый Миңнуллинның туган көне күләгәдә кала, игътибар җитми кебек иде. Шуңа күрә дә без студия җитәкчесе Алия Госмановна белән киңәшләштек тә, шушындый лаборатория эшләп карарга булдык. Аның «Күзлек» дип аталуы да юкка түгел, чөнки һәрбер кеше Туфан абыйның зур күзлеген хәтерлидер, аны хәтта күзлектән башка күз алдына да китереп булмый. Шушы күзлек аша без киләчәккә дә, Туфан абыйның әсәрләренә дә карыйбыз. Аның иҗатын тагын бер тапкыр барлыйсы, исемен балалар аша яңгыратасы килә. Мин үзем Туфан абый белән якыннан аралашкан бәхетле кешеләрнең берсе. Аның балаларга аеруча үзгә мөнәсәбәт иде. Бала күңелле иде ул, самими, ихлас көлүләре һаман да күз алдында. Туфан абый һәрвакыт безнең белән, аның рухы шат булсын», – диде Казан шәһәре Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 

Бер атна дәвамында «Апуш» студиясе шәкертләре һәм остазлары Туфан Миңнуллин иҗаты буенча эскизлар өстендә эшләячәк, остаханәләрдә катнашачак һәм 25 август – драматургның туган көнендә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Үзем белән үзем», «Кәрлә – мәктәп баласы» һәм язучының робагыйлары буенча әзер эскизларны тәкъдим итү булачак. Әлеге чарага керү ирекле, башлана 15:00.

«Туфан Миңнуллинның әсәрләре мәңгелек. Ул безнең әдәбиятыбызда, татар драматургиясендә өйрәнерлек, үрнәк алырлык мәктәп. Әлегә хәтле Туфан ага Миңнуллинның әсәрләре күбрәк олылар театрында куела иде. Ләкин безнең максатыбыз – Туфан Миңнуллин иҗатына балалар күзлеге аша карау. Әлеге лабораториягә Туфан Миңнуллинның иҗатын алу, миңа калса, бик дөрес. «Авыл эте Акбай» спектаклен куйганда да бернинди дә үзгәртүләр, балалар өчен җайлаштыру кирәк булмады, ниндидер җиңеллек белән куелды. Туфан Миңнуллинның әсәрләре, иҗаты мәңгелеккә татар театрында драматургия нигезе булып торачак. Без татар балаларын, яшүсмерләрен, киләчәк буынны Туфан ага Миңнуллин иҗаты белән таныштырырга, үстерергә телибез» – диде «Апуш» татар балалар театр студиясенең җитәкчесе, «Күзлек» балалар театр лабораториясенең оештыручысы Алия Фәйзрахманова. 

Киләсе елда драматургның тууына 90 ел тулу уңаеннан әлеге чара масштаблы фестиваль форматында узар дип көтелә.

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading