16+

Лаеклы ялга чыккач, сәхнә йолдызына әйләнгән, яки “Балкыш” җырлата да, биетә дә, очраштыра да

Республиканың иң актив ветераннары бүген Казанга җыелды. Җырга-моңга гашыйк өлкәннәр ике елга бер тапкыр узучы “Балкыш - Сияние” VIII республика фестиваленең Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган гала концертында чыгыш ясады.

Республиканың иң актив ветераннары бүген Казанга җыелды. Җырга-моңга гашыйк өлкәннәр ике елга бер тапкыр узучы “Балкыш - Сияние” VIII республика фестиваленең Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган гала концертында чыгыш ясады.

Әлеге чара Республика җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның хәер-фатихасы һәм ярдәме белән уздырыла. 
Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, халкыбыз мирасын саклаучы мондый чаралар өлкәннәр өчен генә түгел, яшь буын өчен дә тәрбия дәресе. Өлкәннәр әлеге чараларга үзләре генә катнашып калмыйча, оныкларын да җәлеп итеп, рухи мирасны буыннан буынга күчереп киләләр. Һәм моның шулдай икәнен чара барышында да күрергә була иде. Спас районыннан килгән Марина Павлованы кызы, килене, оныгы котларга дип махсус килгәннәр. “Нинди куаныч, шушы сәхнә, шушы очрашу безнең бар борчуларны оныттыра. Казанда яшәүче кечкенә оныгым нинди матур чәчәк букеты бүләк итте”, - дип шатлануын яшерә алмады. Марина кебекләр биредә аз түгел. Биектаудан килгән Галия Камалова гомере буе машина-трактор иярләгән ханым. Лаеклы ялга чыккач, сәхнә йолдызына әйләнгән. Иң өлкән катнашучы Теләче районыннан Алексей Ивановичка 98 яшь. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны. 

Республика буенча 7 зонада фестивальнең беренче туры узган, жюри тарафыннан 600 дән артык чыгыш каралган. Иң-иң дигән 29 номерны сайлап алып, Габдулла Тукай исемендәге филармония сәхнәсендә чыгыш ясарга чакырганнар. Бирегә килгән өлкәннәрнең йөзләрендә нур бөркелә. Алар бер-берсенә кушылып җырлый, бии. “Катнашучыларның һәрберсе сәхнә күрке”, - ди Хәбир Иштирәков. “Балкыш” фестивале оешканнан бирле 381 лауреат дипломына ия булган инде.  

“Бу фестиваль кешегә яшәү дәрте өстәүче, күңел капкасын ачучы җылы оя, - ди Хәбир Иштирәков. – Рөстәм Нургалиевичка кергәч, ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтләремне җиткердем. Рәисебез шул вакытта: “Өлкәннәребезгә ярдәм итмәсәк, без ни өчен кирәк”, - диде. Бу аның өлкәннәребезне ничек хөрмәт итүнең бер мисалы. “Балкыш” фестиваленең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да безнең эшебезнең кирәклеген аңлап, һәрчак ярдәм кулы суза. Өлкәннәр исеменнән барча җитәкчеләргә чиксез рәхмәт.  

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, өлкәннәр салган ныклы нигез булганга без бүген рәхәт тормышта яшибез. Бу буын картлык көнендә бәхетле яшәргә бик лаек.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading