Үзе исә: "50 ел музыка өлкәсендә эшләү тәҗрибәмнән чыгып, шуны ачыкладым, моңы булмаганнарны да җырларга өйрәтеп була икән,- ди. Моңа бары тик вакыт һәм иң мөһиме теләк кирәк".
Сәламәтлек өчен көненә 20 минут җырлау кирәк
Мәктәп сәхнәсендә әз-мәз җырлап йөргән чагымны исемә төшереп, мин дә Миңгол абыйдан җыр дәресе алып карарга булдым. Болай, үзем өчен генә. Миңгол абый үзе дә: "Мин беркайчан да укучыларымны сез җырчы булачаксыз, зур сәхнәгә күтәреләчәксез дип укытмыйм, кая гына эшләсәгез дә, кем булсагыз да, җыр сезгә ярдәм итәчәк, кирәк булачак, дим. Аннары табиблар да кеше сәламәтлеге өчен көненә 20 минут җырларга кирәк, дип киңәш итә," ди.
Мәктәптә чакта безгә гел авазларны төгәл әйтеп, авызны зур ачып, кычкырып җырларга өйрәтәләр иде.
Мин алай санамыйм. Татар җыр сәнгате ул төгәл, эчкерсез булырга тиеш. Артикулия кирәк, әмма кеше көчәнеп җырлаганын күрсәтмәсен, мимикалар аның битен ямьсезләтмәсен. Җырчы ул сәхнәдә үзен күрсәтми, ул композитор белән шагыйрь тудырган әсәрнең эчтәлеген тамашачыга тапшырырга тырыша, күңелендәгесен җырында чагылдыра. Җыры нинди, халкы шундый, диләр. Татар җыры үз асылын югалтмасын иде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да бер әсәрендә "шәкерт кәгазь калынлыгы гына авызын ачып җырлады", - дигән бит.
- Тик тамашачыга бүген андый чын татар сәнгате кирәкме соң, Миңгол абый, халык күбрәге шау-шулы, уен көлкегә корылган, җиңел концертларны үз итә бит.
- Әйе, шайтан туе бар, бар күңел моңы - йөрәктәге хисне чагылдыру. Уен көлке белән генә яшәп булмый. Андый концертларда кеше вакытлыча дөнья мәшәкатьләреннән арынып тора, ял итә, бу мизгеллек ләззәт наркотик кебек. Ә халык җырлары, татар моңы халыкны дәвалый, дару кебек.
Татар җыр сәнгате мәктәбе кирәк
Миңгол абый тәнәфес вакытында үзе пешергән үлән чәе һәм гадәти булмаган коймаклары белән дә сыйлады. Хәзер грипп вакытында мондый ризыклар аеруча да файдалы, ди ул. Коймак онына солы, суган, бал, имбир, дарчин да кушкан икән. Чәйне төрле үләннәрдән әзерләгән. Каты чирәм, ылыс та бар анда. Миңгол абый ашарга әзерләүдән тартынып тормый. Хатыны Фәния апа да искәртә: "Яшь чакта да шулай иде ул, бәрәңгедән төрле ризыклар, крахмалыннан кесәл ясап биргәнен хәтерлим", - ди. Рәхәтләнеп көләшәбез.
Миңгол абыйны балалар бик ярата. Шуңа да ул бүген берничә балалар иҗат үзәгендә дәресләр бирә, Казанның "Фантазия" хатын-кызлар джаз ансабле белән шөгыльләнә. Миңгол Галиевның студентлары Россия буйлап таралган. Алар арасында танылган җырчылар, гади завод хезмәткәрләре дә бар.
Комментарийлар