16+

«Мине яратканнарны яратам»

Җырчы ИлГәрәй - Илназ ГӘРӘЕВ белән сөйләшеп утырабыз. Романтик икән, дип теркәп куям мин күңел дәфтәренә, үз яшенә күрә ирешкән үрләре дә җитәрлек. 25 яшьтә ул яшьләр арасында мәхәббәт казанган, үз эшен ачкан егет, инде бала атасы да икән. Бер яшьлек кызы Адилә турында сөйләп туя алмый.

«Мине яратканнарны яратам»

Җырчы ИлГәрәй - Илназ ГӘРӘЕВ белән сөйләшеп утырабыз. Романтик икән, дип теркәп куям мин күңел дәфтәренә, үз яшенә күрә ирешкән үрләре дә җитәрлек. 25 яшьтә ул яшьләр арасында мәхәббәт казанган, үз эшен ачкан егет, инде бала атасы да икән. Бер яшьлек кызы Адилә турында сөйләп туя алмый.


- Бөтен җырчылар да, мин кечкенәдән җырлыйм, диләрдер инде ул. Мин дә кечкенәдән җырлый идем. Башта урындыкка басып, көзге каршысында. Аннан туганнар каршысында. Аннан - конкурсларда. Тугызынчы сыйныфта Габделфәт абый Сафинның «Соңгы кыңгырау» концертында чыгыш ясадым. Аның балачагы булып сәхнәгә күтәрелдем. Шуңа да, мин менә шушы вакытта сәхнәгә чыктым, дип тәгаенли алмыйм.
- Шәһәр егетенең сәнгатькә булган мәхәббәте миңа никтер сәеррәк тоела.
- Мин Казан малае, әти-әнием Балык Бистәсе районы Чирмешән авылыннан. Чирмешән, дигәч, син мишәрме әллә, диючеләр шактый. Кызганыч, мишәр каны юк, мишәр булсам, үткенрәк тә булыр идем, дип шаяртам кайчак. Мәктәптә укыганда классташлар шакката иде анысы - яшьләрнең бит күбесе бизнеска китү ягын карый. Мин исә, Ходай Тәгалә сиңа тавыш биргән, уңышлы иткән икән - аны ычкындыру гөнаһ булыр иде, дип исәплим. Ходай биргәнне үстерә белү кирәк. Бик күп түгәрәкләргә йөреп карадым, үземне вокал түгәрәгендә генә таптым. Түгәрәк җитәкчесе Зөлфия Әнвәровна миңа үсәргә, үз мөмкинлегемне шомарту кирәклеген әйтә килде. Шуңа да бик теләп конкурсларда катнаша башладым, анда гел алдынгы урыннарны ала идем. Мәктәп газеталарында яза башлагач, малайлар, син безнең мәктәп сандугачы инде, дип шаярталар иде. Ә мин бүген укытучыма рәхмәтле. Хәзер шушы мөмкинлегем белән гаиләмне ашатам, үз эшемне ачтым.
- Әмма югары белемне җыр буенча сайламагансың икән...
- Мин Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладым, музыкаль белемем юк. Әмма җыр дөньясында кайнадым, үзеннән-үзе җырлар туа башлады. Уңыш мине үзе эзләп тапты, дисәм дә буладыр. Җырга интегеп утырган юк, Аллага шөкер.
- Беренче җырыңда син Илназ Гәрәев булгансың.
- «Җәй кызы» дигән җырны Илдар Арсланов белән Хәйдәр Әхмәтшин иҗат иткән иде. Шуның белән сәхнәгә күтәрелдем. Әмма ул вакытта эстрадада Илназлар, Илнарлар күп булганга күрә, еш кына бутыйлар иде. Шуңа күрә тәхәллүс кирәк булды. Илназ Гәрәевтән ИлГәрәйгә әверелдем. Җырчының 80 процент уңышы исем яңгырашлыгыннан тора, дип исәплим. Эстрададагы әлеге исемем уңышлы булды, дияр идем. Бүген минем дүрт альбомым бар - «Аңламый бит шуны йөрәк», «Яратам шул», «Күрмәмешкә салышма» дигәннәре дөнья күрде. Менә күптән түгел генә МР3 форматта «Язлар җиткәч» дигәнен халыкка тәкъдим иттем. Яраттылар, Аллага шөкер.
- Әле өйләнмәгән дә булсаң, кызлар тагын да ныграк яратыр иде... (Көлешәбез.)
- Айгөлне III курста «Ягымлы яз» конкурсында очраттым. Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле кыз килеп кергәч, мин әсәрләнеп, катып калганмын... Танышырга озак батырчылык итмәдем. Өч-дүрт айдан соң гына иптәш кызы аша телефон номерын алдым. Бер университетта укыгач, еш күрешә идек. 1-2 ел газаплап йөрде инде ул мине - йә телефонын алмый, егетем бар дигән була. (Соңгысы ялган булган!) Аның өчен «Уку, уку, уку» гына бар иде. V курста соңгы имтихан биргән вакытта мин аны «эләктереп алдым». Тәрәзә төбендә бер сәгать сөйләшеп тордык. Шунда аңлаштык та. Аннан ике еллап очрашып йөрдек тә гаилә кордык.
- Ә тамашачыны нинди җырларың белән яраттырдың дип исәплисең?
- «Кара-каршы», «Балачагым», «Яратам шул» дигән җырларым үз тамашачысын тиз тапты. Габделфәт абый белән хезмәттәшлек иткәннән соң, мин аерым сәхнә юлы башладым. Аннан җырлый, сәхнәдә үзеңне тота белгәч, «Бәйрәм» үзәген ачу идеясе туды. Туйлар, юбилейлар, мәҗлесләр уздырабыз. Бер бәя белән генә йөрмибез - һәр кешенең дә мөмкинлеге бер түгел.
- Альбина Апанаева белән иҗади дуслыгыгызга килсәк...
- Аның белән 4-5 еллап хезмәттәшлек итәбез. Дусларга әверелдек, бергә эшли башладык. «Яшел чәй» дуэты туды. Аннан безнең турыда имеш-мимешләр чыкты, имеш, без бергә, балаларыбыз бар. Шуның аркасында диярлек «Берни дә юк арабызда» дигән шаян җыр туды. Озакламый Казан сәхнәсендә шул исемдәге концертыбыз да булачак.
- Концерт исеме үк иткәч, монда нидер бар инде. Ул кадәр киресен исбатлап йөрмәс идегез...
- Һәрхәлдә, мәхәббәт юк. Мәскәү җырчысы булсам, пиар өчен генә күз буып утырыр идем, әмма бездә менталитет башка. Дөресен әйтергә кирәк - арабызда иҗади дуслык кына бар. Альбина миңа апам кебек.
- Йолдызлык чире урап уздымы?
- Йолдыз чире белән авырып алдым. Радиода җырларым яңгырый, телевидениедән мине күрсәтә башлагач, үземне бөек җырчыга санап җибәрдем. Дуслар йөз чөерә башлагач, бик тиз айныдым мин ул чирдән.
- Сәхнәдә үз урыныңны булдыру өчен барыбер профессиональлек беренче урында, дип саныйсыңмы?
- Җыр кешегә киеме төсле үк ятышлы булырга тиеш, һәр җырны үзеңнеке итә алганда гына, җыр белән җырчы арасында тандем туа ала. Профессиональ җырчы дип яшьләр арасыннан беркемне дә атый алмыйм. Салават - тавышы, Габделфәт - сәхнәдә тотышы белән, Айдар Галимов киеме белән үзенә карата белә, дип саныйм. Мин үзем әлегә профессиональ түгел. Сәхнәдә үз-үземне таптым, әмма әле эшлисе эшләр шактый.
- Нәрсә яратасың?
- Эшләгән кешеләрне, чын дус булып кала алуны, мине яратканнарны яратам... Әле ашарга да яратам мин. Кызган әйберләр яратам - тавык, шашлык, кызган ит...
- Ә гаиләгә кагылышлысы?
- Зур акчалар түләп, чит илләргә чыгып киткән кешеләрне аңламыйм. Гаилә белән авылга кайтып, җиләк җыеп, су коенудан да шәбрәк ял була ала димени? Аннан атна ахырында камин каршысында җыйнаулашып, зур гаилә булып, атнаның ничек узуы турында гәпләшү. Без бит дөнья, эш, мәшәкатьләргә күмелеп, якыннарыбыз янында булырга, бер-беребезнең хәл-әхвәлен сораштырырга да онытабыз кайчак. Әти-әнинең исән вакытында кадерен белеп, рәхәтләнеп аралашып калырга кирәк. Мин шулай уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading