16+

Моңлы былбыл концертына ДЮ-СОЛЕЙ циркын чакыра?

Талантлы яшь җырчы Азат ФАЗЛЫЕВ үзенә шәп реклама ролигы эшләткән. Хәзер җырчының үзен күрү белән, ни хәлләр бар, моңлы былбыл, диясе килә. Анысын да яратып әйтәбез, Азат, яшь кенә булуына карамастан, үзенең моңлы репертуары булу белән горурлана ала. Матур да, мәгънәле дә җырлар сайлый белә ул. Һәр кешенең эчке дөньясы...

Моңлы былбыл концертына ДЮ-СОЛЕЙ циркын чакыра?

Талантлы яшь җырчы Азат ФАЗЛЫЕВ үзенә шәп реклама ролигы эшләткән. Хәзер җырчының үзен күрү белән, ни хәлләр бар, моңлы былбыл, диясе килә. Анысын да яратып әйтәбез, Азат, яшь кенә булуына карамастан, үзенең моңлы репертуары булу белән горурлана ала. Матур да, мәгънәле дә җырлар сайлый белә ул. Һәр кешенең эчке дөньясы...

- Азат, Казан тамашачысы каршында икенче кат ялгызак кына имтихан тотасың. Беренче концертыңнан соң бер баш югарырак программа тәкъдим итмәсәң, без риза түгел...
- Үзем дә куркып торам - талымлы тамашачым каршына аннан-моннан әзерлек белән чыгарга җыенмыйм анысы. Җиң сызганылган, һәр көн әзерлек бара. Иганәчеләрем юк, бөтенесе өчен үзем чабам, үзем тырышам. «Казан нуры» оркестры белән чыгыш ясарга җыенам, кунакларым да булачак. Фирзәр Мортазин, Рөстәм Закиров, Энҗе Шәймурзина, Алсу Фазлыева. Программамның «йөземе» кызыклы номер белән бәйле. Анысы кунакка килгән Дю-Солей циркының солисты - зур йөрәкле кечкенә Шамил Галиев булачак. Бу үзем өчен дә зур бүләк булды дип уйлыйм.
- Егерме бишеңне генә тутырсаң да, инде шактый эшләр эшләргә, тамашачыны яраттырырга өлгердең. «Иртә торсаң, аш пешә...»дәнме бу?
- Иртә дип, өйләнүне әйтәсеңме инде? Ул яктан өлгер инде мин үзе - егермедә өйләнгәч, хәзер инде дүрт яшьлек улым Аяз бар. Иҗатта да йоклап ятмаска тырышам, иҗатташ дусларым белән берлектә гастрольләрдән кайтып кермибез. Яңа җырлар яздырдым. Әле менә А.Якшимбетов иҗат иткән «Яшьлек бит ул бер генә» җырына берәр җылы илгә барып, юмористик клип төшереп кайту теләге дә бар. Гомумән, быел концертны да көләчрәк итү, шаян җырларга урын бирү дә каралган. Алайса, былтыр гел моңсу җырлар җырладың, диючеләр дә булды.
- Тормыш иптәшең Алсу, җырлар язудан тыш, үзе дә тамада булып, күп кенә җирләрдә чыгыш ясап йөри. Аяз әти-әнисеннән зарланмыймы соң?
- Ул яктан Аяз безнең белән бер яшьтә кебек. Аның сабырлыгына үзем дә кайчак шаккатам. Монда бармыйм, бу кеше белән калмыйм дигән көйсезләнүләре гомумән юк аның. Ял көннәре җитсә, мине бүген бакчадан кем алачак, дип үзе сорый. Гастрольгә озатканда исә: «Исән йөре, мәмиләр алырга акча алып кайт», - дип озатып кала. Бала тыныч калгач, үзебез дә рәхәтләнеп эшлибез.
- Ә синең Алсуны өйдә генә утыртасың килмиме?
- Бик килә. Әмма аны өйдә утыртып, үзе теләгән эшеннән, яраткан һөнәреннән мәхрүм итәсем килми. Ул бит яраткан шөгыле белән яна - мин аны иҗат кешесе буларак бик аңлыйм. Әмма бу, эшләсен генә, дигән сүз түгел. Өйдә һәр нәрсә бар яктан килсә генә чыгарып җибәрәм мин аны (рәхәтләнеп көлә). Хатын-кыз ул яктан башта яхшы әни булырга, аннан гына эш дип янарга тиеш. Ул безнең гаиләдә дә шулай.
- Артист тормышы гаиләдә шактый гына көнчелек утларына да сәбәпчедер?
- Ансыз булмый инде. Тома сукыр булсаң гына матурлыкны күрми яшәргә кирәк. Әмма мин һәрвакытта андый-мондый адымнардан сак булырга тырышам. Тотнагым - гаилә. Ул яктан инде утыз елга якын матур гаилә булып яшәүче әти-әнием дә үрнәк. Алар миңа һәрвакытта да: «Кызу сүрелә ул, балаң булуы, аның киләчәге турында онытма», - дип искәртеп килә. Гаиләдә бит табак-савыт шалтырамый тормый, ул яктан мин кызу кеше - Алсу зирәк була белә. Көнчелек уты кабынганда да кырыйлатып кына искәртә.
- Иҗатта Алсу синең уң кулың да бит әле...
- Бу яктан миңа бик рәхәт - ул, җырлар язып бирүдән кала, минем эш тыгыз вакытларда концертка кагылышлы бик күп мәсьәләләрне дә чишеп куярга мөмкин. Аңа зур рәхмәт. Рәхәтләнеп иҗат итәм, елмаеп йөрим икән - хатынымның монда өлеше зур.
- Концертыңда быел аның белән яңа дуэтлар көтеләме?
- Алар берничә булачак хәтта. Өр-яңалары да була, элеккеләрен дә яңартырбыз. Җанлы музыка белән алар матур яңгырар, концертыма килгән тамашачы дусларым канәгать калыр дип уйлыйм. Син әйтмешли, бер башка югары булыр, Алла теләсә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading