– Күчмә театр ул бит гел юлда, гел гастрольләрдә...
–25әр көн йөри идек. Кайтып өйдә өч-дүрт көн торасың да, тагын чыгып китәсең. Хатын мине: “Трусигыңны юдырасың да, китеп барасың”, – дип сүгә иде. 20 ел шулай йөрелде. Бик матур рольләрем калды. Репертуарда 8 ролем бар иде. Ул чорда урам белән – урам, квартал белән квартал сугыша башлады. Балалар өчен курыктым. Начар юлдан китәрләр дә, мин гаепле булырмын, үземне гафу итә алмам, дидем.
– Режиссерлар белән каршылыклар еш буламы?
– Еш була. Мин бераз кирерәк кеше. Чөнки мине син образның авторы булырга тиеш дип өйрәттеләр. Аны сизәм, аның хәрәкәт тасмасын күрәм. Ә режиссер керә дә, үзгәртә башлый. Әлбәттә бу миңа ошамый.
– Шул кирелегегез өчен тормышта да зыян күргәнегез бармы?
Бардыр инде ул. Үз фикеремне һәрвакыт кешенең йөзенә карап әйтәм. Бигрәк тә җитәкчеләргә. Ни өчен туры әйтәм? Чөнки үзем тәртип бозмыйм. Берәү дә Нури абый сәхнәгә эчеп чыкты, тегеләй эшләде, болай итте дия алмый. Мин намусым чиста икәнне беләм. Заманында бер директорыбыз: “Мин аны куа алмыйм инде, ул үзе китәргә мәҗбүр булачак”, – дигән. Үз гомеремдә ун директор алмаштырдым инде. Әлегә алар китеп тора, ә мин һаман эшлим. Кешегә нәрсәдер әйтер өчен иң башта үзең хаклы булырга, син шуны тоя алырга тиеш.
– Хатыныгыз белән мөнәсәбәтләрдә дә шундый кире кешеме сез?
– Икебез ике төрле кеше. Тора-бара барыбер җайлашасың инде. Өйгә нәрсәдер алу, өйдә матурлык, җылылык тудыру буенча аңа ышанам, кысылмыйм. Савыт болай тордымы, тегеләй торамы – анысында эшем юк. Иң мөһиме – минем өстәлгә тимәсен.
– Ничек танышып-кавыштыгыз?
– Апаска гастрольгә баргач, даруханәгә керергә туры килде. Аны шунда күрдем. Аннан ул Казанга килгәч, очраклы рәвештә мин спектакль карарга баргач, театрда очраштык. “Артистлар да спектакль карый мени?” – дип үзе сүз катты. Ул вакытта Казанга күченеп килеп, эшли башлаган иде инде. Бер ел очраштык та, өйләнештек.
– Кешене белү өчен бер ел бик аз түгелме?
– Юк. Ул вакытта яшем дә бар иде инде. 25 яшьтән узсам, өйләнә алмам дип курыктым.
– Әниегез озак еллар сезнең белән яшәгән. Хатыныгыз моңа каршы булмадымы?
– Башта бу адымны хуплады димәс идем. Үзебез дә кечкенә бала белән, кысан фатирда яшәдек. Ялларыңда кайтып булышырсың, дигән иде. Җәй көне мин нәрсә булыша алам соң? Гаилә белән торыйммы? Сезнең якка кайтып булышыйммы? Әллә әни янына кайтыйммы, дигәч, ризалашты.
– Гадәттә әбиләр туган йортларын, авылларын бик сагына бит. Әниегез дә сагынгандыр инде...
– Кайда малай – мин шунда, диде. Үкенмәде. Авылны сагынам дип теңкәгә тимәде. Хәзер дә бик сагынам әнине. Искә алмый калган бер көнем дә юк. Әнием кочагымда үлде. Мин гастрольләрдә вакытта гына китмәсен иде дип Ходайдан сорый идем. Ул мине ишетте. Әнине авылга җирләмәдем, шуның өчен генә бераз үкенәм. Аның каравы, мин аның каберенә теләсә кайсы вакытта бара алам.
Әнигә кадәр берәүне дә җирләгәнем булмады. Якыннарым үлсә нишләрмен, кая барып бәрелермен икән дип уйлый идем. Әнидән соң апа, җизни дә китте. Ә башка туганнарым юк.
– Үзегезнең 4-5 бала тәрбияләү теләге булмадымы?
– Юк. Аларны бит үстерәсе, тәрбиялисе дә бар. Хатынга да, миңа да мирас булып йортлар, дачалар калмады. Без тормышыбызны аллюминий кашыклардан башлаган гаилә. Шул яшемә җитеп, зур бурычлар алып яшәгән кеше түгел. Булганына шөкер итеп яшим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар