16+

Равил Шәрәфиев татарның театраль тамашачысын да, эстрада тамашачысын да бер залга җыя алган

Әй, ярата, хөрмәт итә дә инде безнең халык үзенең бөекләрен. Җанын сафландыручы шәхесләренең кадерләрен белә.

Равил Шәрәфиев татарның театраль тамашачысын да, эстрада тамашачысын да бер залга җыя алган

Әй, ярата, хөрмәт итә дә инде безнең халык үзенең бөекләрен. Җанын сафландыручы шәхесләренең кадерләрен белә.

Әле күптән түгел генә Россия күләмендә танылган артист Ринат ага Тәҗетдиновны 85 яшьлек юбилее белән котларга зал тутырып килгән иде. Инде менә 5 апрель нәкъ туган көне көнне, шулай ук 85 яшьлек юбилее тагын бер талантлы милләттәшебез Равил ага Шәрәфине басып алкышлады. 

Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" ендә әҗәлне хәйләләгән оста артист, сәхнәгә багышланган, сәнгатькә тугры озын бәрәкәтле гомерендә би-и-ик күп рольләр башкарган. Тамашачы аларның уңаен да, тискәресен дә яраткан. Шуңа да бүген ташкындай агылып, чәчәк бәйләмнәре тотып, рәхмәтен белдерергә җай чыкканга сөенеп килгән инде ул. 

Беренче президентыбыз, хәзер Республикабыз Рәисе киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевның да чордашына әйтер сүзләре бик күп җыелган иде. Олы башын иеп, артистның илһамчысы, хатыны Рушания ханымга чәчәк бәйләмнәре дә тапшырды. Аннары үзенең хисләрен татар халык җыры "Алмагачлар" белән дә җиткерде. Аңа юбиляр үзе дә кушылды. Ә тамашачы "картаямыни соң йөрәк?!" - дип сокланып һәм "картаймасын иде әле !" - дип теләп утырды, гөрләтеп алкышлады.

Соңгы елларда Камал театр бинасында узган иң алкышларга бай кичә булмадымы икән ул?! Тумас борын картайган малай - бабайлар булган кебек, бабай булса да, яшьлек дәрте сүнмәгән генә түгел, дөрләп янып торганнар да була, бар икән, шөкер. Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында 1938 елның язында дөньяга килгән малай халкыбызның бөтен талантын, җор телен, тапкырлыгын, зирәклеген һәм тагын бик күп асыл сыйфатларын җыеп үскән дә аларны сәхнәгә чыгып, халыкның үзенә үк кайтара, аның рухын баета. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә диләр бит. 

Равил ага Шәрәфинең актерлык осталыгы турында үткән заманда сөйләп булмый ул әле, ул бүген дә сәхнә тота. Аның иҗатына мөккиббән тамашачы бүген дә "Сөясеңме сөймисеңме?" һәм "Бабайлар чуагы"на аны алкышларга дип килә. Хәтеренә дә күз тимәсен, җитезлегенә дә. Тыпыр-тыпыр биеп тә күрсәтте. Чордашлары-яшьтәшләре, хезмәттәшләре белән яраткан спектакльләрдән өзек тә куйдылар. Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар"ын караганда тамашачы көлеп үлә язып, милләте, халкы өчен сөенеп горурланып утырды. Менә бит нинди талантлы шәхесләребез бар! Мондый милләт боек була алмый, бөек кенә була ала.

Уен көлкегә дә, бүләк-теләкләргә дә бай бик җылы, гаилә бәйрәме шикелле ихлас, озакка сузылса да, ялыктырмый торган тарихи кичә булды ул. Залдан чыкканда да тамашачының йөзендә елмаю балкый иде. Равил ага да канәгать калгандыр. Талантлы аксакалыбызның бәрәкәтле гомере үз тамашачысын елмайтып, яшь аралаш булса да көлдереп, күңелен күтәреп үтә бит.

Тиздән тагын бер аксакалыбыз Рабит Батулланың да 85 яшьлек юбилее булачак. Билетларны алдан алып куярга кирәк, аннары Равил Шәрәфи кичәсенекенә шикелле калмавы мөмкин.Талантларны ярата, хөрмәт итә безнең халык.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading